Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда мәктәп укучыларын 23 гыйнварда мәктәпкә килергә мәҗбүр итәләр


Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин.
Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин.

23 гыйнварда Русия төбәкләрендә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны кулга алуга каршы протест чаралары көтелә, Башкортстан мәктәпләре бу көнгә тематик чаралар уйлап тапкан. 

Бу шимбә, 23 гыйнвар, Башкортстан мәктәпләрендә тематик шимбә булачак, чараларга килү мәҗбүри. Бу турыда бүген республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин гомумреспублика онлайн җыелышы вакытында белдерде.

"Безгә мәҗбүри төстә иртәгә мәктәптә булырга куштылар, килә алмаганнар аңлатма язарга тиеш диделәр. Бу чаралар нәрсә белән бәйле?" дигән сорауга, Хаҗин "мөгаен, бу безнең тематик шимбәләр белән бәйледер" дип җавап кайтарды.

Ул 2019 елның февралендә республикада биш көнлек уку атнасына күчү турында карар кабул ителүен искәртте. Аның сүзләренчә, айга бер тапкыр мәктәпләрдә тематик шимбәләр уздырылачак дип сөйләшенгән. Бу чаралар спорт, тарих, фәнгә багышланган булуы мөмкин дип сөйләде Хаҗин. "Бөтен мәгариф системы биш көнлек уку атнасына күчкәндә, без ата-аналар белән балалар өч атнаның шимбәсендә үз эшләре белән шөгыльләнер – өстәмә белем бирү, ата-аналар белән аралашу һәм башкалар – ә айның бер шимбәсе тематик булыр дип сөйләшкән идек. Бу шимбәдә без балалар белән шөгыльләнәчәкбез, ата-аналарны чакырачакбыз, укытучылар алар белән иркен рәвештә, формаль булмаган шартларда аралашачак. Иртәгә безнең шундый тематик шимбә булачак", диде Башкортстанның мәгариф министыры.

Хаҗин өлкән сыйныф укучыларына аерым мөрәҗәгать иттеп, БДИгә гаризалар бирүгә бары бер атна калды дип искәртте. "Бу атна дәвамында сезгә кайсы имтиханнарны бирергә, кайсы белгечлекләр күңелгә ята – шулар турында ахыргы карар кабул итәргә кирәк булачак. Бу атнада бик җитди карар кабул итәргә кирәк. Без сезне атна эчендә укудан аера алмыйбыз, ә киләсе шимбәдә инде соң булачак. Асылда, бу гариза кабул итүнең соңгы көннәре. Шуңа күрә без республикадагы барлык вузлар белән аралашуның оптималь вариантын карадык – һәр вуз үзенең яңа белгечлекләрен тәкъдим итәчәк, Башкортстанда укуның өстенлекләрен сөйләп бирәчәк. Иртәгә ректорлар белән аралашу булачак. Мин барыгызны да һөнәри ориентация чараларына чакырам", дип сөйләде Хаҗин.

Башкортстан мәгариф министры сүзләренчә, быел республика югары уку йортларында бюджет урыннары саны 2 мең кешегә арткан.

Социаль челтәрләрдә ата-аналар язганча, бүген барлык ата-аналарга мәктәпләрдә төрле чаралар булачагы турында хәбәр ителгән. Кече сыйныфлар өчен бу урамда спорт чаралары булса, урта сыйныфларга – өстәмә дәресләр һәм мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре уздыру каралган. Өлкән сыйныфларга һөнәри ориентация дәресләре уздырылачак. Бу чараларга килү балалар өчен мәҗбүри.

23 гыйнварда Русия төбәкләрендә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны кулга алуга каршы протест чаралары көтелә. Бүген Татарстанның күп вузларында һәм көллиятләрендә студентлар белән аңлату эшләре алып барганнар һәм студентларның протест акцияләрендә катнашуын булдырырга ярамавын әйткәннәр.

XS
SM
MD
LG