Accessibility links

Куштау активисты Руслан Нуртдинов өч тәүлеккә сак астына ябыла


Руслан Нуртдинов
Руслан Нуртдинов

Ишембай шәһәр мәккәмәсендә 6 августта тоткарланган активистларга каршы өченче эш каралды.

Башкорстандагы иҗтимагый активист, Чакмагыш районы шурасына намзәт Руслан Нуртдинов өч тәүлеккә сак астына куелуга хөкем ителгән. Бу карарны Ишембай шәһәр мәхкәмәсе чыгарган. Хөкем карарын Нуртдинов Facebook-тагы битендә хәбәр итте.

Активист 6 августта Куштау шиханында узган протест чарасында полициянең таләпләренә буйсынмауда гаепләнде.

6 августта Куштауда урман кисүчеләргә каршы чыккан активистлар Руслан Нуртдинов, Байрас Габидуллин һәм Венер Кинҗәбаев полиция бүлегендә төнгелеккә калдырылды.

7 августта мәхкәмә Венер Кинҗәбаевка каршы эшне туктатты. 10 августта Байрас Гыйбадуллинга алты көн сак астында тоту җәзасы бирелде.

9 август Башкортстанда Куштау шиханын "Сода" ширкәтеннән яклап өч меңнән артык кеше тау итәгенә җыелды. Халык Үрнәк авылыннан Бельское авылына кадәр тере чылбыр булып торды, Башкортстан байрагы сузылды. Чарада Башкортстан башлыгы каршындагы кеше хокуклары шурасы вәкилләре, милли хәрәкәт активистлары бар иде.

10 авгуска каршы төндә Куштауга 300гә якын битлекле кеше килеп, активистларны кысырыклап чыгарга маташты. Куштауны яклаучы активистлардан 200гә якын кеше аларга каршы торды, яраланучылар да булды. "Башкорт" оешмасы вәкиле, җәмәгать эшлеклесе Руслан Габбасов яраланганы хакында белдерде.

XS
SM
MD
LG