Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер төркем татар активисты Казан Кирмәнендә шәһитләрне искә алды


12 октябрьдә бер төркем татар активисты Сөембикә манарасы янына җыелып 1552 елда Явыз Иван гаскәре Казанны басып алганда шәһит киткәннәрне дога укып искә алды. Чарада унлап активист катнашты һәм ул экскурсия рәвешендә үтте.

Чараны оештыручы татар активисты Раил Имамов Азатлыкка әйтүенчә, алар Хәтер көнен 30 ел дәвамында нәкъ 12 октябрь көнне уздырып килә.

"Галимнәр исбатлавынча Казан ханлыгы иске стиль белән 2 октябрьдә басып алынган. Бүгенге көндә бу дата бернинди бәхәссез 12 октябрьгә туры килә. Милли хәрәкәт лидерлары заманында ясаган үз хаталарын танырга теләмичә һаман да Хәтер көне 15 октябрьдә булырга тиеш дип бара һәм ул шул көнне уздырыла", диде.

Имамов сүзләренчә, кешеләрнең, Хәтер көне кайсы датада узса да барыбер дип әйтүе һич дөрес фикер түгел.

"Зур вакыйганы һәр елны төрле көннәрдә түгел, ә бер көнне билгеләп узу тиешле. Хәтер көне төрле көннәрдә уза икән бу көн халыкның исендә калмаячак. Буталчык барлыкка киләчәк", диде ул.

Имамов әйтүенчә, заманында Хәтер көнен 15 октябрьдә уздыру карары татар милли хәрәкәте вәкилләре Зәки Зәйнуллин, Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмовалар кабул ителгән һәм бу дөрес фикер түгел.

"Хәтер көненең иң беренчесе 1988 елның 2 октябрендә үткәрелде. Аны Чаллыда бер мәдәният йортында милли активист Зиннур Әһлиуллин оештырды. 1989 елда Татар иҗтимагый үзәге оешкач хәзерге Татарстан Фәннәр академиясенә җыелучылар 2 октябрьгә тагын 13 көн өстәп куеп 15 октябрне китереп чыгарды. Менә шуннан башлап Хәтер көне 15 октябрьдә уздырыла башлады. Әмма бу төгәл дата түгел. Чөнки гасырлар узган саен көннәр исәбендә аерма үзгәрә. Шуны аңларга кирәк. Дәүләтебез булырга тиеш дип әйтәбез икән, башта төгәл итеп саный белергә тиешбез", дип белдерде Имамов.

Активист Хәтер көнен рәсмиләштерүне дә 12 октябрьгә туры китерү кирәк дип саный.

Быел Хәтер көне митингы 15 октябрьдә Тинчурин паркында узачак. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев биргән белдерүдәге Казан үзәгендәге өч урынны хакимият килештермәде.

Сентябрь башында татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде.

2020 елда хакимият Хәтер көнен уздырмау омтылышын ясады. Казан мэриясе Хәтер көнен уздыруга элегрәк биргән рөхсәтен кире алды, бу прокуратура таләбе белән аңлатылды. ТИҮ активистлары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте, нәтиҗәдә чараны үткәрергә рөхсәт ителде, ул 18 октябрь Тинчурин бакчасында узды.

Элегрәк Татар иҗтимагый үзәге дә Хәтер көнен Татарстанның рәсми истәлекле көннәр исемлегенә кертүне сорап мөрәҗәгать итте. ТИҮ 2021 елдан башлап Хәтер көне һәрвакыт 15 октябрьдә узачак дигән карар кабул итте.

Берничә ай элек Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы Хәтер көнен шәүвәл аеның 13 көнендә билгеләргә тәкъдим итте. Шура рәисе Айрат Әюпов Рамазан ае тәмамланганнан соң, имамнар Казан Кирмәненә җыелып, ханнар җирләнгән төрбә янында дога кылуны гадәткә кертергә чакырды. Аның фикеренчә, бу чара октябрь аенда уза торган Хәтер көненә альтернатива түгел. Әлегә аны уздыруның төгәл форматы билгеләнмәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG