Accessibility links

Уфада протестлар көненә хакимият мәдәни чаралар һәм ташламалар әзерли 


Уфада 23 гыйнвар узган протест чарасында.
Уфада 23 гыйнвар узган протест чарасында.

31 гыйнварда Навальный тарафдарлары янә протестлар уздыру турында белдерде. Башкортстан хакимияте бу көнгә Элвин Грейның бушлай концерты, чәчтарашханәләрдә, мунчаларда ташламалар, ит ярминкәсе һәм башка бик күп чаралар әзерли. Хәтта IРhone 12 дә уйнатачаклар.

23 гыйнварда булган протестларда яшьләрнең күп катнашуын исәпкә алып, Башкортстан хакимияте 31 гыйнварга үзенчә әзерләнә. Алар яшьләрнең игътибарын урам җыеннарыннан читкә юнәлтү өчен бу көнне күп санлы бушлай чаралар уздырырга җыена. Бу чаралар арасында – яшьләр арасында популяр булган җырчы, Элвин Грей тәхәллүсе белән иҗат итүче Радик Юлъякшинның концерты да бар.

Опен-эйр рәвешендә, ягъни урамдагы концерт буларак уздырылачак чара 31 гыйнварда урыс драма театры бинасы каршында үтәчәк. "Даешь молодежь!" дип исемләнгән бәйрәм концерты Русия студентлар көненә һәм Халыкара интернетсыз көнгә багышлана. Элвин Грейдан кала, концертта башкорт эстрадасы артистлары Рөстәм Гыйззәтуллин, Раил Өметбаев, Зилия Бәхтиева, Алтынай Вәлитов, МС Баш һәм "Zainetdin" этно-проекты чыгыш ясаячак. Керү бушлай булачак.

Хәзерге вакытта Элвин Грей үзе Африкадагы Занзибарда никахлашкан хатыны белән "ширбәт аен" уздыра иде.

Моннан тыш, шул ук көнне Уфада тагын бер концерт узачак – "Уфа-Аренада" яшьләр өчен зур рэп-фестиваль оештырыла. Билет нибары бер сум торачак дип хәбәр итә оештыручылар. Бу чарада яшьләр арасында популяр булган OG BUDA, MAYOT һәм SODA LUV чыгыш ясаячак диелә.

Шул ук көнне, 31 гыйнварда, Башкортстанның ТикТок-хаусы BashHypeHouse 12-18 яшьлек яшьләр өчен "Хайп көне" уздырачак. Бу чара онлайн форматта узачак. Марафонда катнашучылар өйләреннән торып биремнәр үтәячәк, ә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. Бүләкләр арасында планшетлар, Apple Watch, чыбыксыз колакчыннар һәм IРhone 12 смартфоннары бар. Онлайн-марафон иртәнге сәгать унда башлана.

Башкортстан хакимияте зуррак яшьтәге аудитория өчен дә кызыксындыру чаралары әзерләгән. 30 һәм 31 гыйнварда чәчтарашханәләрдә, мунча, чәчәк кибетләрендә, тәгәрмәч монтажлау остаханәләрендә, ипи кибетләрендә, тәм-том һәм азык-төлек кибетләрендә ташламалар ясау каралган.

Якутов исемендәге паркта урнашкан шугалакта шуу түләүсез булачак. Тимераякны 50 процент ташлама белән алып булачак, тиз ясала торган фото өчен дә ташламалар каралган.

Тау чаңгысы шуучылар да тауга күтәрелүгә ташлама ала, ә кече күтәргеч бушлай булачак. Шулай ук дрифт буенча ярышларны бушлай карап булачак.

Бик күп музейларга да бу көннәрне бушлай кабул итәчәк, Яшь тамашачы театрында спектакльне дә бушлай карау мөмкинлеге тудырылган. Шәһәрдәге яшүсмерләр клубларының барысында да бушлай чаралар узачак. Шулай ук викториналар, бәйгеләр, остаханәләр, күргәзмә, концерт һәм эстафеталар узуы да көтелә.

Моннан тыш, Уфада 30 һәм 31 гыйнварда ит ярмикәсе уза. Бу ярминкәдә сыйфатлы ит ризыкларын кулай бәяләргә сатып алып булачак диелә.

Бу чараларны уздыру мөмкин булсын өчен Башкортстанның оператив штабы 28 гыйнварда коронавируска каршы чикләүләрнең бер өлеше гамәлдән чыгарды, һәм бүгеннән яңа кагыйдәләр кертелде. Хәзер республикада төнге клублар һәм дискотекалар эше, туйлар уздыру, урамда уза торган концертларда тамашачы тутыру 85 процентка кадәр җиткерергә рөхсәт ителде.

23 гыйнвар көнне, Русия төбәкләрендә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны кулга алуга каршы протест чаралары вакытында, Башкортстан мәктәпләрендә тематик шимбәләр узган иде. Чараларга килү мәҗбүри булды.

XS
SM
MD
LG