Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда БРИКС җыенына кадәр Сөембикә манарасын төзекләндермәкчеләр


Сөембикә манарасы
Сөембикә манарасы

Аның тышкы ягын төзекләндереп, кирпечләрен яңартмакчы булалар. Түрәләр әйтүенчә, манараның проблемлы урыннары билгеле, әмма аңа бүген берни янамый. Шулай да эчке ягында да, тышкы яклап та ныгыту эшләре башкарырга кирәк. БРИКС җыены исә Казанда быел октябрьдә үтәчәк.

БРИКС җыенына Казанда архитектура һәйкәлен - Сөембикә манарасын яңартачаклар. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә. Аерым алганда, аның тышкы ягын төзекләндереп, кирпечләрен яңартмакчы булалар.

Түрәләр әйтүенчә, манараның проблемлы урыннары билгеле, әмма аңа бүген берни янамый. Шулай да эчке ягында да, тышкы яклап та ныгыту эшләре башкарырга кирәк.

БРИКС җыены Казанда быел октябрьдә үтәчәк.

2023 елның ноябрендә Казан хакимиятләре БРИКСка әзерләнү өчен Татарстан бюджетыннан 6,5 млрд сум бүленәчәк дигән иде. Декабрь ахырында Казан мэры Илсур Метшин республиканың җыенга әзерләнү програмы 9,2 млрд сум буларак раслануын җиткерде.

Бу акчалар аерым алганда юлларны төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, инженерия челтәрләрен алыштыруга, биналарның тышкы ягын яңартуга китәргә тиеш.

  • Ике ел элек Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасының дивары ярыла һәм кирпечләре кубып төшә башлады. Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге Сөембикә манарасының кирпечләре кубып төшүендә туристларны гаепләде. Казан кунаклары кирпеч араларына акча кыстырып, диварга зыян китергән дип белдерде.
  • Былтыр "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы мөдире Илнур Рәхимов Сөембикә манарасының "якынча 2,19 метрга авышуын" әйткән иде. "Алдан ук тынычландырам – бар да яхшы һәм яхшы булачак та. Быел хөкүмәт кушуы белән экспертиза үткәрелә. Туфракны өйрәнәләр", диде ул.
  • Соңрак Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Сөембикә манарасына куркыныч янамый дип белдерде.
  • Сөембикә манарасы XVI гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Яндырылган кирпечтән төзелгән манараның биеклеге 58 метрга җитә. Ул авышлы биналар санына керә. Манара XVI яки XVIII гасырда төзелгән дип санала. Шул ук вакытта ул Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина дигән фикер дә бар.
  • XVIII гасырда манарага ике башлы бөркет урнаштырылган. 1980нче еллар ахырында татар җәмагатьчелеге таләбе белән манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды. Татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнендә манара янына килеп шәһитләрне искә алып дога кыла.
  • 2000 елда Казан Кирмәне, шул исәптән Сөембикә манарасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG