Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чакмагыш район шурасына сайланырга җыенган Руслан Нуртдиновка каршы ике "игезәк сыңарын" чыгарганнар


Руслан Нуртдинов
Руслан Нуртдинов

Сайлауда берьюлы өч Руслан Нуртдинов катнаша, алар аталары исеме белән генә аерыла. Бу сайлаучыларны бутау өчен махсус эшләнә дип саный активист.

Башкортстанның Чакмагыш районында яшәүче иҗтимагый активист Руслан Нуртдинов республика җитәкчесе идарәсенең үзенә каршы көрәш җәелдерүен белдерә. Ул Чакмагыш районы шурасына сайланырга җыена. Ләкин 17нче санлы бүлгедә исеме дә, фамилиясе дә шундый ук булган тагын ике намзәт барлыкка килгән. “ГАС Выборы” системы мәгълүматыннан күренгәнчә, соңгы арада намзәт буларак Руслан Рамил улы Нуртдинов һәм Руслан Венер улы Нуртдинов теркәлгән.

Аларның берсе әле күптән түгел “Бердәм Русия” фиркасендә булган, әмма сайлауга “Русия ватанпарвәрләре” фиркасе аша тәкъдим ителгән. Сайлау турындагы кануннарга ярашлы, бер фирка кешесен икенче фирка тәкъдим итә алмый. Ял көннәрендә бу кеше турындагы сәхифә “Бердәм Русия”нең төбәк сайтыннан алып куелган.

Икенче “игезәк” турында мәгълүмат аз, аның Дүртөйле районында яшәгәне, вакытлыча эшсез булуы һәм “Гадел Русия” фиркасеннән тәкъдим ителүе әйтелә.

Руслан Нуртдинов болар аның сайлауларда җиңеп чыгуын булдырмас өчен эшләнә, бу киртәләр Башкортстан җитәкчесе идарәсе тарафыннан куела дип белдергән активист Idel.Реалиига. Аннан алда Руслан Нуртдиновның шәхси автомобилен яндырган иделәр. Соңрак активист аның социаль челтәрдәге аккаунтын җимереп, ул аккаунттан фейк мәгълүмат таратуларын хәбәр итте. Шул сәбәпле Нуртдиновны Тикшерү комитетына чакырганнар.

2019 елның декабрендә Руслан Нуртдинов социаль челтәрләрдә республика башлыгы Радий Хәбировка Куштау турында кискен җавап биргән иде. “Куштау эшкәртелмәячәк. Бу тау синең бакчаңдагы калкулык түгел, син аның язмышын үз белдегең белән хәл итә алмаячаксың... Куштау безне берләштерде, ул яшәячәк һәм Агыйдел үзәнендә калкып торачак. Әгәр дә син үзеңне безгә каршы шулай тотсаң, ул бәлки, синең кыска вакытлы хакимлегеңә һәйкәл булып калыр”, дип язган иде Нуртдинов.

Башкортстанда муниципаль сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә 13 сентябрьдә узачак. Уфадан кала, бөтен шәһәр бүлгеләрендә, муниципаль районнарда, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә шураларның яңа составлары сайланачак.

XS
SM
MD
LG