Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный тарафдарлары яңа протестлар оештыру турында белдерде


Мәскәүдә 23 гыйнварда протест чарасы.
Мәскәүдә 23 гыйнварда протест чарасы.

Алар 31 гыйнварга билгеләнгән һәм "Русиянең барлык шәһәрләрендә дә" узачак.

Алексей Навальныйның төбәкләрдәге штаблары челтәре җитәкчесе Леонид Волков сак астында тотылучы сәясмәнне азат итүне таләп итеп яңа протест чаралары оештыру турында игълан итте. Алар 31 гыйнварга билгеләнгән һәм "Русиянең барлык шәһәрләрендә дә" узачак. Митинглар 2 февраль - Навальный мәхкәмәсе алдыннан оештырыла дип аңлатты Волков.

23 гыйнварда Навальныйны яклау протестларында 100 меңнән артык кеше катнашты. Навальный штабы 250 мең кеше чыккан иде дип белдерә. 3,5 мең кеше тоткарланды - бу Русяинең яңа тарихында рекордлы сан. Чаралар хакимиятләр белән килештерелмәгән иде. Алар 100дән артык шәһәрдә узды.

25 гыйнварда Русия президенты Владимир Путин шимбә узган митинглар турындагы сорауга җавап бирде. Ул канунсыз гамәлләр куркыныч диде, Октябрь инкыйлабы, 1993 елда Югары шураны куып тарату һәм күптән түгел Дональд Трамп тарафдарларының Капитолийга һөҗүмен искә төшерде. "Алга балигъ булмаганнарны этеп чыгарырга ярамый. Террорчылар шулай эшли бит, хатыннарны һәм балаларны алга куа. Монда фокус бераз күчә, ләкин чынлыкта шул ук әйбер. Шуңа күрә тагын бер кат әйтәм: һәркем дә сәяси эшчәнлек, фикер белдерү, җәмәгатьчелек аңына үз фикерен тагу хокукына ия. Ләкин канун кысаларында", диде Путин.

Навальный тарафдарлары митингларга балаларны чакыра дип 23 гыйнвар алдыннан Кремль тарафлы матбугат чаралары һәм блогерлар хәбәр итте. Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) исә махсус балаларга юнәлгән агитация алып бармыйбыз дип белдерә. Күпсанлы видеолардагы кадрларга караганда, протест чараларында балигъ блумаганнар күп булмаган.

Элегрәк президент сүзчесе Дмитрий Песков протест чараларына кеше әз чыкты дигән иде: "Канунсыз чараларга кеше күп чыкты дип әйтерләр инде хәзер. Юк, кеше әз чыкты, күп кеше Путинга тавыш бирә. Күп кеше конституция үзгәрешләренә тавыш бирде. Саннарны чагыштырып карасаң, халыкның никадәр әз булганын аңларсыз".

  • Алексей Навальный 17 гыйнварда Германиядән кайткач Шереметьево һава аланында кулга алынды. Икенче көнне мәхкәмә аны 30 тәүлеккә сак астына утыртты. 2 февральдә аның шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карарын төрмә карарына алыштыру турында мәхкәмә утырышы башланырга тиеш. Навальный һәм аның тарафдарлары пртест белдереп урамнарга чыгарга чакырды. Оппозиция вәкиле үзен эзәрлекләүне сәясиләштерелгән дип саный. Хокук яклаучылар һәм Көнбатыш илләре дә шундый фикердә.

XS
SM
MD
LG