Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлар тиешле саналмады. Казан Мәскәүдән аңлатма сорарга тиеш"


Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Русиядә узган җанисәп нәтиҗәләренә күрә, татарлар саны 600 меңгә кимегән. Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков татарның саны кимүгә төрле сәбәпләр китерде, әмма җанисәп саннарына ышанмаска чакырды. Аның фикеренчә, Татарстанга федераль хакимият алдында бу мәсьәләне аерым күтәрергә кирәк.

2022 елның азагында Русиядә 2021 елда узган халык санын алуның милләтләр һәм телләр турындагы нәтиҗәләре билгеле булды. Росстат саннарыннан күренгәнчә, ике җанисәп арасында татарлар саны 600 мең кешегә кимегән. Хәзер Русиядә 4,71 млн татар яши дип санала.

Татарлар саны Татарстанда гына арткан – 78 мең кешегә. Шул ук вакытта Башкортстанда татарлар 34,7 меңгә кимегән, ә менә башкортлар 96,5 меңгә арткан. Татарлар күпләп яшәгән Идел-Урал төбәкләрендә татарлар саны бермә-бер кимегән. Оренбур өлкәсендә 35 меңгә, Сембердә – 40 меңгә якын, Самарда – 30 мең, Свердлауда – 50 мең, Мәскәүдә 65 мең чамасы татар юкка чыккан.

Русия халык санын алу нәтиҗәләреннән татар телендә сөйләшүчеләрнең 1 миллионга кимүен, татарның картаеп баручы милләт булуын да күрергә була.

Җанисәптә 147,2 миллион кешедән 130,6 миллионы гына милләтен күрсәткән. 16,6 миллионы бу сорауга җавап бирмәгән.

Русиядә халык санын алу нәтиҗәләре белгечләрдә зур сораулар уятты. Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков татарның саны кимүендә төрле сәбәпләрне атады һәм бу саннарга ышанмаска чакырды. Әңгәмә барышында ул татарларның хакимияттән, шул исәптән халык санын алучылардан читләшүе, Башкортстанда хәрәмәләшүләр һәм киләсе ун елда демократик җанисәп узуына өметләнүе турында сөйләде. Аның фикеренчә, Татарстанга федераль хакимият алдында бу мәсьәләне аерым күтәрергә кирәк.

"Татар юкка чыкмады, ул фәкать саналмады гына"

— Әле 2010 елгы җанисәп алдыннан сез 2025 елга татар халкының саны ярты миллионга кимиячәк дип фаразлаган идегез. Инде бу халык санын алуда ук татарлар 600 мең кешегә азайды. Ике җанисәпне санап карасаң, 840 мең татар юкка чыккан. Бу сезнең өчен көтелмәгән саннар булдымы?

— Бу проблемга киңрәк карарга кирәк. Билгеле, татарларның саны бик нык үсми, чөнки бала табучылар аз. Әмма эш анда гына түгел. Һәрхәлдә, без бүгенге демографик хәлдә дә үзебезнең саннарны саклап кала алабыз. Татарның саны кимүендә төрле сәбәпләр бар.

Демографлар бу статистика материаллары бернәрсәгә дә ярамый дип таныды

Беренче чиратта, соңгы халык санын алуның үзенчәлекләрен исәптә тотарга кирәк. Ул ковид шартларында башланды. Бу вакытта беркем дә беркемне өенә кертми һәм кертергә теләми иде. Икенчедән, әлеге хәлләргә статистика белән эшләүчеләрнең эшне бик начар оештыруы өстәлде. Нәтиҗәдә, җанисәпне алу фаҗигале төстә тәмамлады. Иң дәрәҗәле демографлар бу статистика материаллары бернәрсәгә дә ярамый дип таныды. Мин моның шулай икәнен үзем дә күзәттем. Казан эчендә дә фатирларга бик кереп йөрү булмады. Минем танышларның берсенә дә кермәделәр. Димәк, Татарстанда да нәтиҗә шундый ук дигән сүз.

Фатирларга кермиләр дигән сүз минем фикер генә түгел. 2010 елгы җанисәп алдыннан мин Тишков (Валерий Тишков – Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире) белән сөйләшкән идем. Халык санын алучылар зур шәһәрләрдә фатирларның өчтән беренә керә алмый дигән иде ул. Аларның санын полиция чыганакларыннан алалар. Анда без барыбыз да бар. Хәзер полиция чыганакларында канун нигезендә милләт һәм туган телне күрсәтергә ярамый. Бу татар санын киметүгә этәргеч булды.

Тагын бер сәбәп бар. Бу хакта әйтергә куркырлар инде. Хәзер татарлар хакимият органнары вәкилләрен бик яратмый. Мөмкин булганда, алардан ераграк торырга тырыша. Безнең халык җанисәпкә дә шулай карады. Болар чукынып нигә безнең санны санап йөриләр диде. Татарлар халык санын алудан читтә калырга тырышты.

Башкортстан эченә кереп, милли оешмаларны аякка бастырып эшли алмадык

Моннан тыш, Башкортстандагы вазгыять өстәлде. Мин бу республика белән нык шөгыльләнгәнгә моны әйтә алам: Татарстан Башкортстан эчендә юньләп эшли алмады. Хакимият тә безнең итәктән тартып торды. Турыдан-туры каршы чыкмасалар да, зурлап эшләргә мөмкинлек булмады. Әйе, пропаганда белән шөгыльләндек. Мин 37 видео язма әзерләдем. Аны 270 мең кеше кереп карады. Ә менә Башкортстан эченә кереп, милли оешмаларны аякка бастырып эшли алмадык. Бу Татар конгрессының эше сүлпән булуы белән бәйле.

Бу сәбәпләрнең барысын да кушканнан соң шундый нәтиҗә килеп чыкты. Наданрак абзыйлар татар юкка чыккан дип комментарлар бирә башлады. Чын, физик татар юкка чыкмады. Алар бар, фәкать саналмады.

— 2002 һәм 2010 елда да полициядән мәгълүмат алу булган. Ул вакыттан соң нәрсә үзгәрде?

— Ул чакта җанисәп сыйфатлырак узды. Элекке халык санын алуда мәгълүматның 4-5 проценты гына полиция чыганакларыннан алынган булган, хәзер ул өч тапкырга артты. Шул сәбәпле халык санын алуда милләтсез кешеләр ишәйде. Моннан тыш, татарлар эре шәһәрләрдә яши. Мин әйткән иң күп кимчелекләр зур шәһәрләрдә таралган.

— Хәрәмләшүләр булган дип саныйсызмы?

— Моны соңрак чамалап булыр дип уйлыйм. Милләтләрнең җенес, яшь, төрле төбәкләргә барып урнашуын карарга кирәк булачак. Бу саннарны бик нык шомартырлар дип уйлыйм, чөнки җанисәп оештыручылар югары даирәдә җавап бирәләр.

"Болгарчылык мәктәбе тар-мар ителүе йогынты ясады"

— Әстерхан һәм себер татарлары, керәшеннәр, мишәрләр татар исәбендә саналганмы?

— Керәшеннәр татар эчендә саналган. Себер татарларын аерым да язалар. Әстерхан татарларын аерым санауның мәгънәсе калмады, алар юкка чыкты. Әйтергә кирәк, әстерхан татарларының бер өлеше нугайлар эченә кереп китте. Шуңа күрә Әстерхан өлкәсендә татарлар саны 20 меңгә кимеде. Нугайларга моннан файда булмаячак, алар аз санлы милләт.

— Болгар дип язылучылар саны нык кимегән. 2010 елда үзен болгар дип 4 мең кеше санаса, хәзер 694кә калган.

Нормаль кеше үзен болгар дип атый алмый

— Бу "Болгар Әл-җәдит" клубының әгъзалары инде. Бәлки аларга мөфти Тәлгать Таҗетдин дә кушылгандыр. Соңгы вакытта ул үзен болгар дип атады. Хәзер алар үсә алмый. Минем күзәтүләрем күрсәткәнчә, соңгы фәнни җыеннарда да болгарчылар бетте. Болгарчылык мәктәбе ахырына кадәр тар-мар ителде. Бәлки шул да йогынты ясагандыр. Нормаль кеше үзен болгар дип атый алмый.

"Татарстанда татарларның бер процентка кимүе читтән башка халыклар килүгә бәйле"

— Татарстанда татарлар саны 78 604 кешегә артса да, гомум халык исәбенә караганда, аларның өлеше кими – 53,15 проценттан 52,22 процентка төшкән. Урыслар 73 435 кешегә арткан – 39 процент дәрәҗәсендә. Республикада миграция көчле бара. Татарстанга күчеп килүчеләрнең күпчелеге башка халык дигән сүзме?

— Соңгы вакытка булган мәгълүмат юк. Минем күзәтүләргә күрә, Татарстанга татар булмаган милләт вәкилләре килә. Татарларның бер процентка кимүе шуның нәтиҗәсе. Моны хакимият уйлап бетерми. Гигант төзелешләр алып бара. Үзебездә эшче көчләр бетте, чыгып эшләргә авыл халкы кимеде. Читтән кеше китереп, икътисадны үстерәбез дип моның тискәре яклары булуын уйламыйлар. Икътисадны үстерсәң дә, ул акчалар Мәскәүгә китә. Моның төп йогынтысы татарның саны кимүенә китерә. Әмма тагын бер кат кисәтеп әйтәм, татарның бер өлеше исәпкә алынмады, Татарстанда да җанисәп юньле-рәтле узмады.

— Бу Татарстанда татарлар санын киметү омтылышы сәясәтенә охшаганмы?

— Бу Мәскәүнең күптәнге хыялы. Әлеге юнәлештә эш барадыр дип уйлыйм. Шул сәбәпле мигрантлар агымын көйләү дә бардыр. Элегрәк Урта Азиядән кайтучы татарларны Татарстанга җибәрмәскә тырыштылар. Аларга квоталарны башка төбәкләрдән бирәләр иде. Бу мәсьәләдә ниндидер күзәтү бар дип уйлыйм.

"Башкортстанда 241 мең татар телле башкорт бар. Югалган татарлар шул чамадыр"

— 2010 елда сез Башкортстанда башкорт итеп язылган татарларның 40% чамасы кире кайтты дип әйткән идегез. Бу җанисәптә башкортлар 96 меңгә артты, татарлар 35 меңгә кимеде. Нәтиҗәдә без күпме татарны югалттык?

— Җанисәп нәтиҗәләрендә 241 мең татар телле башкорт бар. Минемчә, югалган татарлар шул чамадыр. Минем исәпләргә караганда, Башкортстанда 2002-2010 еллар арасында 200 мең татар башкорт дип язылган килеш калды. Безнең башкорт "дуслар" тагын өстәгәннәрдер дип уйлыйм.

Районнардан мәгълүмат булгач, хәрәмләшүләрнең күпме икәнен санап чыгарып булыр

Башкортстан татарларының Татарстанга күчү процессы да бар. Моннан тыш, башкортларның бездән бер өстенлеге – алар арасында авылда яшәүчеләр күбрәк. Авылда бала күбрәк туа. Фальсификация дә булды. Моны бөтен кеше сөйли, алдан сигналлар да булды. Районнардан мәгълүмат булгач, хәрәмләшүләрнең күпме икәнен санап чыгарып булыр.

— Чиләбе өлкәсендә башкортлар татарларны сан ягыннан узып киткән. Татарлар өлкәдә 180 меңнән 120 меңгә калган, ягъни 60 меңгә кимегән. Башкортларда кимү азрак – 34 мең. Хәзер Чиләбе өлкәсендә 128 мең башкорт яши дип санала. Моны ничек аңлатырга була? Чиләбедә дә татар-башкортның көнкүреше бер-берсеннән аерыламы? Әллә бу башкорт этномиссионерлары эше нәтиҗәсеме?

