Accessibility links

Энгел Фәттахов мәгариф министры вазифасыннан китә


Энгель Фаттахов Дәүләт шурасында чыгыш ясый, 8 ноябрь 2017
Энгель Фаттахов Дәүләт шурасында чыгыш ясый, 8 ноябрь 2017

4 декабрь Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховның вазифасыннан китүе турында билгеле булды. Президент Рөстәм Миңнеханов Рәфис Борһановны министр вазифаларын башкаручы итеп билгеләү турында фәрман имзалады.

Министр Энгель Фәттахов белән бергә аның беренче урынбасары Илдар Мөхәммәтов та эшеннән китәчәк. Бу хакта Азатлыкка республика мәгариф министрлыгындагы чыганак әйтте. Энгель Фаттахов үзе элегрәк Азатлыкка: "Беркая китмим, ялда мин", дигән иде.

Рөстәм Миңнехановның Фәттаховның эшеннән азат итү турындагы фәрманында "башка эшкә күчү сәбәпле" дигән сүзләр бар.

Мәгариф министрлыгы вазифаларын башкаручы итеп "Бердәм Русия" депутаты Рәфис Борһанов билгеләнде.

Энгель Фәттахов мәгариф министры итеп 2012 елның октябрендә билгеләнгән иде. Ул соңгы вакытта килеп туган милли телләргә кагылышлы вазгыятьтә мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларк саклап калуны яклап чыкты. Русия мәгариф министрлыгына да тәкъдимнәр белән барган иде. Ләкин ахыр чиктә килешү булмады, Русия мәгариф министрлыгыннан республикалар дәүләт телләрен укыту ата-аналарның язма рөхсәте белән генә булырга тиешлеге турында хат төшерелде.

Дәүләт шурасы сессиясендә республика мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү ихтыярига калу турында карар өлгесе кабул ителде.

Рәфис Борһанов моңа кадәр Татарстан Дәүләт Шурасының бишенче чакырылыш депутаты иде, парламентта "Бердәм Русия" депутатлар фракциясе җитәкчесе урынбасары булды.

Ул 2010-2014 елларда Татарстнның спорт, яшьләр эшлре һәм туризм министры, 2005-2010 елларда Казан башкарма комитеты җитәкчесе булды.

Рәфис Борһанов Казан авыл хуҗалыгы институтында "Инженер-механик" белгечлеге, Казан финанс-икътисад институтын "Икътисадчы" белгечлеге алган. Икътисад фннәре кандидаты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG