Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фирдүс Тямаев: "Нигә безне ниндидер кысаларга кертергә кирәк?"


Фирдүс Тямаев: "Нигә безне ниндидер кысаларга кертергә кирәк?"
please wait

No media source currently available

0:00 0:28:13 0:00

Җырчы Фирдүс Тямаев Азатлыкка кеше хокуклары, җырчыларны сәясәткә катыштыру, түрәләрнең тупас эш итүе ике халык, ике республика арасын бозуга китерүе һәм Элвин Грейның Башкортстан башлыгы киңәшчесе буларак Татарстан җырчыларына ничек булышуы турында сөйләде.

Фирдүс Тямаев Башкортстандагы хәлләр турында беренче булып Азатлыкка сөйләде. Кыргыз-Миякә авылындагы ике көнлек концерты булмый калды. Урындагы түрәләр аңлатуынча, Мәдәният йортын су баса, шул сәбәпле утны сүндерергә туры килгән. Фирдүс Тямаев моны уйлап чыгарылган ялган, җилләр Уфадан, Башкортстанның Мәдәният министрлыгыннан килә дип саный. Ул матди, рухи зыян килде дип саный. Фирдүс Тямаев "Минемчә" студиясендә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде.

Бүген сүз сугыш турында булыр, мөхтәрәм җәмәгать. Бу сүзне ишетүгә күпләрдә шунда ук дәһшәтле вакыйгалар, михнәтле заман, авыр югалтулар күз алдына килер, әмма сугышлар да төрле була. "Салкын сугыш" дигән төшенчәне хәтерлисездер, әйләнештә фикерләр сугышы, идеологик сугыш дигәне дә бар. Бүген исә без тамашалар сугышы, концертлар сугышы турында сөйләшеп алырбыз. Ни гаҗәп, бу дөньяда андый нәрсә дә бар икән.

Атна башында Азатлык радиосы җырчы Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы Кыргыз-Миякә авылында булырга тиешле концерты алдыннан Мәдәният йортында электр утын кискәннәрен, нәтиҗәдә инде билетлары сатылган тамашаның булмый калуын хәбәр итте. Җырчы үзе моны Азатлыкка кайчандыр Куштауны яклап чыгыш ясавы өчен үч алу дип аңлатты.

Татар артистларын хәзерге Башкортстан җирләренә кертмәү галәмәте, асылда, яңалык түгел, Мортаза Рәхимов чорында андый очраклар булгалый иде, әмма инде шактый вакыт узды, Уфада хәзер яңа җитәкчеләр, алар үзләрен шактый прогрессив, мәгърифәтле итеп күрсәтергә тырыша, республикада милләтара мөнәсәбәтләрне җайларга, төрле милли төркемнәр арасындагы киеренкелекне бетерергә вәгъдә итә. Шуның сурәтендә менә Фирдүс Тямаев очрагы.

Фирдүс, Кыргыз-Миякәдәге мәдәният йортының электр чыбыкларына ни булган?

— Шалтырату булган. Ике көнгә билетлар сатылган иде. Килдек, аппаратураны бушата башладык, анда ут бар иде, концертка ике сәгать кала ут бетте. Сорау туды, ни булды дип сораштык, җитәкче дә, электрик та юк. Идән астында электр щиты тора, анда төшеп карадык, ул бикле иде. Бераздан Миякә районының мәдәният бүлеге җитәкчесе килде. Ул подвалда су ага, аварияле хәл, ут шуңа сүндерелде, диде. Кире подвалга төштем, коп-коры, бернинди дә авария хәле юк, мин аны видеога да теркәдем.

— Концерт шуңа булмый калды димәк?

Моны өстән төшкән фәрман дип әйттеләр. Нинди сәбәпләр тапсагыз табыгыз, әмма концерт булмаска тиеш диелгән

— Әйе, шундый аңлату иде. Шуның аркасында концерт булмый калды. Сирин дигән егет безнең каршыда район хакимиятенә шалтыратты, аңа моны өстән төшкән фәрман дип әйттеләр. Нинди сәбәпләр тапсагыз табыгыз, әмма концерт булмаска тиеш диелгән. Югалып калмадык, халык концертка дип җыелган иде, очраштык, аңлаштык, мин гармун уйнадым, җырладык бергәләп, гафу үтендем. 200-300 чакрым үтеп минем концертка килгән өлкән яшьтәге апалар бар иде. Чәчәкләр, бүләк, күчтәнәчләр алып килгәннәр. Алар белән аралаштым, тиз генә китеп тә булмый, 5 тонналык аппаратураны сүтеп кире төяргә кирәк иде.

— Ул зал ничә урынлы һәм билетлар сатылып беткән идеме?

— Ялгышмасам, якынча 300-400 урынлык зал ул. Билетлар ике көнгә дә сатылып беткән дип беләм.

— Ягъни аншлаг.

— Билет бәяләре шул 500-600 сум дип беләм, без аларны арттырмыйбыз. Безнең такымда 15 кеше, өч төрле машина, алар арасында йөк машиналары да бар, чөнки техниканы күчерү кирәк. Бу чыгымлы эш. Әле кунасы бар, кунакханә, ашау-эчү чыгымнары да бар. Тамашачыларның күпләре тирә-яктан килгән, аларның да юл чыгымнары булды.

— Фирдүс, сез Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйковага да бу хәлләргә аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать иттегез. Ниндидер җавап бармы?

— Әлегә бернинди дә җавап юк. Дөресен әйтергә кирәк, мондый халәт кинәт кенә барлыкка килмәде бит, күптән җыелып килде. Берничә ел элек, 4 ел элек бугай, Авыргазы районына концертлар белән керә алмаган идек, мәдәният бүлеге җитәкчесе: "Башкортстан җырчылары да зал җыя алмый, сез дә буталып йөрмәгез"дигән сүзләр әйтте. Ул эштән китте, җиңел сулап куйдык. Узган ел Чакмагыш районында да шул ук хәл булды, сәбәпләрен аңлатмыйлар, журналистларны аякка бастырабыз дигәч кенә керттеләр. Ягъни, мондый очраклар бар иде, мин аңа игътибар итми идем. Бәлки, мине кемдер яратып бетермидер дип уйлый идем. Әмма бу очракта өстән кушылган дип әйтәләр икән, мин нәрсәдә гаепләнгәнемне беләсем килә. Җанисәп өченме? Куштаумы? "Ак барс" Салаватка багышлап шаян җыр башкаргангамы? Башкортча биегәнгәме? Гаебем бар икән, әйтсеннәр. Кыек сүз әйткәнмен, кемнедер үпкәләткәм булсам, гафу үтенергә әзермен. Әмма гаебем нидә? Артистларны сәясәткә нигә катыштыралар? Без ике милләт, күрше булып яшибез, без шаярыша да алабыз, безнең шатлык та, кайгы да уртак, иҗат та бер. Төркемемдә башкорт кызлары, егетләре эшли, бергә гастрольләргә йөрибез. Тамашачыларым арасында татар да, башкорт та, чуаш та бар. Бу рәвешле эшләү ярамый безнең белән.

— Мондый боерыкны Уфадан, югарыдан килә дип саныйсыз, нинди дәлилләрегез бар?

Без – эшмәкәрләр, дәүләткә бернинди дә бәйлелегебез юк. Шуңа ни өчен безгә ул маршрут кәгазьләре кирәк?

— Сорашканыбыз бар, вазгыятьне аңлатучы кызлар-егетләр бар, әмма аларның исемнәрен әйтмим. Башкортстанда маршрут кәгазен уйлап чыгардылар бит. Бу Башкортстанда гына бар. Без – эшмәкәрләр, дәүләткә бернинди дә бәйлелегебез юк. Шуңа ни өчен безгә ул маршрут кәгазьләре кирәк? Без нинди шәһәр, авылларга барабыз, нинди аппаратура кулланабыз, сәхнәдә, сәхнә артында нинди баннерлар торачак, програм, сценарийларны барысын да күрсәтергә тиешбез. Мәзәк бит бу. Ярар, булсын ди анысы. Узган ел пандемия елы бит, 80 концерт булмый калды. Ул вакытта алынган маршрут кәгазе бар, әмма аның нигезендә дә безне кертмиләр булып чыга. Берничә Татарстан җырчысы Башкортстанда концерт куйды. Ни өчен дибез, аларның маршрут кәгазьләре бар, барысы да тәртиптә диләр. Аларга ул документ бирелгән икән, безгә ник бирелми? Яки күрсәтегез, бәлки, аларның ул кәгазе юктыр да. Димәк әшнәлек юлы белән сөйләшеп концерт куйган булып чыгамы?

— Бу маршрут кәгазьләре бары тик Башкортстанда гына бармы?

— Төрле җирләргә гастрольләргә йөрибез, әмма мондый галәмәт Башкортстанда гына бар. Бер ай элек Стәрлетамак, Уфада концертлар булды. Бу концертлар залы республикага карамый, алар федераль үзәк белән бәйле, шуңа да алар белән турыдан-туры сөйләшеп була. Аренда өчен акча түлисең дә җырлыйсың да китәсең. 2 апрельдә Стәрлетамакта янә концерт булырга тиеш, әмма алардан шалтырату – маршрут кәгазе кирәк. Башкортстанның мәдәният министрлыгына шалтыратабыз, әмма ул документны миңа бирмиләр.

— Иҗат иреге дигән төшенчә бар, Башкортстан да, Татарстан да Русия составында һәм аның җитәкчеләре бердәм мәдәни киңлек булдырырга кирәк дип сөйләргә ярата. Башкортстандагы түрәләрнең маршрут кәгазен булдырып, кәефләренә карап, бу артистка рөхсәт, бусына – юк дип фикер йөртеп эш итүен ничек бәялисез?

— Бу күренеш хокукны боза. Бәлки, көнчелек тә бардыр. Безнең концертларга кеше йөри, кемдер көчкә җыя. Кызык бер күренеш: Башкортстанда туып Татарстанда яшәп иҗат итүчеләргә бернинди дә каршылык юк. Алар концертны Татарстанда да, Башкортстанда да куя. Сүз татар телендә җырлаучылар турында бара. Ә безгә, санаулы артистларга, ярамый булып чыга. Татарстанның мәдәният министрлыгы эшмәкәр булып эшләүче җырчыларның дәүләткә бернинди дә кысылышы юк, мәсьәләне үзегез хәл итегез диләр. Ярар, министрлыкка карамыйбыз, әмма без – халык күтәргән җырчылар. Нигә безне ниндидер кысаларга кертергә кирәк? Нигә бездән маршрут кәгазьләрен таләп итәләр? Бу – безнең хокукны бозу, мин аны аңлата алмыйм.

— Сез министрлык белән эшләмисез, аларның структурларында түгел, шуңа "сез безнеке түгел, буталып йөрмәгез" дип әйтү – аларга иң кулай юл. Шулай да бу килеп туган аңлашылмаучанлыкны, киртәне хокукый яссылыкка чыгарырга теләмисезме? Мәхкәмәгә бирерлек эшме бу?

Мине кемдер яратмый дип, мин хәзер Башкортстанга кермәскә тиешме?

— Әгәр дә шулай дәвам итсә, берәр нәрсә уйларга кирәк булачак. Мине кемдер яратмый дип, мин хәзер Башкортстанга кермәскә тиешме? Мәсәлән, хәзер Татарстанда берәр Буа шәһәре башлыгы мине яратмаса, мин шунда кермәскә тиешме? Мин нишләгән? Берәр агитацион эш алып бараммы, милләтне аераммы?

Без җырлыйбыз, без халык өчен җырлыйбыз. Заллар тулы булуы – зур күрсәткеч. Тугыз ел рәттән концерт куябыз. Быел без 14 көн дәвамында УНИКСта концерт куйдык, тамашачы залында 1200 урын бар. Бүгенге авыр заманда, телне сакларга кирәк булган вакытта, яшьләрнең моңа исе китмәгән заманда заллар тутырып концерт кую – бәхет. Безгә киресенчә ярдәм итәргә кирәк. Без – санаулы артистлар, күп түгелбез. Залларны шулай тутыра алган башкаручылар – чама белән ун кешедер. Бу бит бөтен татар дөньясына, җәмәгать. Шуны аңларга кирәк.

Күптән түгел генә "Пирамида" залында концерт куйдым, шунда бәйге үткәрдем: кемнәр милли киемнән килә, аларга бүләк бирдек. Үзебез дә милли киемнән чыгыш ясыйбыз, җырлыйбыз. Үзебезнең дә эз калдырасы килә, яхшы эш эшлисе килә. Без барыбыз да милли җанлы кешеләр, тел өчен, милләт өчен янабыз! Бигрәк тә мин!

Менә шул төп сәбәп түгел микән? Соңгы әйткән сүзләрегезне әйтәм. Шундый популяр кешенең Башкортстанга килеп, татарча чыгыш ясап, тамашачыда татарлыкны сиздереп – шушы хисне арттыруга каршы куелган киртә дип уйламыйсызмы?

— Төрлесен уйлыйм. Быелгы програмда без борынгы болгар сугышчылары булып чыгыш ясадык, кулларда ике байрак: Русиянеке һәм Татарстанныкы. Шул байраклар белән без район-шәһәрләр буйлап йөрибез.

Ә бәлки, мин татарларны уятып йөримдер, бәлки, гаебем шундадыр

Аннан соң безнең "Татарлар" җыры да бар. Яшьләргә флешмоб оештырдык, район-авыллардагы кешеләр милли кием киеп, бу җыр белән видео төшерә, иң шәбен сайлап алгач, без аларга барып, бушлай концерт оештырачакбыз. Бу җыр белән Марат Әхмәтов та (Татарстан президенты каршында Татар телен үстерү комиссиясе җитәкчесе – ред.) кызыксынды.

Бу шәхсән минем фикер генә. Бәлки, дөрес тә түгелдер. Ә бәлки, мин татарларны уятып йөримдер, бәлки, гаебем шундадыр.

—​ Сез дә сәбәпләр төрле була ала дидегез: Куштау да, җанисәп тә, сезне ошатмау... Тагын бер сәбәп булырга мөмкин: берничә ай элек Радик Юльякшинның Казандагы концертын булдырмый калдылар. Бу Уфаның "дипломатик" җавабы булырга мөмкинме, ничек уйлыйсыз?

— Юктыр. Бу хәлне дөрес аңларга кирәк. Журналистлар, нигә татар артистлары Башкортстанга керми, дигән сорауны куя башлагач, Радик Юлъякшин бик "матур" гына ысул тапты: имеш, монда Татарстанда аңа кемдер аяк чала, Роспотребнадзор аңа штрафлар салган. Беренчедән, Роспотребнадзор дип ул үзе кычкырды, имеш, оешма сәхнәгә менсен, без курыкмыйбыз дигән. Һәм алар күп кеше җыеп, Роспотребнадзордан кисәтү булган, Элвин Грей төркеменә штраф салынган. Роспотребнадзор штраф суккан икән, мәсьәләне шул оешма белән хәл итәргә кирәк, ул оешма Мәскәүгә карый. Татарстанның монда нинди катнашы бар? Безгә дә таләпләр куелды, без дә аларны үтәп барырга тырыштык. Бездә дә хилафлыклар булгандыр анысы, тик без гел "битлекләр киеп йөрегез, дистанция саклагыз" дип әйтеп тордык.

Икенчедән, Татарстан Радикны кертмәде дип әйтү зур ялгышлык. Татарстанда беркайчан да андый чикләүләр булмады һәм булмаячак та. Кем тели, шул килеп җырлый. Маршрут кагәзен дә сорамыйлар, чикләүләр дә, каршылыклар да оештырылмый.

Иң кызыгы шул: Башкортстанга барыр алдыннан мин Радик Юльякшинга шалтыраткан идем, хәлләрне аңлаттым, "Безгә ярдәм итә аласыңмы, безне Башкортстанга кертә аласыңмы?" дип сорадым, барырга теләгән шәһәрләр исемлеген дә бирдем. Ул башта белмәмешкә салышты, аннары "Сөйләшәм, бүген-иртәгә җавап бирәм" диде, шуннан соң инде телефонга җавап бирмәде. Бүген ул язып ята, мәсьәләне хәл итәргә тырышырмын дип язган, мин инде "Радик, рәхмәт, кирәкми" дидем. Аңа үпкәләмим, бәлки, чыннан да, бу аңа кызык, кирәк әйбер дә түгелдер. Ул инде Салават абыйга, Иркәгә, Данирга да булышты.

Безне сәясәткә кертеп маташмасыннар

Беркемне дә гаепләмим. Иң мөһиме: татар белән башкорт арасын бутамасыннар, без - дус милләт, без - бердәм милләт. Һәм безне, җырчыларны, сәясәткә кертеп маташмасыннар.

Видеоны юкка чыгармадым, аңлатсыннар, әйтсеннәр: минем нинди гаебем бар? Ник минем Татарстандагы, Башкортстандагы яраткан тамашачым зыян күрергә тиеш? Алар бит кайгы-хәсрәтен онытып килә, без аларга бәйрәм бүләк итәбез. Мин берсенә дә комачау итмим, беркем белән тавышланганым булмады, низагларны яратмыйм. Беркемгә дә тимим, барысына да дус. Радик та 7-8 ел элек безгә беренче килгәндә, үземә алып кереп, кундырып, ашатып кунак иткән идем, бергәләп дуэт та яздырдык. Радик ниндидер әшәкелек кылыр дип уйламыйм.

—​ Фирдүс, рәхмәт, Сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез. Бу килеп туган вазгыятьтән һәр тарафны да канәгатьлендерерлек бер чишелеш табылыр дигән өметтә калабыз.

— Чишелер дип уйлыйм, чөнки без дус, туган милләт, бердәм милләт. Аллаһ теләсә, безне берничек тә аерып булмас.

* * *

Менә шундый хәлләр. Уфадагы мәдәният бюрократлары белән Татарстандагы эстрада җырчылары арасында сугыш бара. Иң кызыгы шул: бу сугышта якларның мөмкинлекләре капма-каршы. Бюрократлар ягында кораллар да, административ ресурс та, күрсәтмәләр дә җитәрлек, ә менә артистлар ягында яклау юк диярлек. Бер яктан көлке, икенче яктан моңсу хәл бу. Кем генә сугышса да, ахыр чиктә сәламәт акыл зыян күрә. Шуңа да үзебезне андый хәлләрдә калдырмыйк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG