Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урам чаралары һәм үсмерләр: балаларга сәясәтне ничек аңлатырга?


Казанда Навальныйны яклау чарасы, 23 гыйнвар 2021
Казанда Навальныйны яклау чарасы, 23 гыйнвар 2021

Узган атна Навальныйны яклау чараларына хакимият яшүсмерләр күпләп чыгар дип курыкты. Мондый шүрләү 31 гыйнварга билгеләнгән урам җыеннары алдыннан да бар. Тыю, басым ясау, куркытумы, әллә балаларга сәясәтне аңлату кирәкме? Азатлык шул хакта фикер белеште.

31 гыйнвар Русия шәһәрләрендә оппозиция лидеры Алексей Навальныйны яклап урам җыеннары планлаштырылган. Җыеннар узачак шәһәрләр арасында Казан, Чаллы, Уфа да бар. Урам чаралары рөхсәт ителмәгән.

23 гыйнвар төрле шәһәрләрдә дистәләрчә мең кеше чыкты. Кулга алынучылар саны 4 меңнән артты. Атна дәвамында тоткарланучыларга мәхкәмәләр булды, хөкем карарлары чыгарылды. Мәскәү һәм Петербурдан соң Казан иң күп тоткарлаулар булган шәһәр булды. Полиция бүлекләренә 170тән артык кеше эләккән, урам чарасында катнашып, штрафка тартылучылар тагын да күбрәк. Барлыгы 199 казанлыга хөкем карары чыгарылган.

Атна дәвамында шулай ук Навальныйның тарафдарлары, Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) вәкилләренең өйләрендә тентүләр узды. 28 гыйнвар Алексей Навальныйны кулга алу карарына каршы шикаять каралды, карар үз көчендә калдырылды.

Бу ялларда урам чараларына күпме кеше чыгар – әйтүе авыр, фаразлар төрле, әмма хакимият, куәт структуралары моңа әзерләнә. 23 гыйнвар урам чараларына мәктәп балалары, яшүсмерләр күп чыгар дип фаразланды. Чөнки яшьләр арасында популяр булган TikTok социаль челтәрендә Навальный, урам чаралары турында мәгълүмат таралды, мәктәп диварларында эленеп торган Русия президенты Владимир Путин рәсемен Алексей Навальный рәсеменә алмаштыру флешмобы узды.

Зур тизлектә таралган бу мәгълүматны туктата алмаган һәм урамга яшүсмерләр күпләп чыгар дип фаразлаган хакимият административ ресурсын эшкә җикте. Мәгариф оешмалары, мәктәп җитәкчеләре югары сыйныф укучылары өчен чаралар оештырды. Кайда сыйныф сәгатьләре, кайда спорт уеннары булачак дип игълан ителде. Биш көнлек укуга күчерелгән мәктәпләрдә шимбә көнне балаларны мәктәпкә җыю авырга туры килде. Укучыларны урам чаралары вакытында мәктәптә телевизордан кино карарга дип җыйдылар, әмма аларның күбесе телефон аша урам чараларын каравын әйтте.

Казанда һәм Уфада узган урам чараларын күзәтүчеләр анда мәктәп укучылары булмады ди, булганнары да әти-әнисе белән чыккан. Ә яшьләр, студентлар бар иде.

Андрей Большаков
Андрей Большаков

Казан федераль университеты (КФУ) профессоры, конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков, рөхсәт ителмәгән урам чараларында катнашучы яшьләр — оештыручылар тарафыннан алданучылар, дип белдерде. Аның фикеренчә, "клиплы фикер" йөртүчеләр" TikTok һәм башка социаль челтәрләр тәкъдим иткән матур тормышка алданып тартып кертелә.

Хакимиятнең вазифасы – яшьләргә аларның хөкем ителү ихтималын аңлату

"Үзгәртеп кору вакытында безгә дә төрлесе вәгъдә ителде. Урам чараларында катнашучыларны алдаганнар. Яшьләргә уен турында түгел, ә киләчәк перспективалар турында уйларга кирәк. Ә мондый уеннар гомер өчен дә, киләчәк карьера өчен дә начар була ала", ди Большаков. Аның фикеренчә, бу очракта хакимиятнең вазифасы – яшьләр сәясәтен дөрес алып бару һәм төрле урам чараларына чыгучыларга административ һәм җинаять кодекслары нигезендә хөкем ителү ихтималын аңлату.

Хакимият шулай итә дә. Русия мәгариф министрлыгы укучылар белән беррәттән аларның ата-аналарына да сәяси сабак укытырга керешә. Ай саен ата-аналар җыелышларын уздыруны максат итеп куйган түрәләр ата-аналарга урам чараларында катнашу куркынычы турында сөйләячәк, аңлатачак. Әмма бу никадәр нәтиҗәле эш булачак?

* * *

Азатлык оештырган "Татача подкаст"та катнашкан Татарстанда балалар белән эшләүче укытучы, "Гыйлем" проекты җитәкчесе Айдар Шәйхин дә, Монреальдә яшәүче, дүрт бала әнисе (араларында яшүсмерләр дә бар), Alima Аcademy татар теле мәктәбе оештыручысы Алимә Сәләхетдинова да балаларны никадәр сәясәттән читләштерсәң, басым ясап куркытсаң, аларда кызыксыну шулкадәр артачак, укытучы, тәрбиячеләр, ата-аналарга карата ышаныч кимиячәк дигән фикердә. Балалар мәгълүматны үзләре эзләп табарга, фикер йөртергә сәләтле дип сөйләде алар.

Балаларга сәясәтне ничек аңлатырга?
please wait

No media source currently available

0:00 0:37:27 0:00
йөкләү

Алимә Сәләхетдинова сүзләренчә, Канада мәктәпләрендә сәясәт турында даими сөйләшәләр.

"Минем 14 яшьлек улым АКШта президент сайлавын кызыксынып күзәтте, дебатларны карады, анализ ясады. Бу — нормаль күренеш, үзем моңа карап сокланам. Алар фикер әйтә ала, фикер йөртешләре ирекле. Бик үк акыллы фикер булмаса да, аны әйтергә курыкмыйлар һәм аларны тыймыйлар. Иншалар да язалар һәм аларның темалары сәясәткә кагылышлы була. Әйтик, соңгы тапкыр улым коронавирус пандемиясе вакытында Канада сәясәте никадәр нәтиҗәле иде дигән темага язды. Американың сайлау системы ничек эшли, Канада хөкүмәтенең экология тармагында җитешсез якларны тикшерделәр. Аннары, монда беркем дә, син кем яклы дип тикшерми. Нинди фирка яки хәрәкәт яклы булсаң да, кырын карамыйлар, мәктәптә дә моңа басым ясамыйлар. Һәр кешенең шәхси карашы бар һәм бу ихтирамга лаек.

Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова

Балалар белән теге яки бу мәсьәләдә каршылык чыкса, әйдәгез, бергә карыйк әле, мәсәлән, миңа ошаган сәясәтче ниндирәк кеше, сезгә ошаганы нинди дип сөйләшәм, балаларның үзләренә күп сораулар бирәм. Һәм шулай ук балаларны аңларга тырышам, кирәк вакытта алар ягына да чыгам.

Канадада волонтерлык һөнәри дәрәҗәгә менгән, волонтер булу – кәттәлек билгесе. Эшкә урнашканда, уку йортына укырга кергәндә бу зур роль уйный. Һәм моны да мин уңай бәялим, бу да — сәяси активлыкның бер төре", диде Алимә.

Алимә Сәләхетдинова фикеренчә, өйдә балалар белән сәясәт турында сөйләшү дә, бәхәсләр оештыру да, фикерләрне җиткерү дә — Көнбатыш илләрендә гадәти күренеш. Моның капма-каршысы — Русиядәге вазгыять. Балалар белән генә түгел, кешеләр үзара да сәясәт турында сөйләшми, фикерләшми, балаларга сәяси хәлләр аңлатылмый.

* * *

Укытучы, "Гыйлем" проекты җитәкчесе Айдар Шәйхин, Русия рәсмиләре мәктәп укучыларын төрле хәрәкәтләргә, оешмаларга җәлеп итәргә тырыша, соңгы елларда бу ныграк сизелә, ди. Яшьләр парламенты, Русия мәктәп укучылары хәрәкәте оешмалары бар, мәктәп үз яссылыгында сәясәт белән таныштыра, ди ул. Ләкин биредә нигездә хакимият тарафлы фикерләр яңгырый, очрашуларга күбрәк "Бердәм Русия" депутатлары йөри. Башка төрле фикерләр әйтелми, хакимият сәясәте тәнкыйтьләнми.

"Мәктәптә, бу көчләр начар, бу көчләр генә әйбәт, дип сөйләгәннәрне күргәнем юк. Ә менә университетта андый күренеш еш очрый. Анда фикер көчләп тагыла.

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

Балаларны сәясәт белән таныштыруның көчлерәк, ачыграк платформасы бар — ул интернет. Балалар барысын да күрә, ишетә, сөйләшә. Узган атна урам чарасы булыр алдыннан миннән дәресләрдә төп сорау — "Сез урам чарасына чыгасызмы?" булды. "Чыксагыз, ни өчен чыгасыз, чыкмасагыз, ни өчен чыкмыйсыз?" дип кызыксындылар.

Моңа кадәр дә игътибар иткән бар иде – укучыларның күпчелеге бүгенге Русия хакимиятенә оппозициядә булучы хәрәкәт яклы. Дөрес, Путин тарафдарлары да бар. Алар Алексей Навальныйның үзен карамаска да мөмкин, ләкин яраткан кумирлары, әйтик, ниндидер блогерлар үз фикерләрен җиткерә икән, алар шул якка авыша", дип сөйләде Айдар Шәйхин.

Сәясәт турында ничек аңлатырга дигәндә, фактлар китерергә кирәк

Сәясәт турында ничек аңлатырга дигәндә, Шәйхин фактлар китерергә кирәк, ди. "Шул ук Навальныйны алсак та, бу — дөрес, ә бу — дөрес түгел дип әйтмим. Бу урыннар шик тудыра ала, шушы урында уйланып карарга кирәк, дип әйтәм. Сәясәт — ул зур дөнья, аның без күрә алган, күрми торган өлешләре бар. Һәрберсенең үз мәнфәгате, менә шуны аңлап фикер йөртсеннәр иде дип тырышам. Балалар да, өлкәннәр дә шул уенчыларның бер уен коралы булырга мөмкин, шуңа күрә мәсьәләгә киңрәк карарга киңәш итәм", ди ул.

Айдар шулай ук балалар мәктәптә укытучыларның сөйләгәннәре чынбарлык белән туры килмәвен аңлый, күрә, ди. "Язучы Джордж Оруэл язганча, бер яктан без демократия дибез, Конституция нигезендә фәләнне эшләргә тиеш дибез, гадел рәвештә мәктәп президентын сайлыйбыз, ә икенче көнне муниципаль, республикакүләм яки башка сайлаулар уза, анда инде бөтенләй башка чынбарлык. Укучылар Русиядә сайлауларның ничек узганын күрә, кайберләрнең әти-әниләре сайлау бүлгеләрендә эшли. Ике төрле чынбарлык бар һәм моны балалардан яшереп булмый", ди Айдар Шәйхин.

* * *

Балаларны сәясәттән читләштерү, Путин яклы булуга өндәү авырга төшә. Соңгы вакыйгалар шуны күрсәтте: яшьләр арасында иҗтимагый фикер лидерлары булып саналган блогер, җырчы, стендапперларның күбесе Алексей Навальныйны яклаган урам чараларында катнашты. Ә яшьләр аларга карап эш итә. Түрәләр балаларны сәяси чаралардан ничек читләштерергә дип баш ватканда, YouTube-та Алексей Навальныйның "Путин сарае" фильмын карау саны 100 млнга җитеп килә.

XS
SM
MD
LG