— Ике сәбәбе бар. Беренчедән, җанисәп сыйфатсыз узды. Эре шәһәрләрдә күп кеше халык санын алучыларны кертмәде. Икенчедән, Чиләбе кебек шәһәрдә ассимиляция дә бара. Башкортлар күбрәк авылларда яши, анда бала табу да күбрәк.

Шуны әйтәсем килә, суверенитет һәм татарлар көчле вакытта катнаш гаиләдә үскән балалар татар булып языла башлаган иде. Ул гомум процесс булды. Хәзер татарлар бераз сүрелгәч, ата-аналар балаларын бәлки урыс дип яздырадыр. Миндә шундый фикер бар.

"Татарстан җитәкчелегенә Мәскәү алдында җанисәп нәтиҗәләрен күтәрергә куркыр дип уйлыйм"

— Гомумән, Идел-Уралда татарлар саны нык кимегән. Оренбур өлкәсендә 35 мең, Сембердә – 40 меңгә якын, Самар – 30 мең, Свердлау – 50 мең, Мәскәүдә 65 мең чамасы татар юкка чыккан. Моңа демография ягыннан аңлатма бирергә буламы?

— Бу демографик хәл түгел. Ун ел эчендә мондый югалту була алмый. Әгәр ун елдан соң Русиядә демократик җәмгыять оешса, без татарларның чын санын күрербез. Моңа шулай дип карарга кирәк.

— Соңгы елларда милли җәмәгатьчелек Казан Идел-Урал төбәкләре белән җитәрлек эшләми дип тәнкыйтьләп килде. Татар конгрессы татарлар аз яшәгән Якутия, Бурятиягә бару, чит илгә кунакка йөрү белән мавыкты. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләр читтә кала кебек. Идел-Уралда яшәгән татарларның саны кимүенә бу да тәэсир иттеме?

— Бу Башкортстанга гына кагыла. Татарстан башка төбәкләр һәм милли оешмалар белән эшли. Мин барлык мишәр зоналарында булдым. Оренбур якларында йөрдек. Эш нормаль бара. Шуңа күрә бу сәбәп була алмый. Менә Башкортстанда без эшли алмыйбыз да, эшли белмибез дә.

— Алайса Русиядә татарларның 600 меңгә, башкортларның нибары 12 меңгә кимүенә ниндидер аңлатма бирергә мөмкинме?

Татар җәмәгатьчелеге Мәскәү 600 мең татарны кая куйды дип сорау куя

— Хәзер Татарстан җитәкчеләре без барлык татар милләте өчен җавап бирәбез дип сөйләргә ярата. Чын сәясәттә шуны тормышка ашырырга да тырыша. Менә бүген татар җәмәгатьчелеге бу җитәкчеләр алдында, Мәскәү безнең 600 мең татарны кая куйды, дип сорау куя. Татарстан сәясәтчеләре федераль хакимияттән әлеге нәтиҗәләр өчен җавап бирүне сорарга тиеш. Мин алар бу мәсьәләне күтәрә алмаслар дип уйлыйм. Курка. Ә бирергә тиешләр. Аларга барыбер бу сорауны бирергә туры киләчәк. Кем һәм нәрсә әйтер – бу иң кызык сорау.

— Башкортстандагы 1979 елгы җанисәпне фальсификация дип тану сыман Татарстан нәкъ шул рәвешле бу мәсьәләне күтәрергә тиешме?

— Минем өчен бу иң кызыксындырган сорау. Бездә чын сәясәтчеләр бармы, әллә алар Мәскәү алдында бил бөгеп зур-зур акчалар җибәреп ятучылар гынамы? Күрербез.

— Җанисәпнең әлеге нәтиҗәләрен Татарстанга басым буларак кабул итәргә мөмкинме? Президент атамасын үзгәртүдә ыгы-зыгы тудыру да Мәскәүгә охшамагандыр.

— Мәскәүнең басымы бар аның. Аларның хыялы – милли республикаларны юкка чыгару. Бу юнәлештә тырышалар. Моңа шөбһәләнергә ярамый. Әмма тиз генә эшләп булмый. Шуңа күрә әкрен-әкрен генә юкка чыгару эше бара. Чынлыкта Мәскәүгә барлык халык та ошамый. Мин эчтән генә уйлыйм, бәлки аларга чын урыслар да ошамыйдыр әле.

"Русиядә демократия булса, татар янә 5 миллионнан артып китәчәк"

— Татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, 2,91 кеше көндәлек тормыша куллана. Татарстанда яшәүчеләрнең 1,5 миллионы гына татар телен белә. Моңа нинди бәя бирәсез?

— Мин бу саннарны да дөреслеккә туры килә дип санамыйм. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, татарның якынча 70 проценты туган телне теге яки бу дәрәҗәдә куллана. Җанисәптәге пропорция полиция саннарын куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан.

— Бу җанисәп татарның картаеп баручы милләт булуын тагын бер кат күрсәтте. Медиан яшенә карасак, татар белән урыс бер дәрәҗәдә – 41,6 һәм 41,7. Башкортларда бу күрсәткеч яхшырак – 40. Чеченнар яшь милләт – 27,2. Бүген татарда хезмәт яшен узганнар милләтнең 26,6 процентын тәшкил итсә, балалар һәм яшүсмерләр 16,8 процент кына. Бер ун елдан татарлар табигый төстә ун процентка кимү куркынычы алдында торамы?

— Бу саннар дөрес инде. Әлеге процесс бара. Бала тудыру булмаса, кимисең. Бүген ике бала белән генә милләтне үстереп булмый. Бу трагик демография. Башка процесслар да бар. Хәзер ислам дине кире кайта. Мөселман гаиләләрендә баланы күбрәк табарга тырышалар. Бу уңай күренеш. Монда катлаулы тикшеренүләр кирәк. Шуның нигезендә генә фаразлар ясарга мөмкин. Бүген татарларның 80 проценты үзен мөселман дип саный. Мәчетләргә йөрүчеләр – 5-6 процент. Үзем Казанда да мөселман гаиләләрен күп беләм.

Без бик тиз үсәбез, ләкин туган телне югалта барабыз

Халык санын алуда бер уңай күренеш тә бар. Татарстанда татарлар белем дәрәҗәсендә урыслар белән тигезләшкән һәм хәтта аларны узып та киткән. Урысларда бу күрсәткеч 15 процент булса, татарларда 20 процентка җиткән. Димәк, социаль яктан без алга киткәнбез. Бу яңа күренеш. Татар кайвакыт баласын бик тырышып урысчага гына өйрәтә. Ул моны шушы социаль алгарыш өчен эшли, әмма бу туган тел хисабына килеп чыга. Без бик тиз үсәбез, ләкин туган телне югалта барабыз. Әлеге мәсьәләнең уңай һәм тискәре ягы бар.

— Сез ун елдан Русиядә демократик җәмгыять оешса, татарларның чын санын күрәчәкбез дип әйттегез. Бүгенге вазгыятьтә татар гаиләләре чит илгә китәргә мәҗбүр. Русиядә хәзерге хәл калса нәрсә булачак?

— Русиядә демократия булса, татар янә 5 млннан артып китәчәк дип уйлыйм. Булмаса, без "ике йөз елдан соң инкыйраз"га барачакбыз булып чыга. Йөз елын үттек инде.

Русия җанисәбе 2021

  • Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды.
  • Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.
  • Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
  • Беренче гомум нәтиҗәләр 2022 елның сентябрендә чыга башлады. Милләтләр саны турында мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителде. Бу нәтиҗәләргә күрә Русиядә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG