Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный фонды "Путин сарае" турында фильм чыгарды


"Путин сарае".
"Путин сарае".

ФБК бу сарайны төзү 100 миллиард сумга төшкән дип белдерә, ә президент сүзчесе Путинның бер сарае да юк дип тәкрарлый.

Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) Геленджик янындагы Владимир Путин сарае дип аталган бина турында тикшерү чыгарды. Тикшерү мәхкәмә ФБКга нигез салучы Алексей Навальныйны Германиядән Русиягә кайткач 30 тәүлеккә сак астына җибәреп, бер тәүлек узгач чыкты.

Тикшерү Навальныйны тоткарлаганчы ясалган. Аңа ике сәгатькә якын барган ике документаль фильм кергән. Анда Навальный үзе дә катнаша.

"Путин сарае" дип аталган Идокопас борынындагы резиденция Геленджиктан ерак түгел, Кара диңгез буенда 2005-2010 елларда төзелгән. Аның Русия президенты өчен төзелүе турында 2010 елда бизнесмен Сергей Колесников белдергән иде. Колесников проектны бер миллиард долларлык дип бәяләде. Шуннан башлап сарай турында матбугат чаралары әледән-әле язып торды.

Коррупциягә каршы көрәш фонды тикшерүендә сарай төзүне финанслау схемасы ачыла һәм аның эчке бизәлеше күрсәтелә дип раслана.

Ачыклануынча, бу комплекста, аерым алганда, җир асты боз сарае, чиркәү һәм "чәй йортына" бару өчен 80 метрлы күпер, диңгезгә чыгу өчен тоннель бар.

Сарайда әлеге вакытта төзекләндерү эшләре бара, чөнки анда күгәрек барлыкка килгән диелә. Төзекләндерү барышында яңа биналар да төзеләчәк дип белдерелә.

Тикшерүдә әйтелүенчә, комплекс 68 гектар җирдә урнашкан, әмма аны 7000 гектарлык "буфер зонасы" уратып алган. Бу мәйданнар ФСБныкы һәм алар сарай хуҗасы дип саналган ширкәткә арендага бирелгән дип белдерелә. Бу урын өстеннән очу тыела.

Тикшерүнең тагын бер өлеше сарай төзүне финанслауга багышлана. Авторлар Сергей Колесников сүзләренә сылтана, ул үзе дә финанслау схемасында катнашкан диелә. Бу схемада шулай ук Путинның ул чактагы булачак кодасы Николай Шамалов катнашкан дип әйтелә. ФБК мәгълүматынча, сарай төзүгә махсус оффшорлар аша эре бизнесменнарның акчалары тотылган. Алар "Петромед" ширкәтенә иганә акчалары тапшырган, аның 35 проценты төзелешкә киткән диелә. Бизнесменнар Путин сараен финанслауны белгән дип фаразлана, шуңа күрә ФБК бу гамәлне коррупция дип атый.

Тикшерүдә әйтелгәнчә, 2011 елда сарайны 350 мең долларга эшмәкәр Александр Пономаренко формаль рәвештә сатып алган. Бу аның базар бәясеннән күпкә арзанрак. Хәзерге вакытта сарай "Бином" акционерлык берлегенә карый, сарай белән Путин туганы Михаил Шеломов идарә итә дип белдерелә. Подряд ширкәтләре Ася Борисова фирмалары белән бәйле диелә. Ә бу хатын президент эшләре идарәсенең эре подрядчикларының берсе дип раслана.

ФБК Путин махсус куелган кешеләр аша әлеге милекнең төп хуҗасы булып тора, ә сарай һәм инфраструктура коррупцион схемалар исәбенә төзелгән дигән нәтиҗәгә килгән. Белдерелүенчә, сарай төзелеше 100 миллиард сумга төшкән.

Сарай комплексында Путин фотолары яки Путинның сарайны куллануы турында башка дәлилләр тикшерүдә китерелми.

Тикшерү сәяси өндәүләр белән тәмамлана, атап әйткәндә, Владимир Путин хакимиятенә каршы көрәшергә, сайлауларда "Бердәм Русия" өчен тавыш бирмәскә чакырыла.

Путин сүзчесе Дмитрий Песков ФБК тикшерүенә карата "һаман бер тәлинкә әйләндерү" диде. "Путинның бернинди дә сарайлары булмавы турында без күп еллар элек аңлаткан идек инде," ди Песков. Кремльдә элегрәк Путинның Геленджиктагы сарайга катнашы юк дип белдергәннәр иде.

XS
SM
MD
LG