Accessibility links

"Беренче симптомнар күренүгә табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк"


"Беренче симптомнар күренүгә табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:23:48 0:00

Азатлык күптән түгел генә коронавирус белән авырып чыккан Камал театры артисты Фәнис Җиһанша белән әлеге авыру, табиблардан тест ясату, вирустан саклану чаралары турында сөйләште.

"Минемчә" студиясендә без, гадәттә, тел, тарих, үзаңны саклау кебек проблемнарны яктыртып барсак та, көндәлек тормыш булганнарына өстәп башкаларын да чыгарып тора – мисал өчен, икътисади кризис, акчасызлык, Украина, Путинның мәңгелек президентлыгы, Америкадагы хәлләр һәм башка шундый мавыктыргыч нәрсәләр. Шушы елның мартыннан боларның барысын да өр-яңасы, бөтенләй көтелмәгәне, башка да килмәгәне каплады – аның исеме инде һәркемгә дә таныш, ул да булса коронавирус галиҗанәпләре.

Болай зурлап әйтү үзен аклыйдыр, ни дисәң дә, төзелеше белән ул таҗны хәтерләтә бит. Алай да башта күпләр әлеге вирусны зур куркынычка санамады, кайберәүләр хәтта "ул – юк, уйдырма" дип килде, "ел да гади грипп белән авырыйбыз, быел да шулай булыр" дип үзен дә, тирәдәгеләрне дә тынычландырырга тырышты. Ләкин бер мәлне әле бер танышы, әле икенчесе сәер авыру белән интегә башлагач, хастаханәләргә эләккәч, кайбер очракларда эш хәтта ки үлемнәр белән тәмамлангач, бигрәк тә берәр белгән кешесе дөнья куйгач, халык бу зәхмәтнең чыннан да зур куркыныч икәнен абайлый башлады.

Бүген "Минемчә" тапшыруында коронавирус зәхмәтен кичергән шундый кунак. Шөкер, ул чирне якынча җиңел кичергән, әмма аның шушы тәҗрибәдән калган тәэсирләре шактый көчле. Алар белән ул Азатлык тамашачылары белән уртаклаша, ә тамашачылар белән ул үзе гомере буе аралаша. Кунагыбыз – Казандагы Камал театрының күренекле артисты Фәнис Җиһанша.

— Сиңа чын мәгънәсендә "Исәнме, саумы?" дибез инде, синең очракка бу бик туры килә. Син хәзер бу коронавирус белән бар дөнья буйлап барган сугышның үзенә күрә бер ветераны. Фәнис Җиһаншаның шушы зәхмәткә каршы шәхси сугышы нәрсәдән башланды?

— Беләсезме, без инде март аенда ук, карантин игълан ителгәннән соң, туры эфирларга чыгып, дөньяның төрле почмакларында яшәгән милләттәшләр белән анда барган вазгыять белән халыкны таныштыра идек, үзебез дә таныша идек. Минем әзерлек чаралары шулай иртә, яздан ук башланды дип әйтә алам. Шуңа моңа бик әзерлекле килдем, симптомнар сизелә башлауга ук үземә чаң суктым, башкаларны да әлеге хәлләргә игътибар итәргә өндәдем.

— Нинди симптомнарга карап син үзеңдә коронавирус дип уйладың?

— Аның симптомнарын инде белә идем: коры ютәл, температура күтәрелә, тән авырая, хәл бетә һәм башкалар. Миндә аларның берсе дә юк иде, бары тик тамак кына авырта башлады. Шуңа аңа бик игътибар бирмәдем, төрле үләннәр белән тамагымны чайкый башладым. Гади салкын тию булса, гадәттә, өченче көнгә авырту бетә, ә монда, дүртенче көнне бик каты баш авырта башлады. Әйтерсең лә, күз алмаларын бәрәңге кебек әрчегәннәр дә, кире урынына тыгып куйганнар диярсең. Ләкин минем һаман шул зәхмәт дип ышанасы килми, гел температура үлчим, ул 36,6 дип күрсәтә. Әллә градусник ватылдымы дип тә уйладым.

"Температурагыз югары булмагач, сулышыгыз әйбәт булгач, соңрак килербез"

Баш авыртуы бер-ике көннән соң бетте, тик аңарчы ашыгыч ярдәмгә заявка калдырып өлгергән идем. Заявкалары бик күп, иртүк шалтыраткач, алар мине "температурагыз югары булмагач, сулышыгыз әйбәт булгач, соңрак килербез" дип кисәттеләр. Табиб чыннан да килде, ләкин ул ашыгыч ярдәмнән түгел, ә мин беркетелгән сырхауханәдән булды. Япь-яшь кыз, арып беткән, кичке якта гына килде. Үзем дә жәлли башладым, кайдан икәнен сораша башладым. "Мин мондагы сырхауханәдән, иртәдән бирле йөрибез, чабабыз", диде.

Беренче соравы: коронавируслы кеше белән элемтәдә булдыгызмы? Юк, дидем, танышлар авырса да, алар белән элемтәдә булган юк, дидем. Бу очракта алар мазок ала алмыйлар икән, табибә миңа антибиотиклар, антивирус даруларын калдырды, шуларны эчәргә кушты.

— Ягъни, бу кагыйдәдә шулай каралганмы? Кешегә аңарчы авыруны йоктырган кеше белән очрашкан вакытта гына тестны ясыйлармы?

— Аңлавымча, әгәр дә кешенең симптомнары юк, кеше йөткерми, сулый ала, тыны кысылмый, температурасы юк икән, һәм коронавируслы кеше белән элемтәгә кермәгән икән, бу очракта тест ясалмый. Әгәр дә коронавирус расланган кеше белән элемтәгә керсә, аны инфекцион хастаханәгә алып китәләр, анда мазок алалар, үпкәләләрне тикшертәләр. Анда тулы тикшерү үткәреп, хастаханәләргә җибәрәләр.

— Ә син үзеңдә коронавирус барлыгын ничек белдең?

— Табиб дарулар алырга кушкач, мин даруханәгә чыктым. Үземә "кара әле, мин бит чыктым, йөрим, бәлки безнең җиденче сырхауханәгә үзем барыйм" дигән фикер килде. Артистларны сәхнә дә дәвалый бит, сәхнәгә 40 температурасы белән чыгып, 36,6 белән кайткан чаклар да булганы бар.

Сырхауханәгә бару өчен алдан язылырга кирәк. Тик бу юлы, Ходайның рәхмәте, урамга чыкканда ук сайтка кереп, язылыйм дигәндә, яшел тәрәзә чыкты да, шунда ук талонны алдым һәм сырхауханәгә керә алдым. Температурамны үлчәделәр, кулларга антисептикны сиптерделәр һәм табибка керттеләр. Коридорда кеше юк, күрәсең, махсус шулай көйләнгән, һәр кеше үз вакытында килә. Бүлмәләрне җилләтәләр, ишек тоткычларын да антисептик белән эшкәртәләр.

Үпкәләремне тикшертергә кирәк дип кат-кат әйтеп тордым

Өченче катка менгәнче, нык тирләп чыктым, су кебек ага, ни икәнен дә аңламадым. Тыным да кысылды, "кара әле, организм мине врачка керүгә шулай әзерлиме әллә" дип көлеп тә куйдым әле. Табиб үпкәләремне тыңлады, сулышыгыз каты диде, аны үзем сизмәдем. Үпкәләремне тикшертергә кирәк дип кат-кат әйтеп тордым. Кислородны да тикшертте, ул да нормада булмады. Күп кенә дусларымның хастаханәдә булуын әйттем, "мазок" алыгыз дип сорадым. Борыннан, авыздан мазок алдылар да, чыгарып җибәрделәр. Компьютер томографиясен ясатыр өчен җитәкчегә дә кереп чыккан идем. Симптомнар булгач, мине томографиягә җибәрделәр.

Берничә көннән соң миңа шалтыраттылар, COVID-19га уңай нәтиҗә булуын әйттеләр. Моңа әзер булсам да, мондый белдерүгә югалып калдым.

— Вируска юлың озак булган икән. Синнән мөмкин кадәр күбрәк детальләрне сөйләтергә тырышуымны аңлыйсыңдыр – бу дистәләрчә, йөзләрчә кешеләргә ярдәм итә ала, синең башыңнан үткәннәрең белән уртаклашу, калганнарга әлеге чирдән сакланырга, йоктырган очракта да вакытында тиешле чаралар күреп, зыянны минимальләштерүгә булыша ала. Шул да бар – коронавирус җәелә башлаган башлангыч чорда илдәге сәламәтлек саклау системы моңа бөтенләй әзер түгел иде, табиблар үзләре дә нишләргә белмәде. Нәтиҗәдә йоктыручылар һәм авыруны катлаулы рәвештә кичерүчеләр саны кинәт кенә артты. Бу Русиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә шулай булды. Италия, Испания, Франция, Америка, Бразилиядәге хәлләрне телевизордан күреп беләбез. Ә Казанда ничек булды бу? Синең тәҗрибә нинди?

Районнарга аеруча авыр, томография өчен Казанга килергә кирәк

— Мин үзем сәламәтлек саклау системыннан канәгать. Беренчедән, табибларга чын күңелдән рәхмәтлемен. Алардан баштан ук игътибар булмаса, дөрес дарулар бирелмәсә, мин ахыры ничек булачагын әйтә дә алмыйм. Бөтен җирдә шулай: кешенең кәефе әйбәт, симптомнары әллә ни юк икән, аны хастаханәгә салмыйлар, өйдә генә калырга кушалар. Хастаханәләргә иң авыр хәллеләрне генә алып киләләр. Авылларда, районнарда аеруча бик авыр, анда томографияләр юк бит, аның өчен Казанга килергә кирәк, бу күпме вакыт ала. Кешедә вирус булса, аны машина белән озаталар, машиналар да җитми.

Мин белгән кайбер башка дәүләтләр, төбәкләр белән чагыштырганда бездә хәл яхшырак. Танышым Рамил хәзрәт Казакъстанда яши, ул миңа вакыт-вакыт сөйләп тора: анда даруханәләрдә хәтта дару да юк, хастаханәләргә ятуларны әйтәсе дә юк, даруларны кешеләрдән алып килергә сорыйлар.

— Андый хәлләр Русиядә дә булды. Мисал өчен коронавирус симптомнары булган чирләрне пневмония дип яздыруларны күп сөйлиләр, Уфада республика хастаханәсе дә ябылып торды, чөнки табиблар күпләп авырды һәм башка очраклар күп булды анысы.

— Мин Русияне әйтә алмыйм, Татарстанда яшим. Казандагы хәлләрдән чыгып кына фикер йөртә алам. Миңа килгән табиб әйтте: борчылма, без гади авырулар, салкын тидерү очракларында да коронавирустан тиешле дәвалауны бирәбез. Күрсәтмәләре шундый.

— Татарстанда коронавирусны рәсми төстә 6 меңгә якын кеше йоктырган дип санала. Син дә шуларның санында булырга тиешсеңдер. Син рәсми статистикага ышанасыңмы?

— Статистиканың дөреслеген берничек тә әйтә алмыйм. Коронавирус белән авырган бер танышым сөйләде, ул сырхауханәгә барып, исемлектә үз исемен күргән. Барып карарга кирәк әле, кызык өчен генә, мин дә бар микән анда.

— Син милләткә шактый билгеле кеше, халык сине ярата һәм дә хөрмәт итә. Шуңа да синең сүзең үтемлерәк, абруйлы була ала. Бу COVID-19 уңаеннан, башыңнан кичергәннәр тәҗрибәсеннән чыгып башкаларга нинди киңәшләр, үгет-нәсихәт бирер идең?

— Әлбәттә, кешенең үз башында булмаса, үгет белән генә керми инде ул. Кеше ышанмаса, вирусны уен, сәясәт дип кенә уйлый икән, аны ышандыру бик авыр. Шул ук вакытта ышанучылар, паникага бирелүчеләр дә күп. Үземнең авыруымны социаль челтәрләргә чыгаргач, бик күп кеше шалтырата башлады. Сезне генә караганнар, безне карамаслар инде, без үләрбез инде, дип әйтүчеләр дә булды.

Безгә ел әйләнәсендә имун системны ныгытырга кирәк

Ләкин бит кешене коронавирус үзе үтерми. Коронавирус ул авыруларны китереп чыгаручы гына. Медицина телендә ул цитокиновый шторм дип атала, ул иммун системына бәйле. Беренче чиратта, безгә ел әйләнәсендә иммун системын ныгытырга кирәк. Дөрес яшәү рәвешен алып барырга , зыянлы ризыклар ашамаска. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгерә, С витамины тулып ята. Физик күнегүләрне ясарга кирәк, мин үзем Стрельникованың тын алу күнегүләрен ясыйм, аларның да үземә файдасы булгандыр дип уйлыйм.

Пляжларда кеше өстендә кеше ята, урын юк. Нинди битлекләр, бармакчалар турында сүз бара ала? Мин үзем дә коронавирус белән авыруымны белмәс тә идем, тест кына күрсәтте. Мин шул ук транспортка битлексез утырган булсам, яныма үпкә авыруы булган кеше утырса, мин бит аңа зыян китерә алам. Ә ул үлеп китсә? Кешеләр менә шуны аңламый, битлексез йөри.

Йөргән чакта битлек тә кияргә, 1,5 метр араны да тотарга кирәк

Шуңа кеше булган җирләрдә, кибетләрдә битлек кияргә кирәк. Хәзер сәүдә үзәкләре ачылды, андагы чиратларны күреп шаккатым. Кеше өстендә кеше, балалары белән киләләр, күбесенең битлекләре дә юк. Кинотеатрлар ачыла башлый, хәзер халык анда агыла башлый. Барган чакта, йөргән чакта битлек тә кияргә, 1,5 метр араны да тотарга кирәк, аны галимнәр юкка гына уйлап тапмадылар. Транспортта да антисептик кулланырга кирәк. Кимендә бу гади чараларны күрсәк, аның таралышын киметер идек, дип уйлыйм.

— Бу чирне кичерүеңнең алай да бер файдасы бар инде – синдә хәзер аңа каршы иммунитет барлыкка килгәндер, гәрчә төрле илләрдән, төрле белгечләрдән шуны да ишетәбез: имеш, COVID-19ны җиңелчә, авыру билгеләресез кичергәннәрдә иммунитет тулысынча булмый да икән, булган очракта да бик кыска бер чорга гына барлыкка килә икән.

— Бу расланган әйбер түгел. Мине дәвалаган табиблар шулай диделәр, март-апрельдә авырган табиблар яңадан авырый башлаган. Иммунитетның барлыкка килү, килмәве дә расланмаган. Иммунитетның күпмегә дәвам итәчәген дә берсе дә белми. Безнең бер генә фараз булырга тиеш: үзеңне сакларга һәм башкаларга зыян салмаска. Ә инде иммунитетны Аллаһ тәгалә генә белә.

Чир инде таралган, барыбыз да чирләячәкбез

Чир инде таралган, барыбыз да чирләячәкбез, моңа иманым камил. Иң мөһиме, бөтен кеше берьюлы авырмаска тиеш. Барысы да бергә авырый башласа, аларны кая яткырып бетерәсең, шулкадәр табибны кайдан табасың?! Реанимацияләрдә, җиһазларда урыннар җитми. Кешеләр моңа салкын карый, җитди кабул итми. Беренче симптомнар барлыкка килү белән сез табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш! Табибларның эшләре бик күп, алар сезнең якыннарыгызга килмәскә дә мөмкин, шуңа күрә, зинһар өчен, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

* * *

Шушы зәхмәт, әлбәттә, кызык кына фәлсәфи мәсьәләләр дә күтәрә, кешенең табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә булган мөнәсәбәтенә, глобализация һәм биологик баланс проблемнарына игътибар юнәлтә, әмма бу инде бөтенләй башка, аерым бер сөйләшү темасы.

XS
SM
MD
LG