Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миләүшә Хәбетдинова: "Килмешәк мәдәният төзү белән шөгыльләнәбез"


Миләүшә Хәбетдинова: "Килмешәк мәдәният төзү белән шөгыльләнәбез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:26:44 0:00

Миләүшә Хәбетдинова: "Килмешәк мәдәният төзү белән шөгыльләнәбез"

Азатлыкның "Минемчә" проектында татар җыры, театр сәнгате, әдәбиятның бүгенге торышы, ни өчен яшьләргә мәйдан бирелмәве турында әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова белән сөйләштек.

5 декабрь Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында "Алтын Казан" тамашасының премьерасы узды. Ул мәгълүм "Үзгәреш җиле" проектының быелгы чыгарылышы итеп тәкъдим ителде. "Алтын Казан"ны яшь композитор Эльмир Низамов язган, һәм ул үзенең шушы әсәрен, дөньяда инде күптән танылган, әмма татар эстрадасы өчен яңалык булган музыкаль тамаша формасы, мюзикл буларак тәкъдим итте.

Либретто авторы Ренат Харис, тамашада Филүс Каһиров, Эльмира Калимуллина, Артур Исламов, Эльмира Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов кебек яшь, әмма инде танылган җырчылар катнашты. Шулай итеп "Үзгәреш җиле" татарга да яңа бер форма китерде, һәм һәр яңалык белән булган кебек бусы да кайнар бәхәсләр уятты. Кирәкме бу татарга, кирәкмиме, гомумән, читтән ясалган мондый мәдәни йогынтылар татар сәнгатен баетамы, әллә юк итәме, әлбәттә инде, моң төшенчәсе дә читтә калмый – ул сакланамы, югаламы, һәм башка шундый кызыклы сораулар туа.

Шулар хакында без бүген "Минемчә" студиясендә Миләүшә Хәбетдинова белән сөйләшәбез, ул Азатлык укучыларына таныш шәхес, галимә, сәнгать белгече, халыкча итеп әйткәндә, татар мәдәнияте өчен җаны әрнегән кеше.

— Сәнгать белгече түгелмен, мин – укытучы, әдбият белгече, әмма мин сәнгатьне яратам, тамашачы буларак үз фикеремне әйтергә хокукым бар дип саныйм.

— Әдәбият та мәдәниятнең бер зур өлеше, алар бер-берсенә бәйләнгән, шуңа да Сезне чакырдык. Миләүшә ханым, Сез, татар мәдәниятенең бүгенге хәле, хакимиятнең, аерым түрәләрнең бу өлкәдәге сәясәте мәсьәләсендә иң актив, нык авазлы тәнкыйтьче булып торасыз. Татарның мәдәни хәлен ничек бәяләр идегез? "Алтын Казан" мисалында ниләр әйтер идегез?

Татарның мирасын, мең еллар буена җыелган мал-мөлкәтен өйрәнмичә яңа мәдәният булдырырга тырышу күзәтелә

— Кызганычка, "Алтын Казан"ны карамадым, ләкин мәдәниятнең бүгенге хәлен бәяли алам. Минемчә, хакимият мәдәнияткә карата фикерен үзгәртте. Күп акча бүленә, мәдәният дөньясында үзгәрешләр кичерә. Әмма яңа мәдәният миллиме дигән сорау туа, ә аңа җавап табу авыр. Йорт нигезсез тора алмый, мәдәниятне дә нигезсез үстереп булмый. Татарның мирасын, мең еллар буена җыелган мал-мөлкәтен өйрәнмичә яңа мәдәният булдырырга тырышу күзәтелә. Әйе, Африка аһәңле җырларны татар мәдәниятенә кертәбез, җырлар язылганда чит ят аһәңнәр дә кереп китә. Мәдәният өлкәсендә иҗат итүче яңа буын үз туган мәдәниятен икенче сорт дип саный. Кызганыч, һич кабул итеп булмый бу күренешне. Совет чорында ук татар сәнгатенә зыян салынды, тарих өйрәнелмәде. Шәхес булып формалашкан вакытта, күрәсең, яшьләр ул белемне сеңдерә алмаган.

— Миллилек тамырылары турында әйтәсез, югала дисез. Ул тамырлар нидән гыйбарәт, әйтә аласызмы?

— Һәр халыкның үзенең аһәңе, ритмикасы, образ системы бар. Образ системы аркылы рухи халәтен, фикер йөртүен аңлатып була. Менә урыста бер әйтем бар: "Жизнь прожить – не поле перейти", ә татар кешесе исә тормышның авырлыгын аңлатыр өчен Илһам Шакировка ияреп "Карурман"ны суза. Татар моңы безгә ана сөте белән сеңә. Ә хәзер "перезагрузка" диләр, тик моның белән без үз уникаль мәдәниятебезне чәлпәрәмә китерәбез. Без яңартабыз, яңа сулыш дибез, тик бу безгә ят.

Һәр халыкның туган җир, дин, әхлак төшенчәләре төгәл билгеләнгән

XX гасыр башында Салих Сәйдәш, Кәрим Тинчурин кебек шәхесләр барлыкка килгән. Әлегә кадәр аларның әсәрләре карала, көй, җырлары тыңланыла. Алар татарга якын, татарның җаны аларны кабул итә. Бу шәхесләр — татар мәдәнияте эчендә үскән, тарихын белеп формалашкан кешеләр. Дөньяда булган яңалыкларны өйрәнеп, белемнәрен туплап, иҗат иткәннәр. Алар да яңа форматлар эзләгән, яңа жанрлар тудырган. Әмма алар милли аһәңне нечкә тоеп иҗат иткән. Нәрсә ул милли мәдәният? Һәр халыкның туган җир, дин, әхлак төшенчәләре төгәл билгеләнгән, тирә-як мохит кагыйдәләре, бәйрәм, каһарманнар, тарихи, календарь вакыйгалар аркылы халык үзен билгели. Болардан баш тартабыз икән, татар булып калабызмы? Мине бу сорау борчый.

— Килешәсездер, бүгенге мәдәният – ул көзге. Мәдәният үзеннән-үзе үзгәрми, җәмгыять үзгәрә. Татар очрагында менталитет үзгәрүенә дә бәйле, чөнки без аерым бер дәүләттә түгел, ә башкалар дәүләтендә яшибез. Моңа өстәп тел мәсьәләсе дә бар, аның белән хәлләр хөрти. Тел югала икән, эчтәлек, Сез әйткән аһәң, моң да үзгәрә. Проблемнар күп. Җәмгыять тәррәкыят итә икән, мәдәният тә үзгәрми кала алмый.

Шулай да, дәүләт һәм мәдәният турында сөйләшик әле. Сез мәдәният министрлыгы ролен ничек итеп күрәсез? Ул гади бер акча бүлеп утыручы гына булсынмы, әллә сәнгатькәрләр өчен үзенә күрә бер сыйфат үрнәге, эталоны булдырып, югары сыйфатлы сәнгатьне генә кайгыртсынмы, әллә аның бөтенләй кирәге юкмы?

— Мәдәният министрлыгы бүген акча бүлүче вазифасын гына үти, чөнки министрлыкта татар халыкның тарихын, иҗатын өйрәнгән белгечләр юк. Әйе, алар комиссияләр җыя, эшлиләр кебек. Әмма кадрлар китүе дә күзәтелә. Суверенитет елларындагы казанышларны барлап, анализлап, ничек, кая таба үсәбез дип юнәлеш күрсәтүче юк. Бәлки, авыр фикер әйтермен, әмма татарда килмешәк мәдәнияте формалаша башлады. Тамырсыз мәдәният. Без кемдәдер, әһә, кызык алым дип күреп алабыз да файдаланабыз. Ләкин аның татарга әһәмияте нинди?

Бер көнлек мәдәният төзү белән шөгыльләнәбез. Мин аны килмешәк мәдәният дип атыйм

"Үзгәреш җиле" концертлары узды, андагы җырларның нигез, мәгънәсен үзгәртеп башкарганнан соң халык бу җырчыларга кушылып массачыл рәвештә җырлый башладымы? Халык аларны үзенеке дип кабул иттеме? Бер көнлек мәдәният төзү белән шөгыльләнәбез. Мин аны килмешәк мәдәният дип атыйм. Татарның йөзек кашы булган "Зиләйлүк", "Карурман" кебек җырлар дәрәҗәсендә, шушы бөеклектәге мәдәният тудыра алабызмы? Безнең бабайлар да чит мәдәният белән катышып яшәгән, әмма үрнәк булырдай иҗат әсәрләрен тудырып безгә җиткерә алган.

Моңа кадәр мәдәнияткә дәүләт акча бирми диделәр, бирә ул акчаны. Әмма хакимият сәнгать әһелләреннән сыйфатлы әсәрләрне таләп итә белми. Акча бирелә, хисап концерты уза, ә нинди нәтиҗә ясала? Сәнгать кешесе кая барганын белми, моның өчен тәнкыйть кирәк, фикер әйтелүе мөһим. Татар театрлары ни өчен алга китте? Аларда даими лабораторияләр уза, тәнкыйтьчеләр фикерләрен әйтә, театрлар аларның сүзләренә колак салып, яхшы якка үзгәрә. Ә башка тармактагы иҗатчылар тәнкыйтьне кабул итә алмый, каты әйтә дип качалар, ябылалар. Шуның аркасында үсмибез, песине яраткан кебек үзебезне сыйпап торабыз.

— Сез кызык фикер әйттегез, элеккеге буын татар әһелләре татарның үлмәс әсәрләрен тудырды, мәдәният традицияләрен саклап калды, ә яңа буын андыйга сәләтле түгел дидегез. Әмма алар башка шартларда яшәгән, XX гасырга кадәр татар милләт буларак яшәгән, глобальләшү, аралашу булмаган, мәдәниятләр бер-берсе белән кисешмәгән. Хәзерге шартлар башка, татарны саклап килгән урын авыл дибез, әмма анда аралашу урысча, көне-төне урыс телевидениесен карыйлар, аны кызыграк дип саныйлар. Мәдәниятне булдырган чишмәләр саегып бара икән, яңа формалар эзләүгә каршы килү, бәлки, дөрес түгелдер.

Яңа формаларга каршы түгелмен. Яңа формалар белән халыкка нинди мәгълүмат җиткерәбез дигән сорау куям

— Яңа формаларга каршы түгелмен. Мин яңа формалар белән халыкка нинди мәгълүмат җиткерәбез дигән сорау куям. Без халык буларак формалаштырган мәдәният тудырабызмы? Дөньяга чыгарып күрсәтерлек булачакмы ул? Яки без башкаларны кабатлыйбызмы, сәхнәдә унынчы, егерменче копия тудырабызмы? Александр Ключарев татар мәдәниятенә килде, аның белән бергә татарда джаз, эстрада барлыкка килде, әмма татар сәнгатенә зыян салынмады, үзенчәлек кенә өстәлде.

"Безнең җыр", "Яңа татар җыры" фестивальләрен карадык, "Үзгәреш җиле"н дә күрдек, әмма монда яңгыраган әсәрләр чит мәдәниятнең күчермәсе генә. Без үсмибез. Балалар, яшүсмерләр гомумән корея музыкасын тыңлый. Кечкенә милләт, ә бөтен дөнья яшьләре өчен үз музыкаларын кәттә итеп тәкъдим итә алган.

— Бу — глобаль тенденция, аларның музыкасын бөтен дөнья тыңлый.

— Менә алар бу ысулны белә, ә без — юк. Яшьләр белән аерым эшләргә кирәк, интернетта аларга кызыклы видеоконтент булдырылуы мөһим. Без бит аларны үз мәдәниятебез белән алар аңлаган, кабул иткән форматта таныштырмыйбыз да.

— "Үзгәреш җиле" оештыручылары нәкъ яңа формалар белән татар җырын бар дөньяга танытабыз дип аңлата. Сез моның белән килешмисезме?

— Юк, килешмим. Бу формалар заманча, әмма яңалыгы нидә? Аларны инде бөтен дөнья белә. Индианнарны затлы ташлар урынына пыяла биреп алдаган кебек безне дә алдалыйлар. Милли кыйммәтләребезне аңламыйбыз, кадерләмибез.

— Башка тармаклардан аермалы татар театрлары юлын таба алды, иске традицияләрне саклый, шул ук вакытта яңа формаларны да үз итә дидегез. Бу яхшы үрнәкме?

Татар театрына йөрергә ияләнгән тамашачылар картая бара, яшьләрне җәлеп итәр өчен яңа ысулларны куллану кирәк

— Татар театрлары гел алда барды, әмма аларга да сораулар бар. Пандемия гаеплеме – белмим, әмма театрлар да кризис кичерә. Алар да юл эзлиләр. Алар да тамашачыны залга китерү турында уйлана. Татар театрына йөрергә ияләнгән тамашачылар картая бара, яшьләрне җәлеп итәр өчен яңа ысулларны куллану кирәк. Быел мин зур ачышлар күрмәдем, моны кризисның бер билгесе дип кабул итәм. Яңа формат артыннан куып анда да эчтәлек югала. Театрлар моны эчтән тоя, эзләнә.

Шулай да пандемия вакытында шәп әсәрләр сәхнәгә менде. Мисал өчен, Әлмәт татар театры "Кайда синең илең?" дигән спектакль чыгарды. Шаккаттым: бер яктан тамашачыны легионерлар тарихы белән таныштырдылар, икенче яктан музыкаль энциклопедия буларак 1920нче елларда туган музыка әсәрләре белән таныштырып, татарның дөнья мәйданында тоткан урынын да күрсәтә алдылар.

— Театрдагы эчтәлек аксый дигән фикерегезгә килгәндә, бу бит әдәбият торышы белән дә бәйле. Шигърият бар, ә прозага килгәндә хәлләр мактанырлык түгел. Ягъни бу театрның бәласе генә түгел, әдәбият проблемы да.

— Әйе, театрга эчтәлекле, кызыклы текстлар җитми. Тамашачы да үзгәрә, аның материалны кабул итү психологиясе дә үзгәрә, ә язучылар элеккеге халәттә яши. Татар театрлары лабораторияләр оештырып, үзләренә кирәкле әсәрләр тудыру юлында эш алып бара. Безгә көчле язучылар кирәк, ә андый язучы булыр өчен тәҗрибә дә, белем дә, туган мәдәнияте белән бергә дөнья сәнгатен дә белү кирәк. Милли һәм дөнья белемнәрен тоташтырып, яңа формага кертеп, укучыга, тамашачыга яңа әсәрләр бүләк итәргә тиеш язучылар. Бу яктан без аксыйбыз. Әйткәнемчә, театрлар эчтәлекле текстларга сусаганга күрә эзләнә.

Быел борынгы төрки риваятьләрне өйрәнгән белгечләрне туплап, авторлар белән очраштырып, уртак "Аһәң" дигән проект туды. Яңа әсәрләр туар дип өметләнәм. "Камал мәктәбе" уңышлы эшли, алар аның кысаларында тамашачыны театрның сәнгать тарихы, режиссер осталыгы белән таныштыра. Камал театры үз тамашачысының сәнгать дәрәҗәсен, белемен арттырды. Мәсәлән, Илгиз Зәйниев "Әкият"тә татар курчак спектакльләрен зур сәхнәгә чыгара алды, кызыклы эшләр башкара.

— Бу бит аерым шәхесләр уңышы, совет чорындагы кебек бер дулкын булып язучылар катламы юк диярлек. Сездә татар шагыйрьләре, язучылары һаман шул совет чоры менталитеты белән яшәвен дәвам итә дигән хис тумыймы? Алар һаман, мәсәлән, Язучылар берлеге тирәсендә туплана, ә бу бюрократик бер структура, аның җитәкчесе машинада йөртелә, офиста утыра, үзенә күрә әдәби генерал. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзе җитәкләгән оешманы Мәскәүдәге Русия язучылар берлегенә кушу ниятен белдерде. Гомумән, бу оешма кирәкме, аларның эшчәнлекләрен ничек бәялисез?

— Бу иҗади оешма әдәбиятның үсешенә, әдәби әсәр эчтәлегенә, сыйфатына тәэсир итми. Комиссияләр юк, алар премия бирү турында гына фикер алыша. Элеккеге кебек җыелышып, аерым әсәрләрне тикшереп, анализ ясалып, бәя бирелми.

— Бу турыдан-туры берлек эше, ул аны башкармый икән, нигә кирәк ул?

Язучылар ялкауланды, алар бер-берсенең әсәрләрен дә укымый

— Әйе, бу – берлек бурычы. Хәзер язучылар шулкадәр ялкауланды, алар бер-берсенең әсәрләрен дә укымый. "Казан утлары" журналында ниндидер әсәр басылып чыга, укыйм, фикер алышырга кеше кирәк, ә табалмыйм! Бик сирәкләре генә укып, аннары фикерләшергә ризалык бирә. Алар кемнең ни язганын белми икән, бу бит фаҗига. Картлык галәмәте, күрәсең бу. Язучылар арасында үзара көнләшү хисе дә бик көчле.

Татарстан Язучылар берлеген тәнкыйтьлиләр, мин ул юлга басасым килми, татарларны аерым көчләр бер-берсенә каршы куеп, иҗади көчне юкка чыгарырга тели. Берлек тирәсендәге барган бәхәсне күзәтәм. Минемчә, берлек утырган бина кемнедер кызыксындыра. Шуның бәрабәренә аларны тәнкыйтьләп Татарстан Язучылар берлеген юк итү дөрес түгел. Аны эшләтү механизмнарын эзләргә, булдырырга кирәк. Проза, поэзия комиссияләре эшләсен, яшьләрне өйрәтсеннәр. Мондый тәҗрибә бик кирәк. Шигърият көчле, үсештә дибез, чөнки әдәби осталык мәктәбе уңышлы эшли. Шәриф Камал музеенда Китап йорты бар. Бермәл карыйм Йолдыз Миңнуллина кереп китте, аның артыннан берничә яшь егет, кыз иярде, алар - шигырь язарга өйрәнүчеләр. Алар эшли.

— Ә ни өчен Йолдыз Миңнуллина кебек яшьләргә дәрәҗәле вазифалар бирелми? Ник алар берлек рәисе түгел, ник аларга эш бирелми?

— Мин берлек әгъзасы түгел, аны язучылар үзләре хәл итә. Мин үзем берлектә тормыйм, һәр кеше минем халкым юкка чыга, тарихи мәйданда без милләт буларак калабызмы дигән сорау куеп, һәрберебез үз урынында мөмкин кадәр сыйфалы әсәрләр иҗат итәргә тиеш. Өлкән буында белем зур, алар аның белән бүлешергә тиеш. Проза лабораториясе, мәсәлән, эшләми, драматургия лабораториясендә әсәрләрне укыйлар, әмма анализ ясалмый. Яшьләргә ярдәм кирәк. Алар яңа форматны белә, ләкин милли эчтәлек аксый. Алар бит мәктәптә әдәбиятсыз, тарихсыз үскән буын.

* * *

Сәнгать өлкәсендәге яңалык вә искелек, новация һәм традиция проблемы мәңгелек инде ул, шуңа бүгенге көндә дә шул тирәдә барган бәхәсләрне тыныч кына, шулай тиеш дип кабул итәргә кирәктер. Киресенчә, алар булмаса, милләт борчыла башларга тиеш, бу үзеннән-үзе аның мәдәни үсешендә куркыныч торгынлык башлануын күрсәтә дигән сүз.

Иң мөһиме – бүгенге әңгәмәдәшебез Миләүшә ханым да, ул тәнкыйтьләгән яшь сәнгатькәрләр дә милли мәдәниятнең бүгенге хәленә битараф түгел, нәрсәдер эшләргә тырыша, яңа калыплар эзли. Ягъни, татарның "Хәрәкәттә – бәрәкәт!" әйтеменә нигезләнеп ниндидер эш алып барырга омтыла. Монда шул омтылу, рухлану моменты иң мөһиме кебек. Хәрәкәтләнеп, омтылып, хыялланып яшик!

XS
SM
MD
LG