Accessibility links

БРИКС җыенына Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкияте 15 телдә дөнья күрәчәк


"Шүрәле" мультфильмын күренеш
"Шүрәле" мультфильмын күренеш

Моннан тыш, татар тарихына, мәдәниятенә багышланган китаплар бастырылачак.

Татарстан хөкүмәте БРИКС саммиты һәм спорт уеннарына 6 китап нәшер итәчәк. Моңа 3 миллион 425 мең сум каралган. Бу хакта республика премьер-министры Алексей Песошин имзасы куелган фәрманда әйтелә.

Алар арасында Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкияте бар. Ул 15 телдә дөнья күрәчәк. Моңа 694 мең сум каралган.

Өч телдә — татарча, урысча һәм инглизчә "Татар халык әкиятләре" бастырылачак. Аны филология фәннәре кандидаты А.Ф.Галиәхмәтова әзерләгән. Басмага 939 мең сум каралган.

Тарихчы археолог Равил Фәхретдиновның "Татар тарихы" китабы да өч телдә дөнья дөнья күрәчәк.

Шулай ук Халыкара чарага "Татарча-урысча-инглизчә сөйләүлек" әзерләнәчәк.

2024 елда Татарстан хөкүмәте китаплар бастыру өчен җәмгысе 62 миллион 738 мең сум (бу исәпкә БРИКС өчен әзерләнгән басмалар да керә) бүлеп биргән. Барлыгы 76 китап каралган. Бу нигездә тарихка, телгә, мәдәнияткә, әдәбиятка багышланган басмалар. Алар арасында "Татар әдәбияты тарихы"ның 5нче томы, "Татар халык иҗаты"ның 10-11 томнары, "Алтын Урда", "Казан ханнары төрбәсе", Фатих Әмирхан әсәрләреннән торган 6 томлыкның 3 томы дөнья күрәчәк.

Китаплар арасында урыс гаскәрендә татарларның тоткан урыны турында китаплар да бастыру каралган. Шулай ук татарча һәм урысча дөнья күрәчәк "Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалар", Татар халык нәкышенә, мөнәҗәтләренә багышланган китаплар бастыру бар.

  • БРИКС җыены Казанда быел октябрьдә үтәчәк.
  • 2023 елның ноябрендә Казан хакимиятләре БРИКСка әзерләнү өчен Татарстан бюджетыннан 6,5 млрд сум бүленәчәк дигән иде. Декабрь ахырында Казан мэры Илсур Метшин республиканың җыенга әзерләнү програмы 9,2 млрд сум буларак раслануын җиткерде.
  • Бу акчалар аерым алганда юлларны төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, инженерия челтәрләрен алыштыруга, биналарның тышкы ягын яңартуга китәргә тиеш.
  • Күптән түгел БРИКС җыенына кадәр Сөембикә манарасын төзекләндерергә җыенулары турында да сөйләгәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG