Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай флешмобын оештыручылар шагыйрь иҗатын заманчалаштырырга тели


Социаль челтәрләрдә Тукай флешмобы башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

Тукайның 130 еллыгы төрле илләрдәге, төрле платформадагы татарларны берләштереп, берничә аерым-аерым халыкчан проектларга этәргеч бирде. #Тукай130 хэштегы белән флешмоб башланды.

Күптән түгел Американың төрле калаларында яшәүче татарлар Габдулла Тукайның "Шүрәле" поэмасын укып шаккатырган иде. Инстаграм һәм ВКонтакте челтәрләрендә "Минем яраткан татар телем" проекты да бөек шагыйрьнең юбилеена багышлап 4 апрельдә киңкүләм кампания башлап җибәрде.

Әлеге проект күптән түгел татар интернетында #Тизәйткеч дулкынын күтәреп алган иде. Тукайга багышланган икенче кампания гомум #Тукай130 хэштегы һәм өстәмә #Тукаебыз , #TukayandWe хэштеглары белән алып барыла.

"Минем яраткан татар телем" проекты җитәкчеләренең берсе Әлфия Бәдретдинова Азатлыкка әйткәнчә, алар Тукайга багышлаган икенче бер "дулкын"ны башлап, Тукай иҗатын заманчалаштыру һәм аңа бүгенге көн күзлегеннән карау максатын куйган. Әйтик, катнашучылар Тукайга ияреп бүгенге көндәге матур һәм ямьсез күренешләрне тәнкыйтьләргә омтылыш ясый.

Әйтик, КФУ проректоры Рияз Минзарипов Тукайга ияреп: “Һич сине куркытмасыннар БДИ һәм ГИАлар, барчасы гади дияр тырышып укыганнар”, дигән видео яздырган.

Шулай ук, катнашучыларга Тукай бүгенге көндә яшәсә, нинди темаларга, ниндирәк шигырьләр язар иде, ниндирәк шигарләр күтәрер иде дигән сорулар да бирелә.

Мәсәлән, җырчы Наилә Фатехова "Тукай Мәскәү татарларын күрсә, “Без үлмәдек, без уяндык, без уйландык”, дияр дигән фикер әйтә. Берәүләр, Тукай милләт язмышы турында язар иде дип саный, икенчеләр шагыйрь IT темаларын күтәрер иде дип уйлый. Бер төркем галимнәр Тукай шәхес культы корбаны булыр иде дигән фикердә.

"Минем яраткан татар телем" активистлары катнашырга чакырган Тукай флешмобына балалар, яшьләр, шулай ук әти-әниләр дә кушылып китте. Зыялылар да читтә калмады. Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Мәскәүнең “Мәдинә” ансамбле, Русиянең театр һәм кино артисты Ринал Мөхәммәтов, Камал театры актеры, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Равил Шәрәфи, әдип Рабит Батулла, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, КФУның ректор урынбасары Рияз Минзарипов, юморист һәм ди-джей Әбри Хәбриев һәм башка бик күпләр видеолар яздырып Инстаграм һәм ВКонтакте челтәрләренә куйды.

#тизәйткечтә катнашкан билгеле артист Марат Бәшәров Тукай флешмобында да катнашырга вәгъдә итте, ди Әлфия Бәдретдинова.

Тукайга багышланган флешмоб 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Флешмобның хэштэглары: #Тукаебыз #TuqayAndWe #Тукай130.

XS
SM
MD
LG