Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Казан хакимиятенең Хәтер көнен тыюын гамәлдән чыгарды


Бүген Вахитов районы мәхкәмәсе Казан башкарма комитетының Хәтер көне митингын уздыруны килештермәү карарын гамәлдән чыгарды. Хәтер көне 18 октябрьдә үтәчәк.

15 октябрьдә кичендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевнең Казан башкарма комитетының 18 октябрьдә Хәтер көнен уздыру рөхсәтен кире алуына карата биргән шикаятен канәгатьләндерде.

Хәтер көне 18 октябрьдә Казанның Тинчурин паркында үтәчәк.

Бу хакта Азатлыкка Фәрит Зәкиев мәхкәмә утырышыннан чыккач үзе хәбәр итте.

“Бүгенге мәхкәмә хөкемдары Идрисова Казан хакимиятенең безгә 10 октябрьдә җибәргән карарын канунсыз дип тапты. Шулай итеп без 18 октябрьдә Тинчурин паркында Хәтер көне митингын үткәрәчәкбез”, дип белдерде ул.

Зәкиев бүгенге мәхкәмә карарын бәяләп, уттырыш авыр үтте, үзем генә идем, хисләр белән бу карарны гамәлдән чыгару өчен көрәштем, диде.

“31 ел буена барган татар халкының милли традициясен без боза алмыйбыз дидем. Хөкемдар да, прокурор да, башкарма комитет вәкиле дә татарлар иде", дип сөйләде Зәкиев.

Активист митинг уздыру турында хосусый зат буларак мөрәҗәгать иткән булган. Утырышта бу хакта да искә төшереп, Казан хакимиятенең 2019 елгы Хәтер көнендә чыгыш ясаган милли активистларга штраф салынуны сәбәп итеп күрсәтүнең урынсыз булуын белдергән. Быел уздырырга ниятләнгән митингка узган елгы митингның бер катнашы булмавын да әйткән.

"Нәтиҗәҗәдә мәхкәмә карарыннан мин канәгать, митинг 18 октябрьдә алдан килештерелгәнчә үтәчәк" диде Фәрит Зәкиев

9 октябрьдә Казан мэриясе ТИҮгә Хәтер көнен 18 октябрьдә Тинчурин бакчасында уздырырга рөхсәт иткән иде.

10 октябрьдә Казан мэриясе Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә Хәтер көнен уздыруга элегрәк биргән рөхсәтен кире алды. Бу прокуратура таләбе белән аңлатылды.

Бу атнада Казанда полиция һәм прокуратура татар активистларына Хәтер көне уңаеннан кисәтүләр тапшырды.

10 октябрьдә православ чиркәве Казанны яулап алганда үлгән сугышчылар рухына дога кылу чарасы уздырды.

XS
SM
MD
LG