Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп 2021: Русиядә татарлар саны 600 меңгә кимегән


Иллюстратив фото

Шул ук вакытта башкортлар саны 10 меңгә генә азайган.

2021 елда Русия халык санын исәпләүнең милләтләр һәм телләр турындагы нәтиҗәләре билгеле булды. Киңәйтелгән хисапны Росстат чыгарды.

Җанисәптә 147,2 млн кешедән 130,6 миллионы гына милләтен күрсәткән. 16,6 миллионы бу сорауга җавап бирмәгән. 2010 елда андыйлар саны 1,46 млн гына булган.

Нәтиҗәләргә караганда, Русиядә татарларның саны 600 мең кешегә кимегән. 2010 елда 5,31 млн кеше үзен татар дип күрсәткән булса, хәзер алар 4,71 млн гына калган дип әйтелә. Шул ук вакытта башкортларның саны 10 мең кешегә генә кимегән. Хәзер Русиядә 1,57 млн башкорт яши дип санала.

Урысларның саны 4,4 млн кешегә кимеп, 105,6 млн тәшкил иткән. Моннан тыш, Русиядә чуашлар 1,05 млн (2010 елда – 1,44 млн булган), украиннар 0,88 миллионга (2010 – 1,92 млн) калган диелә. Кавказ халыкларының саны артуы күзәтелә. Чеченнар 1,6 млн кешгә (2010 – 1,43 млн), аварлар – 1,01 миллионга (2010 – 0,91 млн) җиткән.

Росстат татарның кайбер төркемнәрен аерым милләт итеп санаган. Керәшен булып 29,978 мең кеше, мишәрләр – 787, Әстерхан татарлары – 29, Себер татарлары – 6,297 мең, болгарлар булып 694 кеше язылуы әйтелә.

Җанисәптә катнашкан 147 млн кешенең 130 миллионы үз туган телләрен күрсәткән. Татар телен туган теле дип 4,07 млн кеше саный. Аларның 2,5 миллионы - шәһәрдә, 1,5 миллионы авылда яши. Башкорт телен 1,3 млн кеше күрсәткән. Аларның 615 меңе шәһәрдә, 704 меңе авылда яши.

Татарстан

Татарстанда ике җанисәп арасында татарларның саны 78 меңгә арткан: 2,012 миллионнан — 2,091 миллионга. Шул ук вакытта урыслар саны 70 меңгә арткан һәм бүген республикада 1,57 млн урыс милләте вәкиле яши дип санала. Башка халыкларның саны да кимегән. Керәшеннәр булып 25 мең, мишәрләр дип 374 кеше язылган. Җанисәп кәгазьләренең 101 меңендә кешеләрнең милләте күрсәтелмгән. 38,7 меңе милләт турындагы сорауга җавап бирмәгән.

Татарстанда яшәүчеләрнең 1,54 млн татар телен белүен һәм 1,45 млны аны куллануын хәбәр иткән.

Башкортстан

Башкортстанда башкортлар саны 100 меңгә арткан: 1,17 млннан 1,27 млнга. Урыслар да 100 меңгә ишәйгән. Шул ук вакытта татарлар саны 25 мең кешегә кимегән. Керәшеннәр булып 25 мең, мишәрләр дип 374 кеше язылган. Башкортстанда 66 мең кеше милләтен күрсәтмәгән. 42 мең милләтен күрсәтүдән баш тарткан.

Башкортстанда 940 мең 315 кеше башкорт телен белүен, шуларның 828 мең 328е телне куллануын белдергән. Республикада татар телен белүчеләр саны 822 мең 919 кеше булган, кулланучылар – 737 941 мең кеше тәшкил иткән.

Русиякүләм җанисәп 2021 елда 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узды. Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкинлек бирелде.

Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туды. Соңгы елда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

Моннан тыш, җанисәп алдыннан Башкортстанда татар сәнгать әһелләренең тамашасын тыю омтылышлары булды. Җырчы Фирдүс Тямаевның Кыргыз Миякәдә узарга тиешле концерты ут булмау сылтавы белән тыелды, җырчының апрельдә Уфада узарга тиешле тамашалары да билгесез вакытка кичектерелде. Илсөя Бәдретдинова һәм кайбер башка артистларның чыгышы да тыелды. "Китап" радиосы автомарафонын Башкортстанда автоматлар белән каршы алдылар.

Җанисәп 2021

Русиядә җанисәп 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узды. Бу чараны оештырган Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.

Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкинлек бирелде.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икътисади белешмәләр, шулай ук илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш шартлары турындагы мәгълүмат җыелып гомумиләштереләчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG