Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү татар яшьләренең үз йорты булачак"


Чарада катнашучы яшьләр
Чарада катнашучы яшьләр

13 ноябрь – Мәскәүдә елга бер мәртәбә уза торган Татар яшьләре көнендә "Хәрәкәт 16" дип аталган чара узды. "Арбат" мәдәни күңел ачу үзәгендә узган чарада башкаланың барлык татар яшьләре оешмалары катнашты.

"Хәрәкәт 16" проектында (исемендә агымдагы ел саны кулланыла - ред.) катнашыр өчен бер ел алдан бирелгән темалар бәйгесенә татар яшьләренең 27 оешмасы үз эшләрен видео-програмнар итеп тәкъдим иткән. Бәйгегә дүрт тема игълан ителгән булган:

  1. Татар халкының телен һәм әдәбиятын, тарихын, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән, татар яшьләрен берләштерү өлкәсендә иң яхшы проект.
  2. Иң яхшы яшьләр берләшмәсе.
  3. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, рухи һәм әхлакый тәрбия өлкәсендә иң яхшы проект.
  4. Мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә иң яхшы проект.

Һәр темада бер проект җиңгән. Шулай итеп, 27 проект арасыннан 4 проект җиңүче дип табылган.

Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов
Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов

Бүләккә лаек дип табылган беренче проект – “Умарта” дип атала. Ул – Татар мәдәни үзәгендә Лилиана Сафина җитәкчелегендә эшли торган татар телен өйрәнү курслары. Аларга бүләкне шушы чарага махсус чакырылган Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов тапшырды. Җиңүче язылган конвертны ачкач Илдус бал корты кебек бераз безелдәп торды да, бу проектта җиңүче “Умарта!” дип игълан итте. Һәм җиңүчеләргә Камал театры исменнән күптөрле бүләкләр тапшырды. Илдус шулай ук форсаттан файдаланып, гыйнвар аенда Мәскәүдә Галиәсгар Камал театры гастрольләре узачагын да хәбәр итте. Бер килгәч биемичә китмим дип степ биюен башкарып, көчле алкышларга лаек булды.

Җиңүчеләр арасында шулай ук “Җиденче буын”, “Казан-клуб” һәм Мәскәү дәүләт университеты каршында оешкан “Якташлар” оешмасы булды.

"Илдан" бию төркеме
"Илдан" бию төркеме

Бүләкләр узган ел гына үзенең 10 еллыгын уздырган татар мәдәни үзәге каршындагы “Илдан” бию төркеменә дә бирелде. Төркемнең сигез биючесен Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Муса Җәлилнең юбилее уңаеннан булдырылган медальләр тапшырды. Бүләкләрне Русия думасы депутаты, Федераль татар автономиясе рәисе Илдар Гыйлметдинов, Казаннан Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин һәм башкалар тапшырды.

Илдар Гыйлметдинов үзенең чыгышында: “Зур рәхмәт яшьләребезгә. Проектларның күбесен телне сакларга юнәлдерергә кирәк. Хәзерге көндә шуннан да мөһим нәрсә юк. Безнең федераль автономия дә шул юнәлештә эшли. Шул юнәлештә хәрәкәт итегез", диде. Ул бу проектларда татар телен үстерүгә игътибар күбрәк булсын иде дигән теләген дә әйтте. Илдар әфәнде чыгышын: "Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев “Хәрәкәттә бәрәкәт" дип әйтә торган иде. Ни өчен дисәгез, чөнки ул бик мөһим нәрсә!” дип тәмамлады.

Равил Әхмәтшин Мәскәүдә укучы яшьләрне котлый
Равил Әхмәтшин Мәскәүдә укучы яшьләрне котлый

Мәскәү дәүләт университеты каршындагы “Якташлар” оешмасына бүләкне Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин тапшырды.

Ул үзенең чыгышында: “Без МГУ ректоры белән дә тыгыз элемтәдә. Хәзер бу уку йортында 400 татар баласы укый. Аларны мактыйлар. Укуда да, спортта да алар беренчеләр. Гомумән, Мәскәүдәге татар чаралары бик күп милләттәшләребезне җыя. Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәренә халык меңәрләп килә" диде.

Тамаша залы
Тамаша залы

Чыгышын дәвам итеп Равил Әхмәтшин бер яңалык та ирештерде. "Мәскәүдә Татар яшьләре оешмасының үзләренең йорты юк иде. Татарстан хөкүмәте шуны искә алып, Мәскәү мэры Сергей Собянинга мөрәҗәгать итте. Менә көтәбез гыйнвар аенда “Энтузиаст” кинотеатрын татар яшьләренә бирү турында карар кабул ителергә тиеш. Анда яшьләр өчен барлык уңайлыклар да булдырылачак. 800 кеше сыйдырышлы тамаша залы да, татар халкына багышланган музей да, хәтта татар рестораны да булачак. Бу татар яшьләренә зур мөмкинлекләр ачачак", дип куандырды вәкил.

Равил Әхмәтшин шулай ук "19 ноябрьдә Мәскәүнең татар яшьләре Корстонда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм билгеле шәхесләребез белән очрашачак. Бүгенге сөйләшүләрне анда да дәвам итәчәкбез", дигән хәбәр җиткерде.

Эмиль Фәйзуллин (с) һәм Равил Әхмәтшин яшьләрне котлыйлар
Эмиль Фәйзуллин (с) һәм Равил Әхмәтшин яшьләрне котлыйлар

Мәскәү яшьләре җитәкчесе Эмиль Фәйзуллин “Хәрәкәтнең” асылы, аның башкарган эшләре турында сөйләде, яшьләр оешмаларының көннән-көн үсүе, кызыклы проектлары турында әйтте. "Яшьләр һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Шулай булганда гына зур уңышларга ирешергә була", диде. Берничә ел элек кенә Казанга форумга җыенган вакытта без көчкә-көчкә генә утызлап кеше тапкан идек. Хәзер безнең яшьләр никадәр булды! Шушы зур залларга да сыеша алмыйлар. Иң мөһиме яшьләр, татар яшьләре, татар булулары өстендә эшлиләр, үсәләр, кызыклы темалар тәкъдим итәләр. Без үзебез эшләмәсәк, безнең өчен беркем дә эшләмәячәк", диде Эмиль.

Рөстәм Ямалиев (с), Кристиан һәм Ринат Мөхәммәдиев
Рөстәм Ямалиев (с), Кристиан һәм Ринат Мөхәммәдиев

Тәбрис Яруллин “Хәрәкәт” җитәкчесе Эмиль Фәйзуллинга Казаннан рәхмәт хаты алып килгән. Ул Татарстан яшьләреннән, Бөтендөнья татар конгрессыннан сәламнәр җиткерде. Мәскәү татар яшьләре оешмасы эшчәнлегенә югары бәя бирде, мәдәниятебезне, телебезне гореф-гадәтләребезне саклауда аның эшчәнлеген мактады. Рәхмәт хатыннан башка ул, оешмага DVD плеер да алып килдек, кулланыгыз, бергәләп татар җырларын башкарыгыз, диде. Азатлыкка Тәбрис Яруллин шуларны сөйләде:

Чараны алып баручылар - Азат Галләмшин белән Сөмбел Билалова
Чараны алып баручылар - Азат Галләмшин белән Сөмбел Билалова

“Без Мәскәүгә бик теләп киләбез. Инде өченче тапкыр. Без әле бу хәрәкәтнең башлангычын да хәтерлибез. Бу оешманың җитәкчесе Эмиль Фәйзуллин Казанга татар яшьләре форумына килгән иде. Без шунда таныштык. Һәм үзебез өчен менә шундый зур татар яшьләре дөньясын ачтык. Мәскәү ул Казан, Уфа белән беррәттән тулы канлы татар мохите. Монда яшьләр үз проектларын эшлиләр, үз көчләренә нык ышанып яшиләр. Безгә бик ошый. Бер алар белән горурланабыз. Алар безнең форумда да иң активлары.

Без Уфа, Мәскәү Казан бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Бу безнең күңелебезгә бик ятышлы. Бу өч шәһәр татар дөньясының тоткасы дип әйтер идем. Әгәр дә бу шәһәрләрдә шундый актив яшьләр булмаса, бу бик аяныч булыр иде. Алар бар, ләкин моның дәвамы да булырга тиеш. Ул күренеп тора, үсә бара.

Монда хәзер башка шәһәрләрдән дә бәйгегә катнашу тәкъдимнәре килә башлаган. Без менә әле генә Эмиль белән сөйләштек, бу проектта башка төбәкләр дә катнашса, зур итеп үткәрергә була. Монда татар яшьләренә Оскар тапшырырлык зур хәрәкәт барлыкка килергә мөмкин".

Күчтәнәчкә - чәкчәк
Күчтәнәчкә - чәкчәк

Очрашуны татар һәм урыс телләрендә Азат Галләмшин белән Сөмбел Билалова алып барды. Очрашуның рәсми бүлеге тәмамланганнан соң татар яшьләре – Казан-Word төркеме, диджей Радик, ”Илдан” бию төркеме һәм башкалар катнашында зур концерт булды. Очрашуда катнашучыларга күчтәнәч буларак 10 килолы зур чәкчәк залга чыгарылды һәм барлык кеше дә авыз итәрлек итеп бүленде.

XS
SM
MD
LG