Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксакаллар шурасы Хәтер көнен шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләргә тәкъдим итте


Һиҗри календарь буенча шәүвәл аеның 13нче көне – Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан Казан ханлыгы яулап алынган көн диде Айрат Әюпов. Моның тарихи чыганаклары да бар диелде.

25 май Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтияте каршындагы Аксакаллар шурасының киңәйтелгән чираттагы утырышында шура рәисе Айрат Әюпов Хәтер көнен һиҗри исәп буенча ел саен шәүвәл аеның 13енче көнендә билгеләп үтәргә тәкъдим итте. Быел ул 25 майга туры килә.

"Һәр ел Рамазан ае тәмамланганнан соң, без гөнаһларыбыздан чистарынып, Казан Кирмәнендә ханнар күмелгән төрбә янәшәсенә җыелып, дога кылуны күркәм гадәткә кертеп җибәрсәк иде. Без – хәтерле халык, без җыелган Кол Шәриф мәчете тарихи символыбыз булып тора" дип китерә аның сүзәләрен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге тәкъдимне җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, тарихчы Дамир Исхаков, Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов та хуплаган диелә. Бу көннең ел саен уразадан соң искә алу өчен иң уңайлы дата булуы билгеләп үтелә.

Азатлыкның бу көн октябрьдә милли хәрәкәт тарафыннан оештырылган Хәтер көненә каршы киләме, бер датаны икегә бүлү буламы дигән соравына Татарстан Диния назарәтенең матбугат хезмәте: "Без мөселман календаре нигезендә яшибез һәм эшлибез. Казан ханлыгы мөселман дәүләте булган, өстәвенә 1552 елдагы вакыйгалар изге Рамазан аена туры килгән. Мөселман календаре "күчеп" йөргәнгә киләсе елда бу дата башка көнгә туры киләчәк", дип аңлатты.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бу көнне бөтен шәһитләрне искә алырга кирәк дигән. "Һәрбер халыкта шәһитләр бар. Без Казан ханлыгы яулап алынганда башларын салган шәһитләрне беләбез. Ләкин 1552 елдан соң да безнең шәһитләребез байтак булган. Без бүгенге җыелуыбызның сәбәбен милләт батырларын искә алу өчен җыелу дип әйтә алабыз. Татар халкында батырлар бар. Алар бик күп булган. Махсус рәвештә шушы көнне батырларыбызны искә алсак, бик күркәм булыр", дип искәрткән мөфти.

Хәтер көне Казанда гадәттә октябрьнең 15ләрендә уза. Шул ук вакытта бер төркем татар активистлары аны 12 октябрьдә үткәрә. Казанны алган көн искечә 2 октбярь булган, яңача бу 12сенә туры килә дип, алар бу көнне шәһитләрне Сөембикә манарасы янына һәм Бишбалта зиратына барып искә ала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG