Accessibility links

Кайнар хәбәр

2017 елның караңгы ноябре. Татар теле бетерелүгә биш ел


2017 елда татар телен яклап ясалган мемнарның берсе

Моннан 5 ел элек, 2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту системын бетерү турында карар кабул итте. Cәяәсәт белгече, тарихчы​​​​​​​ Илнар Гарифуллин 5 ел элек булган вакыйгаларны искә алып, бу карарның нәрсәгә китерүен анализлый.

2017 елның җәендә Русия президенты Владимир Путин Мари Иле башкаласы Йошкар-Олада чыгыш ясады. Ул анда "туган булмаган телне балаларга көчләп укытырга ярамый" дип әйтте. Бер ай узгач, Русия прокуратурасы туган телләр укыткан мәктәпләрдә тикшерүләр үткәрә башлады. Анда эшләүче укытучы, мәктәп мөдирләренә басым ясалды. Шул ук вакытта Русия думасы телләргә кагылышлы яңа канун кабул итте — аның нигезендә республикаларның дәүләт телләре мәҗбүрилеген югалтты.

Татар җәмәгатьчелеге ду килде. Путин чыгышыннан соң милли мәгариф өлкәсендә җыелган мәсьәләләр турында күп һәм ачыктан-ачык сөйли башладылар. Ә ул мәсьәләләр шактый җыелган иде: чып-чын милли мәктәпләрнең булмавы; туган телләрне укыткан мәктәпләрнең кимүе; яңа дәреслекләрнең язылмавы яки, язылса да, аларга Русия мәгариф министрлыгы сертификаты бирелмәве һәм башкалар. Әйтерсең лә, 2017 елга кадәр бу мәсьәләләр булмаган да, шул елның көзендә генә калкып чыккан.

Без — бер төркем татар яшьләре — халкыбызның рәсми булмаган гимны "Туган тел"не җырлап, парламент бинасына кереп баручы һәр депутатка татар теле дәреслеген тоттырып, әлеге канунны хупламаска чакырдык

Казан, Уфа һәм башка шәһәрләрдә флешмоб, пикет, митинглар узды. Татарстан башкаласында татар телен яклау митингын оештыру рөхсәт ителмәгәч, республиканың Дәүләт шурасы бинасы алдында флешмоблар үткәрелде. Соңгысы 2017 елның 29 ноябрендә — канунга үзгәрешләр кабул ителгән көнне — узды. Ул җыенда мин дә катнаштым. Без — бер төркем татар яшьләре — халкыбызның рәсми булмаган гимны "Туган тел"не җырлап, парламент бинасына кереп баручы һәр депутатка татар теле дәреслеген тоттырып, әлеге канунны хупламаска чакырдык. Чынбарлыкта бу — Русия түрәләре сүзләренчә — "санкцияләнмәгән акция" иде. Шуңа күрә дә кайбер катнашучыларны соңыннан җаваплылыкка да тартырга тырышып карадылар — әмма килеп чыкмады. Флешмобта катнашкан студентларга да КФУдан зур басым булды.

Дәүләт шурасы утырышына килүчеләрне "Әлифба" белән каршы алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

Шул ук көнне Бөтентатар иҗтимагый үзәге дә, "Азатлык" татар яшләре оешмасы да пикетлар оештырды. Хәзер инде БТИҮ Русия тарафыннан экстремистик оешма дип танылды, аның эшчәнлеге Русиядә тыелды.

ТАТАР АТА-АНАЛАРЫ

Татар теле мәсьәләсен күпертеп чыгарган урыс телле ата-аналар оешмасына каршы торабыз дип Татар ата-аналар оешмасы барлыкка килде. Аның активистлары — күбрәк хатын-кызлар (ата-аналар эшчәнлегендә гадәттә хатын-кызлар актив) мәгълүмат чаралары аша, Интернетта эш алып барды. Петициялар язды. Хатлар "митингы" (Русия думасына гражданнардан шәхси мөрәҗәгатьләр) оештырды. Дума аппаратында эшләүче белгечләр туган телләрне яклаучы һәм тел канунындагы үзгәрешләргә каршы чыгучы хатларның әлеге канунны хуплаучыларга караганда күпкә күбрәк булганын аңлады һәм ачыктан-ачык таныды. Әлеге Татар ата-аналары оешмасы Татарстан түрәләренә төрле проектлар тәкъдим итеп карады — әмма берсенә дә игьтибар булмады.

Татар телен яклау мемнарының берсе
Татар телен яклау мемнарының берсе

ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ ВӘГЪДӘЛӘРЕ, ЮККА ЧЫККАН ФОНД

Төзелеп бетмичә җимерелеп төшкән структура — дәүләт сәясәтенең иң яхшы күрсәткече

Нинди генә сүзләр ишетелмәде ул вакытта! Җәмәгатьчелекне тынычландырыр өчен Мәскәү контролендәге спикерлар яңа тел канунын хуплады һәм төрле вәгъдәләр бирде. Татарлар арасында иң истә калганнары — Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов һәм Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. Соңгысы бу очракта иң мөһим роль уйнады. Гыйльметдинов думеның милләт эшләре комитеты рәисе иде — бу вазифа аркасында ул Мәскәү белән милли төбәкләр арасындагы сөйләшүләрдә республикалар вәкиле буларак кабул ителде. Әмма бу сынауны уза алмады: халыкны тынычландырудан башка бернинди эш тә күрсәтмәде. Киресенчә, халык мәнфәгатьләрен яклау процессына киртәләр куярга тырышты, "барысы да яхшы, без "өстәгеләр" белән сөйләштек, канунның беренче укылышыннан соң икенче укылышта кирәкле төзәтмәләр кертәбез, тискәре йогынтысын юкка чыгарабыз" дип өметләндерде. Аның коллегалары да шул ук мантраны кабатлады. Араларыннан Вячеслав Никонов истә калды. "Туган телләр фонды оештырыла һәм ул милли мәгарифтәге бөтен мәсьәләләрне хәл итәчәк" дип "майлады" ул.

Әлбир Крганов, Илдар Гыйльметдинов
Әлбир Крганов, Илдар Гыйльметдинов

Татарстан түрәләренә әйләнеп кайтсак, җәмәгатьчелек шулай ук Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны да гаепләде. Чөнки нәкъ менә ул барлык депутат корпусы өчен — һәм Татарстан парламенты, һәм Русия думасындагы Татарстан депутатлары өчен — җаваплы иде. Аларның яшерен кураторы булып санала иде. Белүебезчә, Татарстан депуталары канундагы үзгәрешләрне хуплады, каршы тавыш бирүче булмады.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Фикер алышмый гына карар өлгесен кабул итүгә күчәргә чакырам"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00

Туган телләр фонды оештырылды, әмма аңа мыскыл итеп нибары 89 млн сум бирелде. Шактый вакыт дәвамында әлеге фондның багучылар шурасы оештырылмады. Оештырылгач та ул шурага бер генә милләтнең вәкиле дә кертелмәде. Ахыр чиктә әлеге фонд Русиянең аз санлы халыкларының берсенә тел дәреслеген финанслап өлгерде дә юкка чыкты. Фондның җитәкчелеген ришвәтчелектә гәепләп, аны ябып та куйдылар. Хәзер ул фонд юк.

ТАТАР БУЛМАГАН ТАТАР КАҺАРМАНЫ

Татар активистлары тырышлыгы белән "Русия халыкларының демократик конгрессы" дигән оешма төзелде. Бу оешма платформасында Русиянең иң күпсанлы халыклары вәкилләре берләшеп, телләр канунына каршы булуларын белдерде.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

Казанның "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков татар җәмәгатьчелеге өчен чын каһарман булып чыкты. Басым булуга карамастан, ул Русия мәгариф министрлыгын мәхкәмәгә биргән бердәнбер кеше булды. Татарлар арасында да аның кебек берничә батыр мөдир табылган иде — әмма Татарстан мәгариф министрлыгы аларга "кысылмаска", читтә калырга дип яшерен күрсәтмә биргәч, алар мәхкәмәгә барудан баш тартты. Юридик яктан Шмаков үз мәктәбендәге татар теле укытучыларын якласа да, чынбарлыкта ул татар телен яклаучы булып чыкты.

5 ЕЛ ҮТКӘЧ, НӘТИҖӘЛӘР НИНДИ?

Иң беренче нәтиҗә — җәмәгатьчелек, булдыра алганча, туган телләрне якларга тырышты. Татар җәмәгатьчелеген "авыз ерып калган" дип берничек тә гаепләп булмый. Кулдан килгәнчә, мөмкинлек булганча эш алып барылды.

Телне милли-мәдәни активлык юлы белән генә саклап булмый. Сәясәттән качарга теләсәң дә, сәясәт үзе сине эзләп таба һәм үзенә кирәкле шартларга тыгып куя

Икенче нәтиҗә — дәүләт милли сәясәттәге проблемнарны активистлар тарафыннан гына чишелә алмавын тагын бер кат күрсәтте. Моны — тискәре булса да — тәҗрибә, зур дәрес дип атарга була. Кайчан да булса "ал күзлек"не салырга вакыт җитәр иде — 2017 елда ул көн килеп җитте.

Бу уңайдан, ничек кенә сәер яңгыраса да, Туган телләр фондының юкка чыгуы бик яхшы булды: төзелеп бетмичә җимерелеп төшкән структура — дәүләт сәясәтенең иң яхшы күрсәткече.

2017 ел вакыйгаларының татар җәмәгатьчелеге өчен тагын бер мөһим ролен ассызыклыйсым килә. Ул вакытта туган телнең югалуында халык һәм җәмәгатьчелек үзе дә гаепле дигән тезис шактый еш ишетелде. Имеш, заманча мәдәни контент, заманча музыка, шигърият, проза, видеороликлар кирәк. Янәсе, туган тел дәресләре кызык форматта үтәргә тиеш һәм башкалар. Әмма моңа кадәр дә татар җәмәгатьчелеге шактый күп проектлар тормышка ашырды. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе, төрле заманча татар мәдәнияте фестивальләре, Һарри Поттер китапларын, популяр мультфильмнарны татар теленә тәрҗемә итү — эшләнмәгән эш калмаган иде кебек. Татарлар иң яраткан өлкә — музыкада — төрледән-төрле жанрларда яңа композицияләр, яңа юнәлешләр барлыкка килде. Ләкин, күрәсез, мондый тырышлыкның азмы-күпме нәтиҗәсе булса да, глобаль яктан ул тел һәм милләт мәсьәләләрен чишә алмады. Иң мөһиме, ул яхшы күрсәткеч булды — шушы милли-мәдәни активлык юлы белән генә телне саклап булмый. Сәясәттән качарга теләсәң дә, сәясәт үзе сине эзләп таба һәм үзенә кирәкле шартларга тыгып та куя.

Соңгысы файдага булды. Татарлар бу хакыйкатьне дә аңлады кебек. Шул ук вакытта татарлар 2017 ел вакыйгаларында үзләрен Русиядәге урыс булмаган халыкларның лидеры буларак күрсәтте. Мәктәпләрдән туган тел дәресләре куылган чакта безнең халык кул кушырып утырмады, булдыра алганча көрәшеп карады. Еллар узгач та, балаларыбыз, оныкларыбызга ачыктан-ачык әйтә алабыз: без ул елларны да эш алып бардык, үзебезчә тырыштык.

Шуңа күрә, минемчә, татарга үз-үзен гаепләп утыру урынына, киресенчә, горурланырга, үзеңә хөрмәт белән карарга кирәк. Үзеңә хөрмәт булса гына киләсе вакыйгаларда катнашып, тарих мәйданында үз урыныбызны ала алырбыз.

Илнар Гарифуллин
сәяәсәт белгече, тарихчы

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG