Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Руслан Нуртдиновның депутатлыкка намзәтлеген юкка чыгарган


Руслан Нуртдинов
Руслан Нуртдинов

Куштау активисты Руслан Нуртдинов Башкортстанның Чакмагыш районы шурасына сайланырга җыена иде.

Башкортстанда Куштау шиханын яклап көрәшкән активистларның берсе, җәмәгать эшлеклесе Руслан Нуртдиновның депутатлыкка намзәт буларак теркәлүе гамәлдән чыгарылган. Карарны республика Югары мәхкәмәсе кабул иткән. Бу турыда Нуртдинов социаль челтәрдә язып чыкты.

"Безнең районда чын депутат булмаячак. Башкирия Югары мәхкәмәсе яңа гына минем намзәт буларак теркәлүемне гамәлдән чыгарды: лаек түгел" дип язган Нуртдинов.

Мәхкәмә карарында рәсми ни язылганы әлегә билгесез. Нуртдинов ул хакта хәбәр итми.

Руслан Нуртдинов 13 сентябрьдә узачак сайлауларда үзе яшәгән Чакмагыш районы шурасына сайланырга җыена иде. Сайлау комиссиясе аны намзәт буларак теркәде. Әмма бераздан ул сайланырга барган 17нче санлы бүлгедә исеме дә, фамилиясе дә шундый ук булган тагын ике намзәт барлыкка килде. Активист мондый "игезәк сыңарлары" пәйда булу Башкортстан җитәкчесе идарәсе тарафыннан аңа депутат булып сайланырга киртә кую өчен эшләнә дип белдерде.

2019 елның декабрендә Руслан Нуртдинов социаль челтәрләрдә республика башлыгы Радий Хәбировка Куштау турында кискен җавап биргән иде. "Куштау эшкәртелмәячәк. Бу тау синең бакчаңдагы калкулык түгел, син аның язмышын үз белдегең белән хәл итәргә... Куштау безне берләштерде, ул яшәячәк һәм Агыйдел үзәнендә калкып торачак. Әгәр дә син үзеңне безгә каршы шулай тотсаң, ул бәлки, синең кыска вакытлы хакимлегеңә һәйкәл булып калыр", дип язган иде Нуртдинов.

3 мартка каршы төндә Нуртдиновның “Мин Путинга каршы” дип тәрәзәсенә язып куелган машинасы янды. Активист машинага район җитәкчесе Реканс Ямалеев кушуы буенча ут төртелгән дип белдерде.
6 августта Нуртдинов тагын ике активист белән бергә Куштауда полиция тарафыннан тоткарланды. 11 августта мәхкәмә аңа өч тәүлек сак астында тору җәзасы бирде.

XS
SM
MD
LG