Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бабич республиканың дәүләт телен өйрәнүгә атнага ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралуын белдерде


Русия президентының Идел буе бүлгесендәге вәкиле Михаил Бабич сүзләренчә, Русия мәгариф министрлыгы кешеләрнең дәүләт телен өйрәнүгә хокукларын тормышка ашыру өчен методик күрсәтмәләр әзерләгән һәм анда республиканың дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган.

Русия президентының Идел буе бүлгесендәге вәкиле Михаил Бабич Русия мәгариф һәм фән министрлыгының методик тәкъдимнәр әзерләвен һәм анда республиканың дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралганын әйтте. Бу хакта ул Казанга православ җәмәгатьчелек форумында катнашу өчен килгәч белдерде.

Дәүләт теле һәм ана теле бер үк әйбер түгел

"Дәүләт теле һәм ана теле бер үк әйбер түгел. Шуны аңларга кирәк. Әгәр Татарстанның дәүләт теле татар теле булса, республикада яшәүче башка милләтләрнең ана теле башкорт, чуаш һәм башка тел була ала. Кызганыч ки, кайбер төбәкләрдә Русия кануннары тәртипләре төрлечә аңлатылды, еш кына урыс телен өйрәнү хокуклары бозылды һәм милли телләрне мәҗбүри укытуга бәйле ата-аналарга һәм балаларның кануни вәкилләренә басым ясалды. Шул сәбәпле Путин тарафыннан күрсәтмәләр бирелде. Хәзер бу күрсәтмәләр бүлгенең барлык төбәкләрендә дә үтәлде, шул исәптән Татарстан республикасында да", диде Бабич.

"Барлык республикаларда укыту планнары үзгәртелгән, урыс теле сәгатьләре Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән дәрәҗәгә җиткерелгән, ата-аналар белән ана телен сайлау эше оештырылган", дип өстәде Бабич.

Шул ук вакытта ул дәүләт телләрен укыту мәсьәләсе ахырга кадәр җайланмаган иде дип әйтте.

"Шул уңайдан, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатеннән соң, бу мәсьәлә игътибар белән өйрәнелде. Мәгариф министрлыгы кешеләрнең дәүләт телен өйрәнүгә хокукларын тормышка ашыруны гамәлгә кую өчен методик күрсәтмәләр эшләде. Беренче тапкыр мәгариф процессында катнашучылар тарафыннан булдырыла торган укыту планында атнасына ике сәгатькә кадәр дәүләт телен укыту мөмкинлеге карала", диде Бабич. Һәм ул якын арада әлеге күрсәтмәләр төбәкләргә җибәреләчәген, әмма барлык карарларның инде тәгаен кабул ителгәнен әйтте.

"Шушы юл белән урыс телен һәм шулай ук ана телләрен һәм республиканың дәүләт телләрен укыту мәсьәләсен норматив һәм методологик өлкәдә хәл ителәчәк", дип белдерде Бабич.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG