Җырчы Илсөя Бәдретдинова Азатлыкка татар эстрадасының бүгенге хәле, коронавирус аркасында сәнгатькәрләрнең бөлгенлеккә төшә язуы, ни өчен сәясәт турында җырламавы һәм президентка хат язса, ниләр сорар иде, шуларны сөйләде.
Татарстан суверенитеты көне алдыннан Дөнья татар конгрессының Милли шурасы Казанда "Милләт җыены" чарасын оештырып, татар халкының үсеш стратегиясен кабул итте. Шушы документ турында сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләштек.
Куштау өчен көрәштә сәнгатькәрләр дә үз фикерләрен әйтте. Кемдер халык ягына басты, кемдер хакимият яклы булды. Җырчы Фирүзә Париж белән хакимиятнең сәнгать әһәлләрен куллануы, ирекле фикер йөртүнең нинди бәягә төшүе, Куштау мәсьәләсенең ничек тәмамлануы турында сөйләштек.
Азатлык күптән түгел генә коронавирус белән авырып чыккан Камал театры артисты Фәнис Җиһанша белән әлеге авыру, табиблардан тест ясату, вирустан саклану чаралары турында сөйләште.
Язучы Вахит Имамовның урыс телендә чыккан "Татарның яшерелгән тарихы" китабы экстремистик дип табылды. Азатлык язучы белән яшерен узучы мәхкәмәләр, аны эзәрлекләү, сүз иреге, тарихта ачылмаган сәхифәләр турында сөйләште.
Азатлык студиясенә Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан парламенты депутаты, Рамил Төхвәтуллинны чакырдык.
Чаллыдагы 24нче мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, сәяси активист Раушан Вәлиуллин белән аның эштән алыну сәбәпләре, хакимиятнең үзгә фикерле активистларга, оппозиция вәкилләренә карата тискәре мөнәсәбәте турында сөйләштек.
Мәскәүдә "Умарта" исемле татар теле мәктәбен оештырган Лилиана Сафина белән татар теле курслары, нижгар диалектын өйрәнергә теләүчеләр һәм Мәскәүдәге татар тормышы турында сөйләштек.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов фәнни оешма эшләвен дәвам итә дисә дә, аның язмышы әлегә ахыргача төгәл билгеле түгел. Азатлык аның белән бу хәлләр артында нинди көчләр торуы, киләчәктә ниләр була алуы турында сөйләште.
Җанисәп алдыннан Татарстан һәм Башкортстан араларын, гомумән татар-башкорт мөнәсәбәтләрен агулар өчен башкорт теленең көнбатыш диалекты дигән нәрсә уйлап табылды, бу хәзер ике арадагы киеренкелекне көчәйтә бара. Азатлык шул хакта Уфадан Фәнзил Әхмәтшин һәм Казаннан Руслан Айсин белән әңгәмә корды.