Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный чараларында Азат Мифтаховны яклаган шигарләр дә күтәрелде


Петербурның Марс кырында Азат Мифтаховны яклап язылган шигар
Петербурның Марс кырында Азат Мифтаховны яклап язылган шигар

23 гыйнвар оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйны яклау чаралары Русия шәһәрләрендә генә түгел, чит илләрдә дә узды.

Чит илдәге Русия ватандашлары пикетка Русиядә репрессияләрне туктатуны, сәяси тоткыннарны азат итүне таләп иткән шигарләр белән чыкты.

Алар арасында алты елга хөкем ителгән, чыгышы белән Түбән Камадан булган математик Азат Мифтаховны яклаган шигарләр дә күренде. Азатлык шуларның берничәсен тәкъдим итә.

Һамбург (Германия)

Барселона (Испания)

Һаага (Нидерланд)

Берлин (Германия)

Прага (Чехия)

Берлин (Германия)

Нью-Йорк (АКШ)

Азат Мифтаховны яклаучы сурәт Русиядә Петербур шәһәрендәге Навальныйны яклап чыгучылар йөрешендә дә күтәрелде. Плакатта кашлар сурәтләнгән һәм "җитәрлек дәрәҗәдә тәэсирлеме?" дип язылган. Бу турыда DOXA журналы хәбәр итә. Мифтахов эшендә гаепләү ягының бер шаһиты Азатны, тәрәзә вату акциясеннән соң бер ел узгач, "тәэсирле кашлары" аша таныган иде.

Петербурның Марс кырында да Азатны яклаучылар бар иде

Мәскәү

Азат Мифтахов — математик, МДУ аспиранты. 2021 елның 18 гыйнварында "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп, "хулиганлык" маддәсе нигезендә алты елга колониягә хөкем ителде.

XS
SM
MD
LG