Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция татар активистларына Хәтер көне уңаеннан кисәтүләр тапшыра


Активист Рәис Хәбиров, 2019 елда Хәтер көне чарасына чакырып тора
Активист Рәис Хәбиров, 2019 елда Хәтер көне чарасына чакырып тора

Татарстанның экстремизмга каршы көрәш үзәге татар активистларына Хәтер көнендә күләмле чара үткәрмәү турында кисәтү документлары тапшыра башлаган.

13 октябрь кичендә татар активисты Рәис Хәбировны Татарстан полициясенең экстремизмга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре 15 октябрьдәге Хәтер көнендә шигарле, өндәүле чара оештырмау темасында кисәткән. Бу хакта Рәис Хәбиров Азатлыкка үзе белдерде.

“Кичке бишләрдә миңа башта очрашу өчен шалтыраттылар. Очрашкач Хәтер көнендә бернинди шигарләр күтәрмәскә, төрле фикерләр кычкырмаска кушып кисәтү документы тапшырдылар", диде Хәбиров.

Шулай ук аңа бу хакта башка активистларны кисәтергә кушканнар.

Активистлар 15 октябрьдә Сөембикә манарасы янында дога кылмакчы иде. Полиция вәкиле "без дә анда булабыз, күзәтеп торачакбыз" дип белдергән.

Хәбиров сүзләренчә мондый кисәтүләрне башка татар активистлары да алган. Алар белән очрашып сөйләшү булганмы белмим, әмма шалтыратулар булуын беләм, диде ул.

Элегрәк "Азатлык" яшьләр берлеге лидеры Наил Нәбиуллин да мондый кисәтү турында белдергән иде. Аңа телефоннан шалтыратып, кисәтү кәгазе барлыгын әйткәннәр.

Рәис Хәбиров фикеренчә, ни генә булмасын татарлар 1552 елда үзләренә карата уздырылган геноцидны истә тотачак.

"Тарихны сызып атып булмый бит. Тарихта канлы вакыйгалар да, басып алулар да булган. Русиянең колониаль империя сәясәте булган. Без бу хакта күрмәмешкә салышабыз икән, үз тарихыбызны онытабыз дигән сүз. Татарларга үз тарихларын онытмау кирәк", дип җиткерде Хәбиров.

Казанда шәһәр мэриясе Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә (ТИҮ) Хәтер көнен уздыруга рөхсәт бирмәде. 15 октябрьдә татар милли хәрәкәте вәкилләре Кол Шәриф мәчетендәге намаздан соң Сөембикә манарасы янындагы ханнар төрбәсе тирәсендә дога кылырга җыена.

12 октябрьдә бер төркем татар активисты Сөембикә манарасы янында җыелып, Хәтер көне уңаеннан дога укып, шәһитләрне искә алды. Ул экскурсия буларак оештырылган иде. Анда да полиция хезмәткәрләре ияреп йөрде.

13 октябрьдә ТИҮ активисты Кәшиф Гатин ялгыз пикет белән халыкка Хәтер көнен искә төшерде.

XS
SM
MD
LG