Accessibility links

Кайнар хәбәр

31 гыйнвар. Русиядә протест чаралары: Казан, Уфа, башка шәһәрләр


Казан, 31 гыйнвар 2021
Казан, 31 гыйнвар 2021

Хакимият белән килештерелмәгән урам җыеннары куәт оешмалары басымы шартларында узды, чараларны булдырмау өчен хакимият зур көч куйды.

31 гыйнвар Русиянең дистәләрчә шәһәрендә тикшерү изоляторында утыручы оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап протест чаралары узды. Хакимият белән килештерелмәгән урам җыеннары куәт оешмаларының басымы шартларында барды, чараларны булдырмау өчен хакимият зур көч куйды.

ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, Русия буйлап 5 меңнән арттык кеше тоткарланган. Шуларның 1,6 меңе Мәскәүдә.

УФА

Уфада халык җирле вакыт белән көндезге 12ләр тирәсенә җыела башлады. Уфа дәүләт аграр университеты тирәсенә җыелган халык Үзәк базарын узып, Ленин урамы буйлап Башкортстан хөкүмәте бинасына таба атлады. Республика "Ак йортын" Росгвардия вәкилләре уратып алган.

20ләп кеше тоткарлануы турында хәбәр ителә. Уфа үзәгендә мобиль элемтә начар эшли.

Җыелган халык Хөкүмәт йортына таба атлаганда, полиция аларны каты рәвештә тоткарлый башлады. Бераздан халык Телеүзәк ягына китте.

Моннан тыш, активист Руслан Нуртдинов да үзенең тоткарлануы турында белдерде. Ул 23 гыйнвардагы протест чарасында катнашуы өчен административ сак астында булып, чыккан гына иде. Соңрак билгеле булуынча, активистны бернинди беркетмәләр төземичә, иреккә җибәргәннәр.

Башинформ хокук саклау оешмаларына сылтанып язуынча, Уфадагы протестларда 500ләп кеше катнашкан. "Канунсыз митингны оештыручылар дип фаразланган кешеләрне һәм актив катнашучыларны полиция тоткарлаган" дип хәбәр итә рәсми агентлык. Азатлык хәбәрчесе исәпләвенчә, катнашучылар 2,5 меңнән артык булырга мөмкин. Кимендә 100 кеше тоткарланган диелә.

Башкортстан хакимияте Уфада 23 гыйнварда булган протестларда яшьләрнең күп катнашуын исәпкә алып, аларның игътибарын урам җыеннарыннан читкә юнәлтү өчен 31 гыйнварга күп төрле мәдәни һәм башка чаралар әзерләде. Билгеле булганча, кайбер артистлар аларда катнашканнарын белмәгән дә. Җырчылар Алтынай Вәлитов һәм МС Баш тәхәллүче белән чыгыш ясаучы Заһит Кунафин UFA1 басмасына без бу концертта катнашмыйбыз дип белдергән. Ләкин соңрак таралган видеоларда күренүенчә, артистлар концертта чыгыш ясаган.

КАЗАН

Казан үзәгенә күпсанлы махсус техника китерелгән, Росгвардия вәкилләре җыела. Митинг ниятләнгән Камал театры бинасы янына Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов килде. Ул "яшьләрне үз күзләрем белән күрәсем килә", диде. Моңа кадәр Фәттахов 23 гыйнварда узган протест чараларында катнашкан яшьләр белән очрашкан иде. Чарага барган һәр кешенең фикерен тыңларга телим, диде ул.

Казан, 31 гыйнвар 2021
Казан, 31 гыйнвар 2021

Казанда Тукай метро станциясе "техник сәбәпләр белән" ябылды. Шәһәрдә шулай ук тоткарлаулар башланды. Җыелган халык Казан кирмәненә таба китте.

Казанда протестчылар арасында Татарстан байрагын күтәрүчеләр дә күренде
Казанда протестчылар арасында Татарстан байрагын күтәрүчеләр дә күренде

"Баскет Холл" спорт сарае ягыннан аларга тагын бер төркем кушылды. Кайбер мәгълүматка караганда, протест йөрешендә 700ләп кеше катнашкан. Татмедиа 300 кеше дип бирә.

Idel.Реалии Казандагы вакыйгалар турында турыдан-туры эфир алып барды.

Казанда журналист Максим Шевченконы тоткарлаулары билгеле булды. Соңрак аны җибәрделәр.

Шулай ук социолог Искәндәр Ясәвиев тә тоткарланган һәм "Юдино" полиция бүлегенә китерелгән.

Казанда протест чарасы, 31 гыйнвар 2021
Казанда протест чарасы, 31 гыйнвар 2021

Моннан тыш, полиция Навальныйн яклап протестларга чыгучы 50ләп кешене Кирмән тирәсендә тоткарлап, җиргә сузып салган. Бу хакта Навальныйның Казандагы штабы хәбәр итә. Протестчыларны Татарстан фәннәр академиясе бинасы янында җыйганнар. Соңрак ОМОН аларга чүгәләп утырырга рөхсәт иткән. Берәр сәгатьтән тоткарланучыларны кызыл автобусларга утыртып алып киткәннәр.

Татарстан фәннәр академиясе бинасы янында тоткарланучылар.
Татарстан фәннәр академиясе бинасы янында тоткарланучылар.

Татмедиа саннарына караганда, Казандагы протест чараларында 200ләп кеше тоткарланган. Башка мәгълүмат чаралары 300гә якын дип хәбәр итә.

БАШКА ШӘҺӘРЛӘР

Чаралар Ерак Көнчыгыш һәм Себер шәһәрләрендә башланды, аларда 23 гыйнвар белән чагыштырганда, катнашучылар саны әзрәк дип белдерелде. Сибирь.Реалии исәпләвенчә, Новосибирскида бер меңнән артык, Иркутски һәм Владивостокта 500ләп, башка шәһәрләрдә йөзләгән һәм дистәләгән кеше чыккан. Новосибирскида протестта катнашучылар шәһәр буйлап йөреш оештырды, Владивостокта бозга чыгып әйлән-бәйлән йөрде.

Мәскәүдә оештыручылар Лубянка мәйданына чакырган иде, ләкин хакимиятләр үзәк кварталларны һәм метроның җиде станциясен япты. Соңрак Навальный шатбы телеграм каналында башка урыннарга чакырулар булды. Ул урыннарда тиз арада тоткарлаулар башланды. Мәскәүдә Алексей Навальныйның хатыны Юлия Навальная тоткарланды дип хәбәр итә "Дождь" телеканалы.

Мәскәүдә бер кеше үз-үзен ут төртеп яндырды. Узып баручылар аны җиргә яткырып, янгынны сүндерә. Ирнең 60 процент тәне янган, ул хастаханәдә диелә.

Куәт оешмалары вәкилләренә карата көч куллану турында җинаять эшләре ачыла.

Аннексияләнгән Кырымда урам җыеннары күзәтелмәде, куәт төркемнәре әзерлек чараларын алдан күрде. Акмәчеттә үзәк мәйданны бер көн алдан тимер рәшәткә белән уратып алдылар, мәйданга керү мөмкинлеге юк иде, рәшәткә артында сивил киемдә кешеләр һәм полиция тирә якны күзәтеп тордылар. Кайбер яшьләренң документларын тикшерделәр. Шундый ук чаралар Акъярда да күрелде.

Кырым мәктәпләренә 31 гыйнвар узачак килештерелмәгән митинглар хакында хатлар килгән. Укытучылар әти-әниләргә 31 гыйнвар балаларын контрольдә тотарга, шәһәр үзәгенә җибәрмәскә үтенгән.

Кырымның эчкә эшләр идәрәсе килештерелмәгән чараларда катнашканнар канун нигезендә җавапка тартылачак дип үзенең сайтында 29 гыйнварда ук кисәткән иде.

* * *

23 гыйнвар Навальныйны яклау протестларында 100 меңнән артык кеше катнашты. Навальный штабы 250 мең кеше чыккан иде дип белдерә. Дүрт меңнән артык кеше тоткарланды. Хакимият белән килештерелмәгән чаралар 100дән артык шәһәрдә узды.

XS
SM
MD
LG