Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанда протестлар артында "деструктив" көчләр тора"


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты 23 гыйнварда Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә протест чаралары турында фикерен җиткерде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап узган протест чараларына карата фикерен әйтте.

"Без күрәбез, безнең деструктив көчләр вәкилләре булган коллегалар һәр мизгелне үз файдасына кулланып калырга маташа", диде Миңнеханов бүген эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе утырышында. Ул "узган атнада" булган вакыйгалар турында сүз барганын искәртте.

Миңнеханов фикеренчә, мондый акцияләр быел көз булачак Русия думасына сайлауларга әзерлек белән дә бәйле.

Президент "деструктив көчләр" "тыелган алымнар" куллана, чөнки алар яшүсмерләр һәм яшьләрне җәлеп итә дип саный.

Миңнеханов сүзләренчә, хакимият "тәртипне һәм ватандашларның кануни мәнфәгатьләрен" тәэмин итәргә тиеш.

23 гыйнварда Казанда, Чаллыда, Әлмәттә Алексей Навальныйга ирек таләп итеп митинглар узды. Татарстан башкаласында урамга берничә мең кеше чыкты. Бер төркем кеше Ирек мәйданына килде.
Митингны яктыртырга килгән журналистлар тоткарланды, аннары аларны иреккә җибәрделәр.

Татарстан 23 гыйнвар чараларыннан соң ачылган административ эшләр ягыннан Мәскәү белән Питердан гына калышып, өченче урынга чыкты. 200дән артык эш ачылды, мәкхкәмә нигездә 10 мең сумлык штраф карарлары чыгарды, Казанда Навальный штабы җитәкчесе Олег Емельянов ун тәүлеккә сак астына алынды.

"Матросская тишина" төрмәсенә 30 тәүлеккә утыртылган оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны иреккә чыгаруны таләп итеп, 23 гыйнварда Русиянең йөздән артык шәһәрендә килешенмәгән митинглар узды.

Полиция өч меңнән артык кешене тоткарлады, ике дистәгә якын җинаять эше ачылды.

XS
SM
MD
LG