Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Татар теленә кереш" интенсив курсы узачак 


Лилиана Сафина
Лилиана Сафина

Ике атна дәвамында курсларны тыңлаучыларга шушы цикл кысаларында 10 лекция укылачак.

11 февральдә Мәскәүдәге Русия дәүләт китапханәсененең Шәрык әдәбияты үзәгендә "Татар теленә кереш" дип исемләнгән интенсив укулар башлана. Ике атна дәвамында курсларны тыңлаучыларга шушы цикл кысаларында 10 лекция укылачак. Интенсив курс татар мәдәнияте белән тел аркылы танышуны күздә тота.

Курсларны Русия дәүләт китапханәсе, Мәскәүнең Татар морзалары мәҗлесе һәм Мәскәү төбәге татар автономиясе каршында эшләүче "Умарта" тел мәктәбе оештыра. Курсны филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафина укый.

Сафина 2004 елдан бирле Татар милли мәдәни үзәгендә "Умарта" исемле татар теле курслары алып бара. Ул шулай ук "Эхо Москвы" радиосында "Татарча сөйләшәбез" тапшыруы мөхәррире. "Татарлар – Мәскәүдә өченче урында торган этник халык, шуңа күрә татарча тапшыру эшләп карау теләге туды", дип белдергән иде радионың баш мөхәррире Алексей Венедиктов.

Русия дәүләт китапханәсенең Шәрык әдәбияты үзәге Ширинский-Шаховскийларның элекке утарында урнашкан. Китапханәдә XVI гасырдан бүгенге көнгәчә дөнья күргән, Азия һәм Африка халыкларының 230 телендә язылган 850 мең китап тупланган. Китапханәдә җиде уку залы бар, монда күргәзмәләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинар һәм конференцияләр уздырыла.

XS
SM
MD
LG