Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный протестлары. "Су ташкыны бәреп чыгачак, чөнки буа черек"


Казанда протест чарасы, 31 гыйнвар 2021

31 гыйнвар Русиянең дистәләрчә шәһәрендә оппозициядәге сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап икенче атна рәттән протест чаралары узды. Белгечләр билгеләвенчә, катнашучылар саны кимеми, куәт структуралары тагын да вәхширәк эш итә. Азатлык урам чараларына күзәтү тәкъдим итә.

"ОВД-Инфо" сайты мәгълүматына караганда, Русия буйлап узган протест чараларында барлыгы 5 меңнән артык кеше тоткарларланган. Шуларның 500дән артыгы Идел-Урал төбәгенә туры килә. Бу саннар тагы да артачак. Полиция урам чараларыннан соң да кешеләрне күзәтү камералары аша танып тоткарлау эшен башкара алуын дәлилләде.

23 гыйнвар чарасындагы тоткарлаулар, аннан соң булган мәхкәмәләр, кулга алулар, штраф салулар берникадәр кешене куркытыр дип көтелде. Моңа өстәп хакимият каядыр камчы белән куркытып, каядыр калҗа белән ымсындырып кешеләрне протест чараларына бармаска өндәде. Әмма кешеләр барыбер чыкты. Хакимият урамга чыгучыларны ничек тә булса киметеп күрсәтте. Мәсәлән, хакимият яклы медиа, куәт структураларына таянып, Казанда протест чараларында 300 кеше катнашты, 200 кеше тоткарланды дип белдерде.

Хакимият үзе киеренкелек тудыра

31 гыйнвар Казандагы урам чарасында журналист, җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко да тоткарланды. Ул Казанга Татарстанның мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе чакыруы белән лекция укырга килгән. Аны озак тотмадылар, җибәрделәр.

Шевченко Idel.Реалии хәбәрчесенә Казандагы урам чаралары турында күзәтүләре белән уртаклашты. Ул кешеләр белән аралашканын һәм алар арасында Навальный тарафдарларыннан тыш Путинның сәясәте белән килешмәүчеләр, коррупция күренешләре, татар теленең кимсетелгән хәле, полиция вәхшилегенә каршы урамга чыгучылар да барлыгын сөйләде.

Максим Шевченко
Максим Шевченко

"Хакимият урам чараларына чыгучыларны барысын да махсус "навальнист" дип күрсәтергә тырыша. Мин аралашкан кешеләр Навальныйга ихтирам белән карый, әмма барысы да аның өчен чыкмаган. Араларында яшьләр дә, өлкәннәр дә, урыслар да, татарлар да бар.

Бу — кануни, сивиль протест чарасы. Кешеләр үз шәһәрләре урамнары буенча йөрергә хокуклы. "Рубин" уеннарыннан соң кешеләр урамда йөри, шәһәр көне бәйрәме вакытында ник кешеләрне тоткарламыйлар? Полиция кешеләрне якларга, сакларга, аларга ярдәм итәргә тиеш. Менә монда җыелышыгыз, ә монда ярамый дип әйтергә тиеш.

Хакимият үзе киеренкелек тудыра. Мәскәүдән күрсәтмә килгән дип уйлыйм. Татарстан хакимияте үз кешеләрен кыйныйсы килмидер, бәлки. Әмма шул ук вакытта Мәскәү каршында беркемне дә тоткарламадык, берсен дә кыйнамадык дип җавап тота алмыйлар. Башка төбәкләрдә дә бу рәвешле эш итәселәре килми. Татарстанда кешеләр бер-берсен белеп, танып яши. Берәр апа килә дә: "Ай-яй, начар бит бу, энем!" дип шелтәли ала. Татарлар өчен җәмәгать фикере мөһим, президент өчен дә!

Су ташкыны бәреп чыгачак, чөнки суны тотып торучы буа черек

Мин тоткарлауларга каршы. Кешеләрне җибәрергә, берсенә дә җәза бирмәскә дип хакимиятне өндим. Әлбәттә, полициягә каршы һөҗүм ясауга каршымын. Әмма мин полициянең кешеләр артыннан йөгереп тотуларын гына күрдем. Алар җинаятьчеме? Юк бит, алар гап-гади кешеләр", ди Шевченко.

Аның фаразлавынча, протест чаралары тукталмаячак, бүгенге хәлләрне ул зур чараларының башы гына дип әйтте.

"Хакимият кешеләрне кыйнаячак, куркытачак, әмма кешеләр туктамаячак. Алар китаплар укый башлаячак, сәясәт белән күбрәк кызыксыначак.

