Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Элвин Грей "Татар кызы" бәйгесе финалисты белән никах укытты


Элвин Грейн
Элвин Грейн

Яшь парның никахы Казанда, "Ак Барс Арена" ресторанында үтте.

Популяр татар һәм башкорт җырчысы Элвин Грей (Радик Юльякшин) бүген никах укыткан Бу турыда җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.

Радик Юльякшинның хатыны – Татарстанның Әгерҗе районында туып-үскән 20 яшьлек татар кызы Инзилә Фәтхетдинова. 2018 елда Инзилә Ижауда узган республикакүләм "Татар кызы" конкурсында катнашып, финалга чыккан иде.

Яшь парның никахы Казанда узган. Никахны "Туган авылым" мәчете имамы Илнар Зиннәтуллин укыган. Никах мәҗлесләре урыс телендә узган. Туй мәҗлесләре Казанның "Ак Барс Арена" ресторанында уза.

Туй мәҗлесенә Радик Башкортстан башлыгы Радий Хабиров гамәлгә кертеп җибәргән "башкорт" камзулын кигән.

2020 елда Элвин Грей тәхәллүсе белән иҗат итүче Радик Юлъякшин Радий Хәбировның мәдәният үсеше һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә киңәшчесе итеп билгеләнгән иде. Артист мәдәният үсеше һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә эшчәнлек алып бара. Юлъякшин яңа вазифаны җәмәгать тәртибендә, ягъни хезмәт хакы алмыйча башкара.

XS
SM
MD
LG