Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне: 1990-2022

Үз халкының тарихы белән кызыксынган татарлар Казанның Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынуы көнен, Казан ханлыгының Мәскәү хакимияте астында калуын беркайчан да онытмаган. Ә 1990 елдан Хәтер көнен ел саен октябрь уртасында Казанда зурлап урам йөрешләре һәм митинг белән уздыра башлыйлар. Әмма урыслаштыру сәясәтен көчәйткәннән көчәйтә баручы 2000нче еллар башыннан Путин хакимияте чорында татарларның хәтерен бетерү өчен Татарстанның Мәскәүгә буйсынучы хакимияте аша эш алып барыла. Акрынлап башта Ирек мәйданындагы митингны һәм Казан Кирмәненә йөрешне тыялар. Аннан Камал театры янындагы мәйданда җыелу һәм Җәмигъ мәчете янындагы урам йөреше дә тыела. Соңгы берничә елда аз санлы кеше катнашындагы митинглар үзәктән читтәге Тинчурин паркында узып килде. Быел ансы да булмаячак. Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салып узарга тәкъдим итә.


Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG