Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татар яшьләре дә Тукай шигырьләрен укыды


Тукай шигырьләрен укучы Мәскәү яшьләре
Тукай шигырьләрен укучы Мәскәү яшьләре

Мәскәү яшьләре Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгы уңаеннан аның шигырьләрен укып, интернет сәхифәләренә куярга әзерлиләр.

Чара диджей Радик исеме белән билгеле булган җырчы Радик Яруллинның студиясендә төшерелде. Габдулла Тукайның шигырьләрен өйрәнеп, бу язылу алдыннан дулкынланып утыручылар арасында танылган җырчы Сөмбел Билалова, Мәскәү татар яшьләре җитәкчесе Эмиль Фәйзуллин, яшьләр оешмасыннан шулай Алсу Минһаҗева һәм Алсу Гилязетдинова, Мәскәү җырчылары - Әлфия Шәрипова, Альбина Латыйпова, студия хуҗасы Радик Яруллин үзе һәм эшкуар Азат Галләмшин бар иде.

Без яшьләрнең кайберләренә Габдулла Тукай шигырьләрен кайчаннан бирле беләсез, шушы интернетка куяр өчен генә өйрәндегезме, әллә инде сезнең өчен шагыйрьнең иҗаты күптәннән танышмы дигән сорау бирдек.

Алсу Минһаҗетдинова тумышы белән Норлаттан. Мәскәүдә әле 3-4 ел гына яши. Ләкин биредә инде аның үз эше бар, дуслары да бик күп икән, яшьләр оешмасында иң активлардан санала.

– Мин – мишәр кызы, мишәрчә укырмын шигырьләрне. Миңа шулай җайлырак. Әлбәттә, мин Габдулла Тукайны балачактан ук беләм. Безнең мәктәп програмында бар иде ул. Мәктәптә укый идек. Хәзер инде искә төшердем. Мин аның “Карлыгач” дигән шигырен сайладым. Бик дулкынланам. Матур итеп укырга тырышам инде. Беркемнән дә ярдәм сорамыйча, үземчә өйрәндем, үземчә укыйм,”- дип Алсу әйтелешләрне дә төзәттермәде, чынлап та үзенчә укыды.

– Тукай шигырьләрен укуга сине нәрсә этәрде? Шагыйрьнең юбилеемы, аның шигырьләрен бик яратумы? Дулкынланып, ятлап утырасыз. Шуңа аңлатма бир әле Алсу?

– Безгә бу чараны Алсу Минбаева тәкъдим итте. Без аны рәхәтләнеп кабул иттек. Аннан соң үзебезнең татар яшьләренең, Мәскәүдә яшәсәк тә, Габдулла Тукай иҗатына, милләтебезгә битараф булмаганлыгыбызны күрсәтергә теләдек. Без үзебезнең шушы бөекләребезне онытырга тиеш түгел. Ул – безнең әдәбиятның нигезе. Без аны белергә тиеш. Шуңа күрә бу проектта бик теләп катнашам. Без бу язмаларны интернетка куячакбыз, дусларыбызга таратачакбыз. Бу проектта катнашып, бу тарихи вакыйгага без дә үзебезнең мөнәсәбәтебезне күрсәтергә омтылдык, – диде Алсу Мингазетдинова.

Мәскәү яшьләре интернет сәхифәләрендә Габдулла Тукай шигырен укучыларны караганнар, бигрәк тә Америка татарларының чыгышы ошаган. "Ләкин без бер шигырьне юллап кына уку рәвешен түгел, һәрберебезгә аерым шигырь укуны сайладык. Шулай булса Тукайның күбрәк шигыре яңгыраячак", диделәр яшьләр.

Сөмбел Билаловадан: “Син Габдулла Тукайның иҗатын әйбәт беләм дип уйлыйсыңмы?” дип сорадык.

– Әлбәттә, Габдулла Тукай безгә мәктәп програмы белән кергән инде. Мин аның иҗатын бик яхшы беләм дип әйтә алмыйм. Ә менә бүгенге чарага әзерләнгәндә нинди шигырен сайлыйм икән дип эзләнгәндә, аның иҗатын зур кызыксыну белән укырга тотындым. Һәм ул минем өчен бу чара белән генә чикләнмәс дип уйлыйм. Ул бит вафат булганында бездән аз гына олырак булган. “Ә без нәрсә эшләдек соң әле?” дигән сорау куярга мәҗбүр итә аның иҗаты. Мин үзем өчен яңадан ачтым бу бөек шагыйрьне. Җырчы буларак аның шигыренә язылган җырларны бик яратып башкарам. “Әллүки”, “Тәфтиләү” җырларын яратам. “Туган авылым” дигән җырны үземнең репертуарга кертергә уйлыйм.

“Туган тел” җырын бөтен татар баласы да белеп туа торгандыр дип уйлыйм. Нинди генә чара булмасын, беркайда да “Туган тел”сез узмый бит! Тукай минем өчен татар халкының алыштыргысыз нигезе дип тә, билгесе дип тә әйтәсем килә. Тукайсыз татар халкы булмас кебек миңа. Менә ни дәрәҗә бөек шәхес бит ул. Бүгенге чара, аның юбилее шундый фикерләргә китерә. Уйландыра Тукай. Татар халкы Тукайсыз була алмый, Тукай татарсыз була алмый дип әйтер идем. Без бик шат бу чарага!” - диде Сөмбел Билалова.

Азат Галләмшинга да шул ук сорауны бирдек. “Мине бу проектка Алсу Минбаева чакырды. Без үзебезнең бөек шагыйрьләрне белергә тиеш, онытмаска тиеш. Нинди генә яңа фильмнар, яңача җырлар булмасын , яңа шагыйрьләр булмасын, татар халкының үзенең бөек шагыйрьләре бар. Без аларны белергә тиеш, без бүген аларның иҗатын өйрәнергә тиеш. Әйтәләр бит, татар ул балалары татар булган кешеләр түгел, оныклары татар булган кешеләр дип әйтәләр. Менә бүген бирегә килгән яшьләр, пышылдый-пышылдый Габдулла Тукайның шигырьләрен ятлаучылар, әлбәттә үз балаларына аның шигырьләрен өйрәтерләр дип уйлыйм. Мин бу проектка рәхәтләнеп катнаштым. Мин Тукайның “Китап” дигән тирән мәгънәле шигырен бик яратам, бүген мин шул шигырьне укыйм”, диде Азат.

Радик Яруллин шигырь укый
Радик Яруллин шигырь укый

Радик Яруллин Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен сайлаган. Ул бөтен халыкка танылган шигырь, җыр дип, Радик “Туган тел” җырын җырлап та җибәрде.

Әлфия Шәрипова тумышы белән Ульян якларыннан икән. "Миңа Тукай шигырьләрен кечкенә чакта әбием сөйләгән иде. Мин әлбәттә ул вакытта аның Габдулла Тукай шигыре икәнлеген белмәгән идем. Менә инде хәзер китапларын укый башлагач, бу шигырь дә, теге шигырь дә миңа таныш булып чыкты. Мин аны күптәннән беләм икән. Мине бу проектка чакыручыларга бик зур рәхмәтләремне белдерәм. Минем өчен бу бик горурланырлык чара", диде.

Алсу Минбаева – бу проектны оештыручыларның берсе. Аннан ни өчен бу проектны тормышка ашырырга теләдең, нәрсә этәргеч бирде дип сорадык.

– Җаным теләде! Без бит барыбыз да татарча сөйләшәбез. Без төрле чаралар уздырабыз. Нигә әле без Бөек Тукайның бу юбилееннан читтә калырга тиеш дип уйладым. Рәхмәт төшсен, берсе дә “юк, булдыра алмыйм” дип әйтмәде. Китабы булмаганнар интернеттан таптылар Тукай шигырьләрен. Без, халкыбызның мирасына битараф булмаган татар яшьләре, бөек Тукайның юбилее алдыннан аның шигырьләрен өйрәнү, уку теләге белән шушы чараны оештырырга уйладык. Бу гади генә уку, яздыру түгел. Без аны бит әле видеога да төшерәбез. Интернетка куярга уйлыйбыз. Бездә танылган җырчылар, артистлар катнаша. Аларның бу проектта катнашуы күп кешеләрнең кызыксынуын арттырыр дип уйлыйбыз.

Мин күптән түгел генә Америка татарларынның Габдулла Тукай шигырьләрен укуын тыңладым. Алар төрле штатлардан һәрберсе икешәр юл шигырь укый. Минемчә, алар шулай итеп татарларның бердәмлеген күрсәтте. Алар “Шүрәле” поэмасын укыдылар. Мин Габдулла Тукайның шигырьләрен белә идем , әлбәттә. Без “Тукай тел” җырын яшьләр белән һәр очрашудан соң җырлыйбыз. Ул бит безнең гимн. Алла бирса, киләсе елга быелгы проект кебек Муса Җәлилнең туган көнендә дә эшләргә кирәк булыр дип уйлыйм. Быел без аны ясамадык инде, аның юбилее булса да. Ләкин киләсе елга аның 111 еллыгы булачак. Матур саннар – өч тапкыр берле саны.

Мин үзем Оренбур якларыннан. Туган җирем Муса Җәлилнең авылына бик якын. Шуңа күрә аның иҗаты белән дә кызыксынам. Без әлбәттә 111 кеше җыела алмабыз, ә менә 11 кеше җыелышып аның шигырьләрен укысак, бу бик символик булыр иде. Ни булса да уйлап табарбыз дип ышанам. Бүген мин Габдулла Тукайның “Милли моңнар” дигән шигырен укыячакмын, – диде Алсу.

XS
SM
MD
LG