2020 ел Азатлыкта "Минемчә" проекты чыга башлау белән дә истә калачак. Ни гаҗәп, аның идеясы күптән барлыкка килсә дә, гамәлгә куюга нәкъ менә коронавирус зәхмәте этәргеч булды.
Азатлыкның "Минемчә" проектында татар җыры, театр сәнгате, әдәбиятның бүгенге торышы, ни өчен яшьләргә мәйдан бирелмәве турында әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова белән сөйләштек.
Урыс теленә өстенлек бирелеп, башкаларның телләре тапталуга өч ел тулганда татар һәм башкорт активистлары белән сөйләштек.
АКШ сайлауларына әле нокта куелмады. Җиңүче рәсми игълан ителмәде. Бу сайлаулар тирәсендә бәхәс, фикер алышулар дәвам итә. Азатлыкның "Минемчә" студиясендә АКШтагы сайлаулар үзенчәлеге, татарларның кемне сайлавы һәм Русиядә милли азчылык вәкиле президент була аламы дигән сораулар турында сөйләштек.
Коронавирус йоктыручылар саны соңгы көннәрдә Татарстанда да, Башкортстанда да арта бара. Зәхмәтнең иң нык таралуы көзге айларга туры килә ди белгечләр. Кайберләре моны чирнең икенче дулкыны дип атый. Азатлыкның "Минемчә" студиясендә шул чирне дәвалаучы табиб белән сөйләштек.
Башкорт активисты Фаил Алсынов Азатлыкка әңгәмәдә "Башкорт" оешмасы урынына экология оешмасы төзү, республикага нинди җитәкче кирәклеге, татар белән башкорт мөнәсәбәтләре турында фикерләрен белдерде.
Җырчы Илсөя Бәдретдинова Азатлыкка татар эстрадасының бүгенге хәле, коронавирус аркасында сәнгатькәрләрнең бөлгенлеккә төшә язуы, ни өчен сәясәт турында җырламавы һәм президентка хат язса, ниләр сорар иде, шуларны сөйләде.
Татарстан суверенитеты көне алдыннан Дөнья татар конгрессының Милли шурасы Казанда "Милләт җыены" чарасын оештырып, татар халкының үсеш стратегиясен кабул итте. Шушы документ турында сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләштек.
Куштау өчен көрәштә сәнгатькәрләр дә үз фикерләрен әйтте. Кемдер халык ягына басты, кемдер хакимият яклы булды. Җырчы Фирүзә Париж белән хакимиятнең сәнгать әһәлләрен куллануы, ирекле фикер йөртүнең нинди бәягә төшүе, Куштау мәсьәләсенең ничек тәмамлануы турында сөйләштек.
Азатлык күптән түгел генә коронавирус белән авырып чыккан Камал театры артисты Фәнис Җиһанша белән әлеге авыру, табиблардан тест ясату, вирустан саклану чаралары турында сөйләште.
Язучы Вахит Имамовның урыс телендә чыккан "Татарның яшерелгән тарихы" китабы экстремистик дип табылды. Азатлык язучы белән яшерен узучы мәхкәмәләр, аны эзәрлекләү, сүз иреге, тарихта ачылмаган сәхифәләр турында сөйләште.
Азатлык студиясенә Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан парламенты депутаты, Рамил Төхвәтуллинны чакырдык.
дәвам