Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Умарта" татар телен өйрәнергә чакыра


Лилиана Сафина, "Умарта" мәктәбе җитәкчесе
Лилиана Сафина, "Умарта" мәктәбе җитәкчесе

26 сентябрь Мәскәүдә татар теле курсларының яңа сезоны ачылды. Лилиана Сафина җитәкләгән "Умарта" татар теле мәктәбе 2019-2020 уку елында татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен беренче танышу дәресе уздырды.

Балалар өчен дәресләр аерым оештырыла – аларның беренче дәресе 21 сентябрь, шимбә көнне узды, анда 15 сабый килгән.

2001 елдан бирле Әсәдуллаев йортында уза торган дәресләр быел яңа урынга күчте – балалар Әсәдуллаев йорты күршесендәге Большая Татарская урамындагы белем бирү үзәге офисында укыса, зурраклар – Ленин исемендәге китапханәдә укыячак. Танышу дәресе Большая Татарская урамындагы офиста узды.

Очрашу кичке җидегә билгеләнгән иде. Соңга калыбрак башланса да, кичке тугыз тулганчы яңа кешеләр килеп торды – кырык кешелек аудиториягә сиксәнгә якын кеше кереп тулды.

Беренче эш итеп, килүчеләргә анкета таратылды. Анкетада кечкенә генә тест урнаштырылган иде – ул тест нәтиҗәләренә карап укучылар төркемнәргә бүленәчәк. Лилиана әйтүенчә, күпләр үзенең тел белү дәрәҗәсен "ноль" дип билгеләсә дә, соңыннан "ноль" түгеллеге ачыклана – телне бөтенләй белмим дип санаучыларның күбесе ипилек-тозлык сөйләшә, ә бу "ноленче дәрәҗә"дәгеләрне укыту өчен төзелгән програмга туры килми.

Мәскәүдә "Умарта" татар теле мәктәбе яңа сезонын ачты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:36 0:00

"Үзем белән таныштырмадым бит әле!" – дип Лилиана Сафина тактага исемен һәм телефонын язып куйды. – Теләсә кайсы сорау белән шалтырата аласыз, мин һәрвакыт җавап бирергә әзер."

Лилиананың яшь бала анасы булуын да белсәң, аның үз мәктәбе өчен күпме көч түккәнен аңларга була.

Лилиана тактага "Умарта" дип яза – бу исеме белән мәктәпнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен табып була, анда дәрес материаллары, дәреслек күчермәләре куелып бара, дип аңлата ул. "Р.Нигъмәтуллинаның "Изучаем татарский язык" дәреслеге буенча шөгыльләнәчәкбез, китапларга заказ бирелгән, тиздән укучыларга таратылачак", дип аңлата Лилиана.

"Умарта" сүзе ничек тәрҗемә ителә? – "Улей" дип җаваплый кемдер. "Ә пчела татарча ничек була?" "Умарта корты". "Юк, бал корты була!" дип төзәтә Лилиана һәм танышу дәресен дәвам итә – тактага иң популяр танышу гыйбарәләре языла, һәркемгә партадашы белән исәнләшергә, танышырга бирем бирелә – "Умарта" гөж килә.

Эдуард Әйткулов
Эдуард Әйткулов
Ничек инде үзеңне кимендә ике тел өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә була?

"Умарта" сүзенең урысчасын дөрес тәрҗемә иткән кешенең исеме – Эдуард Әйткулов. Эдуард тумышы белән Казакъстаннан, ул кабат-кабат казакъ белән татар телләренең охшашлыкларына игътибар юнәлтә. "Казакъча начар беләм, чөнки мин укыган мәктәптә казакъ теле дә, инглиз теле дә начар укытыла иде", ди үзе. Эдуард – Мәскәү губерна театры актеры (сәнгать җитәкчесе – Сергей Безруков). Татар телен Tatar Speaking Club сөйләм клубында өйрәнә башлаган, соңрак "Умарта" дәресләренә язылган, ләкин үзенең татар телен белү дәрәҗәсен түбән дип бәяли. Туган тел белән кызыксынуын 2017 елда телгә булган һөҗүмнән соң башлануын да яшерми: "Ничек инде үзеңне кимендә ике тел өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә була?"

Курсларның Әсәдуллаев йортыннан китүе дәресләр башлану вакытына тәэсир иткән – Ленин китапханәсе, мәсәлән, кичке сигездә ябылырга тиеш, шуңа күрә андагы дәресләр кичке алтыда ук башланачак. Бу күпләр өчен көтелмәгән булып чыкты – Мәскәүдә офис хезмәткәрләренең эш вакыты иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр, димәк, алтыдагы дәрескә җитешү мөмкин түгел. "Аңлыйм, күпләр өчен бу эш вакытына туры килә, ләкин мин сезне алдан уйлап, эшегездән сорап китү яки эш вакытын алыштыру мөмкинлеген каравыгызны сорыйм" – дип бүлдерә укучыларын Лилиана. Ленин китапханәсе аның укучылары өчен ят түгел – 2019 елның февралендә Лилиана китапханәдә татар теленнән интенсив курс уздырган иде.

Зөлфия Аляутдинова
Зөлфия Аляутдинова

Сафинаның укучылары елдан ел арта – шуңа күрә ярдәмчеләре дә аз түгел. Кемдер соцчелтәрләрне алып барырга ярдәм итә, кемдер дәрескә килүчеләрне каршы ала, төркем саен старосталар дәрескә килүчеләр исемлеген теркәп бара. Шуларның берсе – Зөлфия Аляутдинова – үзенчә бер рекордчы. Ул Лилиана дәресләренә инде 13 ел йөри! "Тумышым белән Түбән Новгородтан.

Ике ел укыгач, Мәскәүгә килгән татар спектакльләрен колакчынсыз аңлый башладым

Татарча белми идем, башта индивидуаль дәресләргә язылдым, соңрак төркемгә йөри башладым. Лилианада ике ел укыгач, Мәскәүгә килгән татар спектакльләрен колакчынсыз аңлый башладым!" ди Зөлфия. Хәзер дәресләргә сирәк йөри, ләкин администраторлык вазифасын бик теләп башкара. "Ләкин дәресләргә сирәк йөргәч, татарча сөйләшүе дә кыенлашты хәзер, практика җитми", ди ул.

Рамазан Абдуллин
Рамазан Абдуллин

Рамазан Абдуллин исә бүген беренче мәртәбә килгән. "Дусларым аша ишетеп килдем, кемнән сорасаң да, Лилиананы мактыйлар – ул башка телләр белән чагыштыра-чагыштыра аңлата, кайсы сүзнең кайсы телдән кергәнен дә сөйли, минем кебек төрек йә гарәп теле белән кызыксынучылар өчен бу бик уңай", дип фикерләре белән бүлешә ул.

Туган телне белү – фарыз әйбер, чөнки ул ата-бабадан күчкән амәнәт

Рамазанны татар теле дәресләренә китергән тагын бер сәбәп – ислам дине. "Туган телне белү – фарыз әйбер, чөнки ул ата-бабадан күчкән амәнәт. Бусы бер. Икенчедән, мин Мәскәүдәге татар дусларым белән татарча сөйләшергә телим, татар телендә уздырылучы мәдәни чараларга килгәч, аларга кушылып көләсем, алар белән бер телдә шаярасым килә." Сүз уңаеннан, Рамазан – фотограф, аны Мәскәүдә узучы мөселман яки татар бәйрәмнәрендә еш күрергә була.

"Быел безнең дәресләргә язылучыларның башка еллардан бер аермасы нык сизелде – күбесе инде татарча сөйләшә белә. Ел саен, дәресләр башланганчы, курска язылучыларның һәрберсенә шалтыратып чыгам. Башка вакытта "Исәнмесез!"не аңласалар да, "Сау булыгыз!" сүзеннән аптырап калалар иде, быел, шөкер, андыйлар юк, күпчелеге татарча сөйләшә белеп килә" – ди Лилиана.

"Умарта" татар теле курслары
"Умарта" татар теле курслары

"Бу дәресләр түләүлеме? Түләүле дәресләргә йөрергә теләүчеләр шулай күпмени Мәскәүдә?" дип гаҗәпләнә Сәрбиназ, Казан кунагы. Сәрбиназ Мәскәүгә Губкин исемендәге нефть һәм газ университетына фәнни конференциягә килгән, "Умарта"ның ачык дәресе хакында очраклы гына ишетеп, үз күзләре белән күрергә дип килгән. Дәресләр түләүле, ләкин тел курслары өчен өчен бу бәяләр чагыштырмача арзан – 1200 сум. "Түләүләр мәктәп хисабына күчеп бара, барлык исәп-хисап битләре ачык, салымнарны да түләп барабыз" дип аңлатты Лилиана. – Бернинди кулга акча китереп бирү дигән әйбер юк, бары тик хисап аркылы".

Шул ук вакытта Лилиананың тагын бер проекты – "Эхо Москвы" радиосындагы "Говорим по-татарски" тапшыруы дәвам итә. "Анда шундый яхшы коллектив – хәтта радионың рәсми сәхифәсендә "Бүген "Умарта"га татар теле өйрәнергә килегез!" дип безнең дәрескә сылтама да элеп куйганнар!" дип соклана Лилиана.

Киләсе дәрес Русия дәүләт китапханәсендә (В.Ленин исемендәге китапханә) 3 октябрь узачак.

XS
SM
MD
LG