Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилиана Сафина: "Мәскәүдәге "нижгарча" дәресләр татар бөтенлеген бозмас"


Лилиана Сафина: "Мәскәүдәге "нижгарча" дәресләр татар бөтенлеген бозмас"
please wait

No media source currently available

0:00 0:22:04 0:00

Мәскәүдә "Умарта" исемле татар теле мәктәбен оештырган Лилиана Сафина белән татар теле курслары, нижгар диалектын өйрәнергә теләүчеләр һәм Мәскәүдәге татар тормышы турында сөйләштек.

Якынча ике ел элек, 2018 елның августында Мәскәүдәге "Эхо Москвы" радиосы атнага өч мәртәбә кыска, бер минутлык кына булса да, "Говорим по-татарски" дигән проект башлап җибәргән иде. Бу эшне чыгышы белән Кайбычның Иске Тәберде авылыннан булган, хәзер Мәскәүдә яшәүче Лилиана Сафина башлады. Ул әле татар телен укыткан һәм бик сөйкемле исем йөрткән "Умарта" мәктәбен дә оештыручы.

— Лилиана, сүз уңаеннан, “Эхо Москвы”дагы татар теле минутлары әле дә чыгып киләме?

— Әйе, менә бүген тагын өч сүз җибәрәсем бар. Аллаһка шөкер, эшлибез, тырышабыз. Шуннан үзебезгә ләззәт тә алабыз.

— Башта аңа карата кызыксыну шактый зур булды. Мәскәүдә генә түгел, Татарстанда да. Бу әле дә шулай дәвам итәме?

— Безнең үз тыңлаучыларыбыз бар хәзер. Шалтыратып, хат язып бәхәскә кереп китүчеләр дә бар. Бу алай түгел, тегесе тегеләй, ул исем андый түгел, анысы моннан килеп чыкмаган, диләр. Кызыксыну кимеде дип әйтә алмыйм. Яратып тыңлаган, кызыксынган кешеләр байтак, хат язалар, сорыйлар, күп тәкъдимнәрен бирәләр, ярдәм итәргә тырышалар, Аллаһка шөкер.

— Бу эшегездә уңышлар, Лилиана, әмма бүгенге сөйләшүгә сездән килгән башка бер хәбәр сәбәпче булды – имеш Мәскәүдә, ә анда белүебезчә, нижгар якларыннан күчеп килгән татаралар бик күп, алар хәтта тарихи яктан мәхәлләнең төп нигезен тәшкил итә дияргә була, менә алар ягыннан, бигрәк тә Мәскәүдә туып-үскән, нигездә урысча сөйләшкән яшьләрдән татар теленең нижгар диалектында сөйләшергә өйрәнү теләге арткан икән. Хәзер диалектлар мәсьәләсе татар өчен шактый хәвефле бер проблемга әйләнеп бара – җанисәп алдыннан нәкъ менә диалектларга нигезләнеп татар милләтен бүлгәләү, санын киметү тырышлыклары арта. Моны без элек себертатарлар мисалында яхшы күрдек, быел Уфада татарлар сөйләмен “башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты” дип игълан итү шаукымы башланды. Инде килеп, Мәскәүдә “нижгарча” курслар ачыла дигән хәбәр. Мондый адым болай да четерекле вазгыятьне тагын да какшатып җибәрер дип уйламыйсызмы? Диалектны аерым өйрәнүгә нәрсә этәрде?

Әдәби телне өйрәнсәм, авылдагы әбием, апам, бабам мине аңлар микән, әтием миңа үпкәләмәс микән?

— Миңа бу сорауны биргәннәр иде инде. Бу Башкортстанда килеп чыккан шул хәлләрдән соң булды. Дөресен әйткәндә, ул турыда ишеткәнем дә юк иде. Ихтыяҗ тәкъдимне булдыра диләр бит. Монда да шулай. “Умарта” 20 еллап эшләп килә, ел саен “Сез кайсы телгә өйрәтәсез?”, дип сорыйлар. “Әдәби телне өйрәнсәм, авылдагы әбием, апам, бабам мине аңлар микән, әтием миңа үпкәләмәс микән?”, дигәнрәк фикерләрне байтак ишеткәнем бар. Шуңа күрә, бу – ызгыш-талашка китә торган әйбер түгел. Бу – татар теле тарихында үзенә күрә, кечкенә генә булса да, эз калдырудыр, миңа калса.

— Бу асылда дәү әниемне, дәү әтиемне куандырыйм әле дигән максаттан чыгып эшләнә инде алайса?

— Чыннан да, шулай гына. Өч еллап элек мин бу турыда бик күп уйландым, юк инде, әдәби тел бер генә булырга тиеш, сөйләм теле – бер нәрсә, язма тел бер булырга тиеш дип фикер йөртә идем. Әмма минем тормыш юлыма бер кеше килеп керде. Ул – Мәскәүдәге эшмәкәр, миннән бер-ике елга өлкәнрәк егет. Бик бай, тирән фикер йөртүче егет. Ул миннән бер методиканы мишәрчәгә тәрҗемә итүне сорады. Бер абыем бар, ул бик күп тәмәке тарта, мин шушы китапны укып чыкканнан соң тәмәке тартуны ташладым диде. Һәм мин моның турыда уйлана башладым. Шул мишәр, Нижгар якларындагы авылларны тулаем бер рәткә тезеп куеп, диалектларын, авазларын өйрәнеп шул китапны тәрҗемә иттем. Шуннан соң Рамил исемле бу егет әйтә: “Ә ни өчен мин өйгә кайтам да, авылга төшәм дә (алар төшәм дип сөйләшә) җәй буе абыем белән цыкылдашып сөйләшәм, ә Мәскәүгә килгәч минем “кат” (хат - ред.) язасым килә икән, мин аны икенче телдә язарга тиеш?”, ди. Бу дөрес фикер бит, ничек кенә булмасын.

— Икенче тел дип атау алай ук дөрес түгелдер инде ул. Телне без барыбер бер дип беләбез. Җитмәсә, мишәрләр үзләрен Казан татарларыннан да ныграк татар дип саный. Шуңа да, бу очракта моннан этник сепаратизм эзләү урынлы түгелдер.

— Юк, андый нәрсә бөтенләй юк, аның шул телдә язасы килде, чын күңелдән, бернинди конфликтсыз, бөтен нәрсәне кабул итеп. Чөнки ул китап параллель рәвештә әдәби татар теленә дә тәрҗемә ителде.

— Мәскәү күптөрле, андагы татар дөньясы да чуар. Казан татарлары бар, данлыклы нижгарлар, пенза татарлары бар. Алар барысы да үзләрен горурланып татар дип атап йөри, әмма шулай да гомер-гомергә күбрәк үз эчендә укмашып яши, бер-берсен ничектер кабул итмәү дә сизелә. Сез менә, казан татары, чыгышыгыз белән әле тау ягындагы керәшен татарларыннан, сез сизәсезме моны? Каршылык бармы? Булса, нидә чагыла?

Татар халкына үз-үзеннән көлә белү дигән әйбер гомумән хас түгел

— Әлбәттә, бар. Дөресен әйткәндә, беренче көннән үк башлап бу турыда ни генә ишетмәдем. “Сез шундый, сез мондый, менә миңа дәү әнием гомере буе әйтте, казанныкыларга өйрәнмәскә, чөнки алар усаллар”, дигән фикер дә булды. Халык төрле. Ләкин, барыбер, таркату юк, татар дигән матур, ягымлы исемне һәрберсе әйбәт кабул итә. Аңлашылмаган әйберләр чыннан да килеп чыга. Ләкин бүген Facebook-ны, башка социаль челтәрләрне карасак та, без хәзер үзирониягә өйрәнәбез. Чөнки татар халкына үз-үзеннән көлә белү дигән әйбер гомумән хас түгел. Хәзер безгә мишәр компоненты белән Казан татарлары арасында бер-беребезгә кырыйдан карап кына бераз көләргә өйрәнү мөмкинлеге бар. Ничек кенә булмасын, бу хәзер ул кадәр кискен түгел. Бер-ике ел элек кенә интернетта да канга бата-бата сугышкан әтәчләр кебек сөйләшкән әйберләр бар иде. Ләкин бүген без саграк, уйлап сөйләшәбез.

— Хәзер татарга каршы глобализация генә түгел, русификация, урыслаштыру да һәрьяклап һөҗүм алып бара. Мәскәү татарларында ассимиляция никадәр көчле?

Шым гына йөргән, үзенең татар булуын әйтергә теләмәгән кешеләрне дә тормышта очратканым булды

— Көчле. Мәскәү татарларының казанында кайнавыма карамастан, мин татар теленә, дингә, гореф-гадәткә, әдәбиятка тартылган кешеләр белән күбрәк аралашам. Ләкин, мәсәлән, берәр татар концертына, башка берәр чарага барасың икән, ул әйбер күренә. Моны саннар белән әйтү мөмкин түгелдер. Ләкин шым гына йөргән, үзенең татар булуын әйтергә теләмәгән кешеләрне дә тормышта очратканым булды. Минем кызым балалар бакчасына йөргәндә безнең шыпырт кына йөргән бер әнинең татар булуы ачыкланды. Ул баласы мәктәпкә киткәч кенә үзенең татар булуын әйтте. “Чишенү бүлмәсендә кызыгыз белән татарча сөйләшкәнне бик күп ишеткәнем бар, әмма ничектер әйтергә кыймадым”, диде. Мәктәпкә киткәч кенә әйтте. Димәк, бу эш акрынлап кына бара. Кемдер кычкырып әйтмидер, әмма файдасы тисә, үзенең татар булуын әйтергә мөмкинлекләр бар.

— Татар булып туса да күпләр яшь чагында моңа ничектер бик игътибар итми, йә инде башка дөнья мәшәкатьләре белән ул ничектер артка чигенә. Ләкин олыгайган саен милли хисләр кире кайта. Моны без төрле буыннар тәҗрибәсеннән күрәбез, беләбез. Сез татар балаларын татар телле итәр өчен нишлисез? Балада ана теленә мәхәббәт уяту юлында берәр төрле серләрегез бармы?

— Көне-төне сөйлим шул турыда. Туганнан бирле, сөйләшә башлаганнан бирле менә без шундый, монсы болай, тегесе тегеләй, менә бу – сыер көтүе, менә бу – чыбыркы, менә бу – тәмле су, шуның исе тәмлерәк, безнең авылда кешене җирләп кайткач шулай-шулай итәләр, дип бөтен әйбер турында кызларыма күп итеп сөйлим. Ул аларга бер яктан әкияти хәл кебек тоелса да, колакларына сеңә, алар аны ишетә, кабул итә. Ничек кенә булмасын, бу – үзеңнең тәҗрибәң, татар булуыңны балага күрсәтү. Ул аларның башларына керә һәм беркая китми. Алар аны кабул итәләр, чөнки кайбер очракта тормышта киресенчә бу татар бит дип артык ышану да дөрес түгел. Мин моны тормышта тәрбия өлкәсендә күрдем балам белән.

— Азатлык сезнең “Умарта” курслары турында инде язган иде, аерым алганда, былтыргы сентябрдә, анда татар теле курслары башланган иде. Язылганнар арасында без Рамазан Абдуллин дигән шәкерт белән дә сөйләшкән идек һәм ул килүенең сәбәбен болай аңлаткан иде: "Туган телне белү –​ фарыз әйбер, чөнки ул ата-бабадан күчкән амәнәт. Бусы –​ бер. Икенчедән, мин Мәскәүдәге татар дусларым белән татарча сөйләшергә телим, татар телендә уздырылучы мәдәни чараларга килгәч, аларга кушылып көләсем, алар белән бер телдә шаярасым килә", дигән иде Рамазан. Минемчә, шәп, сәламәт, мантыйкка туры килгән мотивация. Андыйлар күпме сездә?

— Күп, бөтенесе шундый. Башка ният белән килүчеләр була икән, мин аларга һаман әйтәм, алар бездә йә тоткарланмыйлар, йә берәр ел кайдадыр йөреп киләләр дә, кире кайталар. “Умарта”га килгән һәрбер кешенең үз хәле, үз тарихы. Үзенең татар теленә якынаю теләге белән киләләр. “Умарта”га килеп кушылган һәрбер кеше шундый сәләтле кеше, бездә бер генә гади кеше дә юк. Мәсәлән, быел 84 яшьлек бер бабай укыды. Мәскәүдә туып үскән, гомерен монда кичергән. Үзенең кызы белән йөрде. Быелга 78 яшьлек бер әби язылды. Гомерләрен Мәскәүдә кичергәннәр. Татарстанда аларның беркеме калмаган, тамырлары шуннан ул апаның. Тартылам, кирәк миңа ди.

— Ә яшьләр сезгә күп йөриме?

— Күбесенчә яшьләр. Күбрәк 20 яшьне узганнар. Олы яшьтәгеләр барлыгы 10 кешедер. Ә болай күпчелек яшьләр, студентлар. Кемдер танышу, кемдер мәхәббәт өчен, кемдер кызыксынып килә. Былтыр әнисе вьетнам, әтисе беларус булган бер егет йөргән иде. Татарларга ярдәм итәргә булдым, сезнең проблемнарыгыз бар диде. Бер американ егете йөрде. Ул Башкортстанда ниндидер тикшеренүләр үткәргән булган. Бер яһүд кызы йөрде, алар былтыр Әлмәт якларына кайтып шулай ук ниндидер тикшеренүләр үткәрде.

— Теләүчеләр урыс милләтеннән дә бармы?

— Бар. Катнаш гаиләләрдән бик күп. Урыс милләтеннән күбрәк кызлар, аларның егетләре татар.

— Азатлык инде менә ике елдан артык махсус татар телен өйрәтү өчен башлап җибәргән Әйдә!Online проектын алып бара. Сез аның материалларын үз эшегездә кулланасызмы?

— Әйе, балаларга аеруча. Чөнки анда рәсемнәр, кызыклы әйберләр күп. Аларны истә калдырырга, саклап куярга була. Искиткеч кызык итеп бирелә, грамматик яктан да, чөнки мин татар теленең грамматикасын бик яратам. Андагы бөтен сынауларны да үтәм, егетләргә, кызларга да җибәрәм.

— Мәскәүдә татар мәктәбе да бар бит әле, әйеме? Сез үз балагызны анда йөртә аласызмы?

— Безгә ераграк. Ләкин Ходай Тәгалә безгә шундый мөкинлек бирде – минем кызым укыган сыйныфта сигез татар баласы бар. Без аны махсус эзләмәдек, бу – безнең райондагы гади бер мәктәп. Без аны махсус сайламадык та, ул үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Анда нижгар татарларының баласы, бер мишәр егете 1 сентябрьдә басып “Мин – татар, минем бабам да татар, әбием дә татар”, дип кычкырды. Урыс мәктәбенең беренче сыйныфында менә шундый егетебез булды.

— Кайвакыт татарга шул баладагы кебек үҗәтлек җитми шул, бигрәк тә Казан татарларына дияр идем.

— Шулай шул.

— Тагын җанисәпкә кайтыйк әле. Сезнең фаразлар ниндирәк? Милләт саны артырмы, юкмы?

— Мин – гел яхшыга өмет итүче кеше. Миңа калса, артыр. Глобальләшү процесслары бара, әлбәттә. Әмма, ни генә булмасын, хәзер үз милли аңында булган кешеләр дә байтак бит. Монда бу миңа кагылмый дип утырасы түгел. Безнең өйгә без өйдә чакта килмәсәләр, гаиләбез белән барып үзебез турында белдерергә җыенабыз. Аллаһ бирсә, барысы да әйбәт булыр.

— Совет чоры татарларны үз миллилеген, татарлыгын саклауда үз-үзләренә түгел, ә дәүләт структураларына ышанырга өйрәтте. Хәзер дә татар бу өлкәдә Казанга, Татарстанга карап тора, һаман нидер көтә. Казан читтәге татарларга да ничектер ярдәм итеп килә-килүен, бик зур ярдәм булмаса да, концертлар, сабантуйлар оештыруда булыша. Белгечләр укыта, дәреслекләр җибәрә. Әмма татарлыкны саклау, телне яклау өлкәсендә соңгы елларда Татарстанның да шактый артка чигенүе күренә. Дөресрәге, Татарстан бу эштән читләшергә мәҗбүр ителә. Сез моның белән килешәсезме?

Дәүләттән генә көтеп утыру бик матур нәрсә түгел, үзебездән дә кирәк

— Соңгы вакытта бу турыда күп кешедән ишеткәнем бар. Татар теленә, татар мохитенә, татар мәгарифенә ярдәм итүче иганәчеләр булган, бу тарихта матур эз калдырган нәрсәләрдән күренә. Шуңа күрә, дәүләттән генә көтеп утыру бик матур нәрсә түгел, үзебездән дә кирәк. Дәүләт бирсә дә, без аны кабул итә беләбез микән? Ничек кенә булмасын, тел мәсьәләсенә килгәндә, без үзебез булган әйберләрне саклый белдекме? Мәсәлән безнең Татарстанда, бер генә тапкыр булса да, берәр мәхкәмә эшендә документлар ике телдә тутырылдымы? Миңа калса, юктыр. Шуңа күрә, тартып алгач кына бу әйбер тәмлеләнде.

— Хәзер Татарстан үз чикләре белән генә чикләнеп, татар эшен шунда гына кайгыртырга мәҗбүр ителә. Мәскәүдәге татарлар моны ничек кабул итә?

— Бер өлеш татарлар безгә Татарстан булышырга тиеш ди, икенчеләр без монда мөстәкыйль рәвештә яшибез, безнең үз эшмәкәрләребез, үз акчабыз, үз башыбыз бар, үзебез хәл итәргә тиеш ди. Менә шундый ике төркемгә бүленгәннәр.

— Мәскәүдәге татарлар күбрәк үзләренә ышану юлына басып киләме?

— Шулай әйтсәк, дөресрәк булыр. Ләкин, шулай да, кайберләре көтә, Татарстан безгә бирергә, безгә концертлар китерергә, безгә бушка булырга тиеш, шулай итәргә, тегеләй итәргә тиеш ди. Һаман тиеш ди. Ә монда яшәүче татарлар ни бирә икән, аны кабул итә микән ул? Аны тагын берәр төбәккә, берәр районга алып барып аны берәр кешегә, буынга, гаиләсенә кертә микән? Бу да бик зур сорау.

— Ахыр чиктә төбәктәге татарлар, шул исәптән Мәскәүдәге татарлар да җирле хакимияткә, үзидарәгә салымнар түли бит. Шуңа күрә Татарстанга бик өметләнмичә, бәлки үзләрендәге хакимиятне күбрәк үзләренең милли мәнфәгатьләрен кайгыртырга күндерү үзен аклыйдыр?

— Дөрестән дә, шулай булырга тиештер ул. Мәсәлән, Түбән Варта (Нижневартовск - ред.) шәһәрендәге бер яшьләр төркеме бар, алар беркемнән сорамыйча, беркемгә таянмыйча, мәктәптә татар теле дәресләре булдырды. Миннән нинди дәреслек кирәк икәнен сорашып, Татарстаннан дәреслекләр алдылар, ничек укытырга кирәклеген сорадылар. Күп кенә сөйләшеп, өч ай әзерләнеп гөрләтеп эш алып баралар. Алар турында ишеткән кеше дә юк. Мин укытучылар белән генә сөйләшәм, алар миңа кайда катнашканнарын сөйли. Тырышкач була бит. Белдермиләр дә, сиздермиләр дә, ләкин балалары мәктәпләрдә татар телен өйрәнә. Бу курслар түгел, мәктәпләрдә өйрәнәләр. Аларны мин конгресста да, тегендә-монда да күрмим. Алар үз эшләрен тирән сукалап алып баралар. Миңа калса, бу — бик зур эш.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG