Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа халкы коммуналь түләү бәяләрен төшерергә таләп итте


Урам җыенына килүче Уфа халкы, 29 февраль

Уфада коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артуга каршы чара узды. Анда катнашучылар түләүләр артуны прокуратурадан тикшертү кирәк дип белдерде.

29 февраль Уфада коммуналь түләүләргә каршы урам җыены узарга тиеш иде. Ул башкаланың Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданга билгеләнде. Ләкин хакимият баштарак рөхсәт бирсә дә, соңрак бу мәйданда чара уздыруны тыеп, аны мәдәният сараенда уздыруны сорады. Аңа карамый урам җыены мәдәният сарае каршындагы мәйданда башланды.

Чыгыш ясаучылар арасында түләүләр артуны прокуратурадан тикшертү, халык мәнфәгате өчен көрәшү, мәхкәмәләргә каршы көрәшү, халыкара оешмалар төзеп Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә чыгу турында фикерләр яңгырады.

Иң кызу чыгышларның берсен оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның Уфадагы штабы башлыгы Лилия Чанышева ясады.

Радий Хәбиров 10 мең сум акчага яшәп карасын иде

"Радий Хәбиров (Башкортстан башлыгы - ред.) 10 мең сум акчага яшәп карасын һәм коммуналь түләүләрне арттырсын иде. Бер елда 18 процентка арту – коточмалы хәл", диде Лилия Чанышева. Дөньяда глобаль җылыну күзәтелә, шул ук вакытта җылылык өчен түләүләр арта, диде активист.

Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Артабан чыгышлар "Химиклар" мәдәният сарае эчендәге спорт залында дәвам итте. Анда төп чыгышны Альберт Рәхмәтуллин ясады:

"Җылылыкка түләү Новосибирскида – 1384 сум Омскида – 1397, Петербурда – 1818, Мәскәүдә – 2389, аннан соң 2134 сум белән Уфа бара. Мәскәүдә 100 мең сум хезмәт хакы, уртача пенсия 20 мең сум. Мин аларның халык алдына чыгып җавап бирүләрен көткән идем", диде Альберт Рәхмәтуллин.

Альберт Рәхмәтуллин
Альберт Рәхмәтуллин

Чара ахырында Резолюция кабул ителде. Анда 2019 елдагы өстәмә түләүләрне алу, түләүләрнең алты проценттан да күбрәккә арттырмау, коммуналь түләү бәяләрен төшерергә кирәклеге әйтелгән. Әлеге таләпләр видеомөрәҗәгать булып Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка җибәреләчәк.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG