Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ 15 октябрь — Хәтер көнен Татарстанның истәлекле көннәр исемлегенә кертүне сорый


ТИҮ Хәтер көнен 2021 елдан башлап һәрвакыт 15 октябрьдә генә уздырырга җыена.

Татар иҗтимагый үзәге 15 октябрь - Хәтер көнен Татарстанның рәсми истәлекле көннәр календарена кертүне сорый. Бу хакта ТИҮ белдерү чыгарды. Активистлар Татарстан президенты һәм Дәүләт Шурасыннан "Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында" канунына үзгәрешләр кертеп, 15 октябрьне 1552 елда шәһит киткән каһарманнарны искә алу көне дип игълан итүне сорый.

Моннан тыш, ТИҮ Хәтер көнен 2021 елдан башлап һәрвакыт 15 октябрьдә генә уздырачак диелә белдерүдә. Бу хактагы карарны ТИҮ президиумы кабул иткән.

Татар активистларының әлеге мөрәҗәгате Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Казанны яклап шәһит китүчеләрне шәүвәл аеның 13енче көнендә искә алуны тәкъдим иткәннән соң язылды.

ТИҮ Хәтер көнен ел саен төрле вакытта уздыруны уңышсыз дип саный һәм күп сораулар тудыра ди. "Шәһитләрне искә алу Татарстанның һәр мәчетендә үткәреләчәкме? Бу турыда Татарстан мөфтиенең фәрманы кайчан чыгачак? Бу саваплы чараны "Шәһитләрне искә алу көне" дип атасагыз дөресрәк булмас микән?" диелгән белдерүдә.

Активистлар шулай ук Хәтер көнендә чыгышлар өчен куәт оешмаларының эзәрлекләүләрен дә искә ала. Шулай да "хакимият каршылык күрсәтүенә карамастан, 32 еллык тарихы булган милли традицияне саклап кала алдык" ди алар.

Узган атнада Татарстанның Аксакаллар шурасы Хәтер көнен һәр елның шәүвәл аеның 13 көнендә билгеләргә тәкъдим итте. Мөселман календаре нигезендә ел саен аның датасы үзгәреп торачак.

Азатлыкның бу көн октябрьдә милли хәрәкәт тарафыннан оештырылган Хәтер көненә каршы киләме, бер датаны икегә бүлү буламы дигән соравына Татарстан Диния назарәтенең матбугат хезмәте: "Без мөселман календаре нигезендә яшибез һәм эшлибез. Казан ханлыгы мөселман дәүләте булган, өстәвенә 1552 елдагы вакыйгалар изге Рамазан аена туры килгән. Мөселман календаре "күчеп" йөргәнгә киләсе елда бу дата башка көнгә туры киләчәк", дип аңлатты.

Кайбер экспертлар моны Хәтер көне вакыйгасының көчен зәгыйфьләтү дип атады.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап шәһит булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп шәһитләр рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG