Accessibility links

Казан Кирмәне янында протестчыларны күпләп тоткарлап автобусларга төяп алып киттеләр


Казанда тоткарлаулар
Казанда тоткарлаулар

Кайбер мәгълүматка караганда, Кирмән янында гына да 50ләп кеше тоткарланган.

Казанда полиция Алексей Навальныйн яклап протестларга чыгучы 50ләп кешене Кирмән тирәсендә тоткарлаган. Кешеләрнең кайберләре җиргә сузылып яткан. Бу хакта Навальныйның Казандагы штабы хәбәр итә, протестны яктыртучы матбугат чаралары фото һәм видеоларында да күренә.

Протестчыларны Татарстан фәннәр академиясе бинасы янында җыйганнар. Соңрак ОМОН аларга чүгәләп утырырга рөхсәт итә. Берәр сәгатьтән тоткарланучыларны кызыл автобусларга утыртып алып китәләр.

Татмедиа мәгълүматынча, Казанда барлыгы 200ләп кеше тоткарланган.

31 гыйнвар каршылык чарасы Казан үзәгендә Кабан күле янында башланды. Протестчылар Болак буйлап Кирмәнгә таба юл алгач, аларны автозаклар белән бүлделәр. Нәтиҗәдә бер төркемне ишегалларына алып кереп тоткарладылар, күп өлеше башка урамнар буйлап Кирмән ягына китте. Кирмәнне полиция уратып алган иде. Халык Ирек мәйданына юл алды.

31 гыйнвар Русиянең дистәләгән шәһәрендә тикшерү изоляторында утыручы оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап протест чаралары уза. Хакимия белән килештерелмәгән урам җыеннары куәт оешмалары вәкилләре басымы шартларында бара, чараларны булдырмау өчен хакимият зур көч куйды.

XS
SM
MD
LG