Хакимият өчен иң куркынычы — 10 ел элек хакимияткә яхшы карашта булучылар, шул исәптән мин дә, бүген протест чараларында катнаша. Һәм мондыйлар күп, якынча кешеләрнең 40 проценты. Һәм алар иң ярсулы протестчылар. Су ташкыны бәреп чыгачак ул, чөнки суны тотып торучы буа черек", дигән фикердә ул.

Полициянең кырыслыгы арта

Тоткарланучылар 23 гыйнвар да, узган якшәмбе дә полициянең кырыс эш итүен билгеләде. Белгечләр Казандагы куәт структураларының әшәке кылануы кешеләрне куркытырга теләве белән бәйле дип аңлата.

Сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин хакимият нишләргә белмәгән саен, катырак эш итә һәм бу кешеләрдә тагын да катырак протест тудырачак дип сөйләде Азатлыкка.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Полиция хезмәткәрләре 1990нчы еллардан ук камчыларны каты тотарга, кешеләрне кызганмаска өйрәнде. Ә монда Мәскәүдән дә күрсәтмә төшкән. Ул язма рәвештә ясалмый дип уйлыйм, полициягә барысын да тоткарлауга, кыйнуга, мыскыллауга яшел ут кабызыла. Иң куркынычы — җәмгыятьнең полиция вәхшилегенә күнегүе. Полиция бит, кыйнавы табигый дигән караш яши. Бу төптән дөрес түгел. Аерым очрак белән көрәшергә кирәк, мәхкәмәгә биреп, шикаять итеп. Дәүләт системы үз кешесен бирмәс, әмма алар белән юридик телдә сөйләшү кирәк", ди ул.

Хакимият белән халык арасында каршылык арта барачак

Айсин фикеренчә дә, протестларны инде туктатып булмаячак. "Хакимият диалог кормый. Ул басым ясау, куркыту юлын гына белә. Хакимият белән халык арасында каршылык арта барачак, ул хокукый кысаларда эш итми. Хакимият үзен генә хаклы дип саный, мин — түрә, ә сез — коллар дип эш итә. Ә бу — көрчеккә терәлү дигән сүз", диде ул.

Бу протестларда тагын бер күренеш — хакимият яклы медианың протест чараларын тасвирлавы. "Татар-информ" үз сәхифәсендә дә, социаль челтәрләрендә дә полиция гамәлләрен мәрхәмәтле һәм итәгатьле дигән сүзләр белән язып барды. Бу рәвешле язу протестчыларны карга яткырып тоткан ОМОН хезмәткәренең мыскыллы, дорфа сүзләр белән җикеренгән видеосы таралганнан соң да дәвам итте.

Айсин фикеренчә, матбугат ирексез, хакимиятне дә, полициянең вәхшилеген дә акларга туры килә.

"Дәүләт медиалары өстән төшерелгән методичкаларга нигезләнеп эш иттеләр, бер рефрен кабатлады: урамга чыгучылар — провокаторлар, экстремистлар, ә полиция — тәртип саклаучылар. Бернинди дә вәхшилек юк дип кабатланды. Кешеләр бит башка картинаны күрә. Хакимият тә, аларга хезмәт күрсәткән медиага ышанып, чынбарлык белән элемтәне өзә ала. Халык дошманга әйләнәчәк.

Халыкны тигезсезлек борчый

Казанда протест чараларында катнашкан социолог Искәндәр Ясәвиев әйтүенчә, Навальный һәм аның командасы хәрәкәте нәтиҗәсендә киләчәк үзгәрешләр федерация субъектларына да кагылачак.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

"Иртәме-соңмы киләчәк үзгәрешләр федерация субъектлары, федерализация үсешенә тәэсир итәчәк. Минемчә, моны ычкындыру дөрес булмас.

Навальный һәм аның тарафдарларының Кремль һәм Путинга каршы чаралары мәдәният, телләр тигезлеге, субъектлар хокуклары өчен көрәшүчеләр мәнфәгатьләре белән туры килә.

Империягә каршы көрәшүчеләр таркаулыктан китәргә тиеш. Путин хакимияте үзгәрмәве мегапроблемасы берәм-берәм, төрле вакытта түгел, ә бердәм хәл ителергә тиеш", диде.

Социолог Игорь Эйдман протестларга чыгучылар арасында яшьләр артуын әйтә.

Игорь Эйдман
Игорь Эйдман

"Карьера төзергә кирәк булган яшьләр демократия юклыгын күрә, уңайлы тормыш булдыру мөмкинлеге аз булуын ачык аңлый. Социаль лифтлар эшләми. Бөтен җирдә югары вазифалар туган-тумачадан күчә: хәзерге түрәләр һәм олигархларның балалары үсте. Аңлашыла ки, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган яшьләр перспективаның булмавыннан канәгать түгел. Аларның, нигездә, "Сәяси тоткыннар өчен ирек" кебегрәк сәяси шигарләр белән чыгулары — хәзерге Русия чынбарлыгы белән аңлатыла, кеше социаль челтәрдә репост өчен генә дә утырырга яки шартлы җәза алырга мөмкин. Русиядә күпчелек заманча сәяси тоткыннар пәйда булды, шул исәптән яшьләр дә - моны сизми калу мөмкин түгел", ди ул.

Cәясәт белгече Аббас Галләмов әйтүенчә, халыкны урамга чыгарга тормыш дәрәҗәсе төшүе мәҗбүр итә.

Аббас Галләмов
Аббас Галләмов

"Кешеләр киләчәктән курка. Әйткәндәй, Путин сарае турындагы тикшерү фильмы халыкның ачу дәрәҗәсенә үз өлешен кертте: соңгы берничә елда Русиядә яшәүчеләрнең күпчелегенең керемнәре төшүе сурәтендә, лидерларының коррупциясе һәм байлыгын күрү диссонанс кына түгел, мыскыллау кебек кабул ителә.

Менә бу туры килмәү — без яхшы яшәргә тиеш кебек, ләкин ни өчендер начар яшибез — шушы фикерләр урамга шәһәр халкының урта сыйныфын гына түгел (традицион рәвештә оппозициягә теләктәшлек күрсәтүче), ә интеллигенция белән төп халыкны да чыгарды. Шуңа күрә протестлар масштаблы булып чыкты. Урыннарда полициянең гамәлләре дә рәхимсез булды, чөнки урамга әдәпле зыялылар гына түгел, ә яңа төр протестта катнашучылар чыкты", ди ул.

Социаль челтәрдә — халык фикере

"Мин Навальный тарафдары түгел. Ләкин минемчә, Русиядәге хакимият әхлаксыз кешеләр тарафыннан басып алынган. YouTube-та Геленджиктагы сарай турында фильмны барысы да карагандыр. Дөресен әйткәндә мин аның зурлыгына түгел, ә эчке интерьерның зәвыксызлыгына гаҗәпләнәм" дип яза Facebookта Азат Сәйфетдинов.

"Эльза говорит" Telegram каналы язуынча, биш татар Навальный турында нидер хурлап әйткән икән, бу әле бөтен татарлар шундый фикердә дигәнне аңлатмый. "Мин өйдә сораштыру уздыра алам, андагы татарлар Навальныйны яклаячак", ди ул.

Facebook та кайбер татарлар ни өчен Навальный яклы булуын аңлатып язды. "Интертат"та чыккан язмада татар зыялыларының Навальный турындагы тәнкыйди сүзләре татарларны икегә бүлде.

Уфадан Татар иҗтимагы үзәге әгъзасы Лилия Хөсәенова халык каршылык чарасына Навальный дип чыкмый, ә үзләре өчен чыга, ди.

Галим Рафаэль Мөхәммәтдинов фикеренчә, халык өч өлештән тора:

  1. Рәсми пропагандага ышанган кешеләр.
  2. Бөтен нәрсәне аңлаган, ләкин дәшмичә торган кешеләр.
  3. Сөйләргә курыкмаган һәм үзенчә көрәшкән кешеләр.

Ә хәзер "Безне ни көтә? дигән сорауга мин үзем җавап бирергә тырышып карыйм", ди Мөхәммәтдинов.

Медиа Навальныйны хурлый, ә халык урамга чыга

Русиядә оппозиционер Алексей Навальныйны яклап узган чаралардан соң, дәүләткә караган медиа сәясмәнне тәнкыйтьләп язмалар чыгарды. Татарстандагы дәүләт басмалары Навальныйны милли азчылыкларны яратмаучы, урыс шовинисты итеп тасвирлый. "Интертат" басмасы әлеге бәяләмәне экспертлар фикерләре белән куәтләндерә. Бу социаль челтәрләрдә бәхәс куптарды. Бер тараф Навальный милләтләргә каршы, шуңа аны яклау кирәкми дисә, икенче тараф моның белән килешми — алар Навальныйны беренче чиратта коррупциягә каршы аяусыз көрәшүче бердәнбер кеше дип бәяли.

Сүз уңаеннан, 23 гыйнвар Казанда Татарстан байраклары күренмәде, ә менә 31 гыйнварда күренде. Шуны дә әйтергә кирәк: ике чарада да республика җитәкчелегенә каршы шигарләр әйтелмәде.

31 гыйнвар Казанда каршылык чарасында катнашучы Татарстан байрагын күтәргән
31 гыйнвар Казанда каршылык чарасында катнашучы Татарстан байрагын күтәргән

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG