Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Республика" хәрәкәте 14 февральдә митинг уздыру турында гариза тапшырган


Уфада протест, 23 гыйнвар.
Уфада протест, 23 гыйнвар.

Чараның максаты дип "Башкортстанда һәм Русиядә халыкның конституцион хокуклары бозылуга карата фикер белдерү" диелгән. 

Башкортстанда күптән түгел барлыкка килгән "Республика" иҗтимагый-сәяси хәрәкәте Уфа мэриясенә 14 февральдә митинг уздыру турында белдерү хаты керткән. Активист Михаил Рәфыйков имзалаган гаризада чарада 499 кеше катнашырга мөмкин диелгән. Җирле кануннарга ярашлы, митингта 500дән артык кеше катнашу ниятләнсә, белдерү хатын республика хөкүмәтенә тапшырырга кирәк.

Чараның максаты дип "Башкортстанда һәм Русиядә халыкның конституцион хокуклары бозылуга карата фикер белдерү" диелгән.

Русиянең башка күп кенә шәһәрләрендә кебек Уфада 23 һәм 31 гыйнварда оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный һәм башка сәяси тоткыннарны азат итү таләбе белән килештерелмәгән протестлар узды. Чарада Русия президенты Владимир Путин һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның вазифаларыннан китү таләбе дә чыгарылды. Ике көндә Уфада барлыгы 290лап кеше тоткарланды. Әлеге вакытта аларның эшләре мәхкәмәләрдә карала.

Аерым алганда Навальныйның Уфадагы штабы координаторы Лилия Чанышева һәм штаб юристы Федор Телин административ сак астына алынды. Моңа кадәр "Республика" хәрәкәте активистлары Урал Байбулатов һәм Руслан Нуртдинов да ун һәм җиде тәүлек утырып чыкты.

XS
SM
MD
LG