Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таһир Вахитов: "Куштауга хәтле халык йоклап яткан сымаграк иде"


Таһир Вахитов: "Куштауга хәтле халык йоклап яткан сымаграк иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:21:58 0:00

Навальный белән бәйле вакыйгалар гадәттә федераль сәясәт белән артык кызыксынмаган татар белән башкортны да читтә калдырмады. Уфа һәм Казанда узган урам җыеннарына меңнәрчә кеше чыкты. Шушы хәлләр һәм төбәктәге башка үзгәрешләр турында Уфадан танылган журналист Таһир Вахитов белән сөйләштек.

2021 елга эчпошыргыч һәм арта барган торгынлык хисе, көннән-көн азган хакимиятнең булдыксызлыгыннан һәм кыланышларыннан тую, өстәвенә әле очы-кырые күренмәгән ковид депрессиясе белән кергән җәмәгатьчелек, соңгы атна-ун көндә ниндидер бер көтелмәгән җанлылык кичерә, гаиләләрдә, социаль челтәрләрдә кызу бәхәсләр бара, төрле тамгалар, ярлыклар тагыла – һәм моның сәбәбен аңламаучылар инде калмагандыр, ул Алексей Навальный исемле бер кешегә бәйле. Бу, гадәттә федераль сәясәт белән артык кызыксынмаган татар белән башкортны да читтә калдырмады, Навальный, әлбәттә, үзенең Русиядәге ришвәт вә коррупциягә каршы көрәше белән соңгы елларда нык танылды, ләкин Казанда да, Уфада да аны үз итүчеләр моңа кадәр аз булды.

Моның үз сәбәбе бар — Навальный, заманында урыс милләтчелеге, мөселманнарны өнәмәве, ксенофобия белән мавыгуы сәбәпле, соңрак Путин режимына каршы булса да, милли азчылыклар тарафыннан ул нигездә барыбер шул Мәскәүдәге федераль элитаның бер вәкиле буларак кабул ителде. Ә Мәскәүне, аның Путин килгәч тә ачыктан-ачык үзәкләштерү һәм урыслаштыру сәясәтен башлап җибәрүен татар-башкорт яхшы белә. Тик шулай да соңгы 5-6 ай эчендә бу караш үзгәрде кебек, моны 23 һәм 31 гыйнварда Уфа һәм Казанда булган протестлар бик яхшы күрсәтте. Анда мәйданнарга меңләгән кеше чыкты.

Бүген без шулар һәм төбәктәге башка шундый үзгәрешләр турында танылган журналист, 12 ел Башкорт иярчен телевидениесендә (БСТ) эшләгән Таһир Вахитов белән сөйләшәбез.

— Сөйләшүне шуннан башлыйк әле – гади халыкның кәефләре, хакимият турындагы уй-фикерләре үзгәрүенә бер Навальный гына сәбәпче түгел, әлбәттә, Башкортстанның үзендә дә шактый мөһим вакыйгалар булып алды. Шулай да, сез элек Навальный хакында ни уйлый идегез, һәм дә хәзер ни уйлыйсыз?

Навальныйны элек тә белми идем, хәзер дә белмим — нинди кеше ул, нинди максат артыннан куа

— Навальныйны элек тә белми идем, хәзер дә белмим — нинди кеше ул, нинди максат артыннан куа. Сөйләгән сүзләре аңлашыла, әлбәттә, әмма нинди дәлилләргә таянып эш итә — анысын мин әйтә алмыйм. Хак сүзләр сөйлиме ул, юкмы. Шулай да бөтен Русиядә соңгы арада митинглар булып үтте бит инде, бездә Уфада да булды, бик күп кеше чыкты. Әмма әйтәсем килә, бөтенесе дә Навальный өчен чыкмады, һәрбер кеше үз проблемнарын күтәреп чыкты, ул да булса торак-коммуналь хезмәтләр (ЖКХ), менә әле республикада өйне җылыту өчен түләүләр капыл артып китте. Шуның өчен чыкты халык. Сәяси гаделсезлектән күп чыктылар.

Башкортстанда хакимият гамәлләре белән канәгатьсезлек август аенда, Куштау тирәсендәге хәлләр, бигрәк тә анда Хәбиров идарәсенең шиһанны якларга җыелган халыкны ОМОН тарафыннан кыйнатуыннан соң кинәт артып китте. Күпләрнең күзләре шунда ачылды кебек.

Бу эзсез калмастыр дип уйлыйм. Республика хакимияте барыбер кайчан да булса халык белән санлашырга тиеш

— Дөрес. Дөрес фикердер дип уйлыйм, чөнки Куштауга хәтле халык йоклап яткан сымаграк иде. Куштау вакыйгалары үткәннән соң халык дәррәү күтәрелде, үзенең таләпләрен әйтергә өйрәнде, шулай ук үзенең риза булмаган темаларын күтәрә башлады. Күп-күп оешмалар барлыкка килде — җәмәгать оешмалары, сәяси оешмалар. Бу эзсез калмастыр дип уйлыйм. Республика хакимияте барыбер кайчан да булса халык белән санлашырга тиеш. Һәм шуңа таба барабыздыр дип өмет итәм.

—​ 15 августта Инстаграмыгызда "Хезмәттәшләрем, гафу, мин эшемнән китәм" дигән пост чыкты. Бу – каналда 12 ел эшләгәннән соң, анда танылган йөзгә әйләнгәннән соң. Шул көннәрдә ниләр кичердегез?

— Искә төшерәсе дә килми шул. Шулай да ярар, сорау булгач, җавап булырга тиеш.

—​ Ник сорыйм, чөнки андый карарлар кабул итү алдында калу, андый сайлау ясау хәзер күпләр алдына килеп басты.

Бу бит безнең республика, кайсы районга аяк бассак та, без анда үзебезнең өйдә сымак тоярга тиеш үзебезне

— Бик кыен чор булды. Шул бер атна — 9 августтан алып 15-16 августка кадәр бик авыр чор булды, чөнки әлеге заманда интернет бар, интернет булмаса, аны күрмәс тә, белмәс тә идек, бәлки. Бик каты алышлар, шул ук гаделсезлек, Башкорт сода ширкәте (БСК) ягыннан, куәт структуралары ягыннан кешене җәберләү сымак күренешләр интернетта күренеп барды. Бу бит безнең республика, һәм кайсы районга аяк бассак та, без анда үзебезнең өйдә сымак тоярга тиеш үзебезне, һәм Куштауда шул хисләр миндә шул тиклем ташып чыкты, һәм, түзә алмый, шундый карарга килдем.

— ​Куштау тирәсендә гаделсезлекләрне күрү, әлбәттә, бер нәрсә. Аны күп кеше - Уфада да, Башкортстанда да, хәтта читтә, Татарстанда да аңлаганнардыр, чөнки ул чыннан да искиткеч табигать һәйкәле, матур җирләр, әлбәттә, аны аңлау бар. Ул гаделсезлеккә сез борчыласыз, күрәсез. Ләкин икенче яктан гаиләне кайгырту дигән нәрсә бар, яраткан эштән китү дигән нәрсә бар. Шул ук Инстаграмыгыздан беләм инде - яңа йорт та төзеп маташасыз бит әле. Шундый чакта менә шундый карар кабул итү ничек булды ул? Кеше андый карарга ничек килә?

Ирләрчә хәл иттем, ирләрчә чыгып киттем, шуның өчен бер дә үкенмим

— Ул адымга баруы авыр туры килде, һәм артабангы әлеге тормышта да барыбер авыррак ни дисәң дә, әмма бернинди үкенеч тойгылары юк. Ирләрчә хәл иттем, ирләрчә чыгып киттем, шуның өчен бер дә үкенмим. Аяк-кул бар, исәнлек бар, балалар исән, Аллаһка шөкер, акчасын эшләрбез, өе дә төзелер. Телевидениегә килгәндә, хезмәттәшләрне сагындыра. Нык сагындыра. Бик яхшы эш урыны иде, бик уңай хезмәттәшләр минем, үз эшенең осталары. Аралашып торабыз, язышып, шалтыратышып, күрешеп торырга тырышабыз. Барысы да яхшы.

—​ Анда калганнар белән, димәк, элемтәгез өзелмәде инде. Алар сез килешмәгән эшне дәвам итә, ләкин сез алардан хәзер читләштегез. Аралашуда менә бу проблем үзен ничек тә булса сиздерәме?

— Кемдер белән сиздерә. Күпчелек минем яклы дип әйтсәм дә хата булмас, көлеп-шаярып разрядка оештырабыз. Андый темага бик кереп китәргә тырышмыйбыз.

— ​Инде әйтүемчә, Навальный өндәгән протестларга чыгаргамы, юкмы дип, бар ихтимал сөземтәләрне дә уйлап, үзләре өчен авыр карарга килү мизгелләрен бу көннәрдә Уфада да, Казанда да күпләр кичергәндер. Һәм федералларның урамдагы халыкка карата чамасыз көч куллануын, рәхимсезлеген күргәч, андый дилемма белән калучыларның киләчәктә дә күп булачагын абайлап була. Шундый авыр карар кабул итү алдында торганнарга сез, моны үз башыгыздан кичергән кеше буларак нинди киңәшләр әйтер идегез?

Навальный, йә башка берәрсен тыңлап түгел, ә йөрәгең кушканны эшләргә кирәк

— Йөрәк кушуы буенча эшләсеннәр дип әйтер идем. Навальныйны тыңлап, йә икенче берәрсен тыңлап түгел, ә үзләренең йөрәге ни куша, шул иң яхшы адым буладыр дип уйлыйм. Әмма барыбер йөрәк белән баш бер чылбырда булырга тиештер дип уйлыйм, чөнки йөрәк ул кызурак, ә баш әзрәк туктатып-туктатып торырга тиеш, чөнки кызу адым эшләп, үзеңә аламарак эшләве ихтимал.

—​ Ләкин әйтүегезчә, сезнең үзегездә үкенү юк менә бу адымыгызны ясаганга?

— Юк, мин бу адымны ниндидер хата булгандыр дип уйламыйм, алай дип исәпләмим.

— ​Уфа протестларында халык бик күп катнашты, моны беркем дә көтмәгән иде дияргә була, һәм анда Навальныйга хас төркемнәр генә түгел, башкорт милли хәрәкәте вәкилләре дә шактый иде. Алар ни дип килде бу җыеннарга?

— Башкорт хәрәкәтен әйтәсезме?

— ​Башкорт хәрәкәте, һәм, минемчә, башкорт кына түгел, татар хәрәкәте. Уфадагы татарлар да чыктылар бит инде анда, урыслар да чыкты.

— Бая әйтеп үтүемчә, һәрберсенең үзенең проблемы, һәрберсе шул проблемнарны йөкләп чыкты. Митингта, протестта кычкыручылар күп булды, шулай темалар да күп иде. Кемдер Навальный өчен, кемдер ЖКХ проблемы белән чыккан. Әлеге соңгы митингта милләтчелек, милли темалар күтәрелмәде, шуңа күрә бу тема турында әйтә алмыйм.

— ​Минем исемдә бигрәк тә Салават Юлай һәйкәле янындагы халыкның "Аквадискотека" дип кычкыруы истә калган, күрәсең, бу Навальныйның "Путин сарае" турындагы фильмына турыдан-туры ишарә. Күпчелекне илдәге коррупция мәсьәләсе нык борчыйдыр дип уйлыйм.

— Әйе, шулай. Сәяси гаделсезлек дип әйтер идем.

—​ Тагын бер төркем дә күренде – үзләре хакимияттә булмасалар да, шул хакимиятнең протестларга каршы төрле хәйләләрендә катнашканнар, җәлеп ителгәннәр. Араларында күренекле кешеләр дә бар иде. Куштауны яклаганда да булды андый кешеләр. Сез андыйлардан түгел, каршы яктан. Алай да, хакимият уенына кушылып киткәннәрне аңлыйсызмы?

— Бер яктан аңлыйм да, икенче яктан аңламыйм да. Бәлки алар үзләрен дөрес эшлибез дип уйлыйдыр. Әмма барыбер күпчелек гаделлек халык ягында, шуның өчен берәр вакыт үзләренә оят булыр дип уйлыйм.

— ​Казандагы татар хәрәкәте, бигрәк тә йомышлы татарлар, хакимият кочагына кереп оялаганнар, нигездә Навальныйны әле дә кабул итә алмый. Һаман да аның элекке еллардагы исламофобик карашларына басым ясый, татарга аның ярдәме тимәячәк дип кырт кисеп утыра. Алар моны югарыда утырган түрәләр кушуы белән дә эшләве ихтимал, әлбәттә. Андыйларга ни әйтеп була? Башкорт хәрәкәте бу мәсьәләдә Русиядәге башка оппозиция белән ничектер күпкә берләшебрәк хәрәкәт итә кебек.

— Шулайдыр. Сез башкорт хәрәкәте дип "Башкорт" оешмасын әйтәсезме?

—​ Юк, гомумән башкорт милли хәрәкәте турында. Аңлыйм, конгресс та бар - анысы тулысынча хакимият ягында, тыелган "Башкорт" хәрәкәте дә бар, башкорт мәнфәгатен кайгырткан милли интеллигенция бар. Алар татар милли хәрәкәте белән чагыштырганда күпкә кимсетелгән хәлдә кебек. Һәрхәлдә, әлегә кадәр шундый хис калган иде.

— Бар, бар, ул безнең Рөстәм Хәмитов (Башкортстанның элекке башлыгы — ред.) вакытыннан башланды. Әзрәк башкорт теленә шундый басым киткән иде. Башкорт телен укытуны киметүдән башланды һәм менә шул "Башкорт" оешмасын эзәрлекләп, тәки экстремистик оешма эшләп куйдылар бит инде, бу да сөземтәсез калмагандыр дип уйлыйм.

— ​"Навальный – шушы черегән, әмма татар һәм башкорт кебек милләтләргә явызлыгын көн дә күрсәтеп торган тоталитар хакимиятне үзгәртер өчен бер корал гына, аның федерализмга карата анык позициясе юк, икенче яктан, бу очракта аның әлеге мәсьәләдәге карашларына тиешле юнәлештә тәэсир итеп була" диючеләр дә бар. Болар инде оптимистлар. Навальныйны кире какмыйлар. Әлбәттә, ул элек ниндидер белдерүләр ясагандыр, ләкин хәзерге вакытта төп каршылык тудырган, төп зыян салган үзәк хакимияткә каршы торуда төп фигура дип әйтүчеләр. Моңа ничек карыйсыз, килешәсезме моның белән?

— Килешәмдер, дип уйлыйм, чөнки бүгенге көнгә тиклем андый кеше юк иде. Булса да, бәлки, бу дәрәҗәгә хәтле күтәрелгән кеше булмады. Навальный барыбер бөтенесенең дә тел очында, күпләр белә. Шуның өчен бу эштә әлеге вакытта иң зур фигура дип уйлыйм.

—​ Ягъни, милли хәрәкәтләргә ниндидер бер идеаль фигура көтеп торасы юк, булганы белән эшләргә кирәк дигән караш белән килешәсезме?

Милли тема — бик авыр, четерекле мәсьәлә

— Милли хәрәкәтләргә әлеге вакытта авыррак туры килә. Менә шул милләтчелек, милли темаларны күтәрә башласаң, үзебезнең Башкортстандагы соңгы вакыйгалардан чыгып әйтәм, экстремистик оешма итеп ясаулары ихтимал. Төрле-төрле проблемнар килеп туа, кая карама киртәләр тудырачаклар. Милли тема — бик авыр, четерекле мәсьәлә. Күтәрелә алса, яхшы да булыр иде, әмма әлеге вакытта күтәрелә алмас дип уйлыйм.

— ​Менә шул федерализм принципларын торгызу өчен дә күптән түгел генә Уфада "Республика" дигән яңа бер хәрәкәт башланып китте. Аның эшендә сез дә катнашасыз. Төп максатлары турында әйтеп китегез әле.

—"Республика" хәрәкәтенең төп максаты — без аны бергә җыелып түгәрәк өстәлдә презентация ясаганда төп концепцияләрне билгеләп үттек, иң беренче адымнарның берсе — гадел сайлаулар үткәрүгә булышлык итү, күп итеп күзәтүчеләр әзерләү, һәм халык ягыннан лаеклы дип танылган намзәтләрне ничек тә булса төрле кимәлдәге сайлауларга үткәреп — авыл шурасы булсынмы, кала шурасымы, Русия думасымы — шул намзәтләрне үткәреп, бергә уртак фикергә килеп, шул темаларны артабан алгы планга үткәрергә булышлык итү.

—​ Ягъни бу конкрет җирле сайлауларны тиешле дәрәҗәдә, хокук бозмыйча, канун бозмыйча тәртипле итеп үткәрү өчен генә төзелгән бер хәрәкәтме?

— Аның өчен генә түгел. Быелга шушы концепция белән барачакбыз, чөнки алдагы елда күп сайлау кампанияләре үтәчәк, әлеге вакытта төп мәсьәлә шул. Шуннан, Аллаһ боерса, менә шул депутатларыбызны үткәрә алсак, анда инде икенче таләпләр китәчәк.

—​ Ягъни бу хәрәкәтнең ниндидер зур платформага әйләнеп, конкрет башка төрле, башка дәрәҗәдәге проблемнарны күтәрү ихтималы кала әле?

Җитәкчеләре бер үк вакытта иң зур партиянең җитәкчеләре булып утыралар: бу да дөрес түгел

— Өмет итәбез, әлбәттә. Чөнки безнең сайлауларда төп проблемнарның берсе - сайлауга бюджетта эшләүчеләрне җәлеп итәләр. Бюджетчылар алар ниндидер бер кимәлдә барыбер социаль яктан якланмаган дип әйтимме, эшсез калудан куркалармы, шуның өчен сайлауда аларны үткәрү дөрес түгел дип исәплибез. Шуннан район булсынмы, кала хакимиятеме — җитәкчеләре безнең әлеге вакытта иң зур партиянең җитәкчеләре булып утыралар: үзләре район башлыклары, үзләре урындагы партия бүлекләре рәисе. Бу да дөрес түгел дип уйлыйбыз, шундый эшләргә каршы эш алып барырга иде.

—​ Менә сезнең көрәштәшегез - Чакмагыш районыннан Руслан Нуртдинов шулай ук "Республика" хәрәкәтендә, төп максат - җирле хакимиятне ачык, халык алдында җаваплы итү, дип әйтә, зур сәясәткә керү теләге юк, ди. Гәрчә Казан, Уфаларда утырган түрәләрне хәзер турыдан-туры Мәскәү билгели, һәм аңлашыла ки, алар җирле халыкны түгел, ә беренче чиратта шул хуҗаларын кайгырта, кушалар икән – Куштауны да сата, салымнарны да Мәскәүгә җибәреп тора, ана телен мәктәпләрдән куа, башкортны татар белән талаштырып ята. "Республика" хәрәкәтендә җирле проблемнарның турыдан-туры бар Русияне янә унитар, Мәскәүдән генә идарә ителгән бер дәүләт итү тырышлыкларына бәйле булуын аңлау бармы?

Район башлыкларын турыдан-туры халык сайларга тиеш дип исәплибез

— Аңлау бар, әлбәттә. Әле әйткән сүзләрем тап шул мәсьәләләрне хәл итүгә багышланган. Чөнки район башлыкларын турыдан-туры халык сайларга тиеш дип исәплибез, алар өстән утыртылырга тиеш түгел. Халык ниндидер бер кимәлдә, шул ук район кимәлендә, берничә намзәттән праймериз үткәреп, лаеклы намзәтен сайлап утыртырга тиеш дип исәплибез.

* * *

23 гыйнвар протестлары алдыннан Инстаграмда чыгарган видео постында бүгенге әңгәмәдәшебез Таһир Вахитов бик мәгънәле сүзләр әйткән иде – "Башка эш табып була, үземнән беләм, ә менә тап төшкән намусны юып булмый". Ул моны протестларга каршы, андагы халыкка каршы чыгарылган ОМОН һәм полиция хезмәткәрләрен истә тотып әйткән иде. Асылда аның бу сүзләре, Русиянең бүгенге хакимияте гамәлләренә ничек карау, аларны ничек бәяләү белән интеккән һәркемгә кагыла дияргә була. Әлбәттә, бу бик катлаулы, авыр, олы бер әхлакый да мәсьәлә, әмма Русия дигән зур бер киңлектәге халык янә җайсыз сорауларга җаваплар эзләү, катлаулы карарлар кабул итү чорына кереп бара. Уфадан Таһир Вахитов ул карарны инде җәй аенда ук кабул итте. Шуңа да аның шушы сүзләренең бәһасе дә бөтенләй башка.

XS
SM
MD
LG