Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсөя Бәдретдинованың Башкортстан районнарында концертлары көзгә күчерелгән


Илсөя Бәдретдинова.
Илсөя Бәдретдинова.

Җырчы әлеге районнарга керер өчен Башкортстаннан маршрут кәгазьләре ала алмый.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Башкортстанның Миякә, Дүртөйле, Кушнаренко, Чакмагыш, Балтач районнарында билгеләнгән концертлары булмаячагын хәбәр итте. Моны ул маршрут кәгазьләре алып булмау белән аңлатты.

"Без 18 ел буена бернинди каршылыксыз Башкортстанга гастрольләргә йөри идек. Киләбез район җиренә, көнне килешәбез дә концертны куя идек. Бер проблем булмады. Кайсыдыр районда маршрут кәгазе сорыйлар иде, кайсысында юк. Сораганнарга ул кәгазьне бирдек. Әмма соңгы вакытта барысы да шушы кәгазьне сорый башладылар.

Башкортстанда Миякә, Дүртөйле, Кушнаренкода билетлар сатылып беткән иде, әмма аларның мәдәният йорты җитәкчеләре ахыр чиктә маршрут кәгазьсез булмый, концертларны көзгә күчерик, бәлки, хәлләр уңайланыр, диде. Балтач белән Чакмагышта да шул ук хәл, алар да шул ук кәгазьне сорады. Анда билетлар әле сатуга чыкмаганга күрә аны халыкка әйтеп тә тормадык. Маршрут кәгазьләрен бирүче дирекциягә дә, Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйковага да моңа кадәр дә мөрәҗәгать иттек, безнең хат җавапсыз калды. Хәзер исә без шушы яңа даталар белән яңадан хат язабыз, шушы көннәргә концертлар билгеләнде дип алдан әйтәбез, әмма җавап уңай булырмы, юкмы – белмим", дип аңлатты Илсөя Бәдретдинова Азатлыкка.

Җырчының Кыргыз-Миякәдә буласы концерты декабрьгә, Дүртөйледәгесе һәм Кушнаренкодагысы — ноябрьгә күчерелгән.

Моңа кадәр җырчы Фирдүс Тямаевның да Кыргыз-Миякәдәге концерты булмый калган иде. Урындагы түрәләр моны Мәдәният йортын су басу, шул сәбәпле утны сүндерү белән аңлатса да, Тямаев моны уйлап чыгарылган ялган дип атады. Ул җилләр Уфадан, Башкортстанның мәдәният министрлыгыннан килә дип саный.

Җырчы әлеге туган низаг уңаеннан Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйковага мөрәҗәгать итеп, бу хәлгә аңлатма бирүне сорады. Министрлык та техник сәбәпләргә сылтанды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG