Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Русиянең экстремист оешмалар исемлегенә кертелде


БТИҮне яклау пикеты. Архив фотосы
БТИҮне яклау пикеты. Архив фотосы

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Русия юстиция министрлыгының экстремист оешмалар исемлегенә кертелде. Ул хакта бүген Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итте.

БТИҮ әлеге исемлеккә 14 ноябрьдә үк кертелгән, әмма ФСБ ул хакта бүген генә белдерде.

Шул рәвешле БТИҮнең эшчәнлеге Русия территориясендә тыела.

Шуңа да карамастан Үзәкнең хәзерге рәисе Фәрит Зәкиев оешма барыбер эшчәнлеген дәвам итәчәк дип белдергән иде. Зәкиев хәзер Төркиядә яши. Күптән түгел ул Русияне террорчы дәүләт дип тануны таләп итте.

2021 елда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең тарихына багышланган видео әзерләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG