Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөембикә манарасы янында Казан шәһитләрен искә алдылар


Сөембикә манарасы янына җыелган татар активистлары
Сөембикә манарасы янына җыелган татар активистлары

Казанңа бер төркем татар активисты Сөембикә манарасы янында җыелып, Хәтер көне уңаеннан дога укып, шәһитләрне искә алды.

12 октябрь көнне дистәләп татар активисты Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы янында 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап алганда шәһәрне саклап шәһит булганнарны дога укып искә алды.

Чара экскурсия рәвешендә үтте. Кирмәннең экскурсия уздыручысы Сөембикә манарасы янына килүчеләргә Казан Ханлыгы, Казан Кирмәне турында сөйләде.

Манара янына килүчеләрне 4-5 тәртип саклаучы күзәтеп торды. Татар активистлары алардан Сөембикә манарасы янында дога кылуның тәртип бозу саналмавын белешеп уңай җавап алгач, Казан яулап алынганда шәһит булучылар рухына атап дога кылды.

Сөембикә манарасы янында Казан шәһитләрен искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:24 0:00

Җырчы Зөфәр Сафин хәтерсез халык була алмый, ата-бабаларыбыз рухына атап дога кылыйк, дип җыелганнарга дога кылдырды.

Азатлыкның, быелгы Хәтер көнен уздыру өчен ТИҮгә митинг оештыруны рөхсәт итмәүне ничек кабул итәсез дигән соравына Сафин, болай барса без телсез, хәтерсез калып мал хөкемендә яши торган халыкка, колга әйләнәчәкбез, дип белдерде.

"Без милләт буларак яшәргә тиешбез. Халык буларак без моны аңларга һәм моны киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез. Без үзебез бүген йоклыйбыз икән, безгә беркем дә ярдәм итмәячәк. Бу безгә кирәк. Без хәтерле халык һәм горур милләт булып яшәргә тиеш", диде ул.

Казан шәһитләрен искә алырга килгән элекке табип Зиннур Закиров, безгә Хәтер көне митингын уздыруга рөхсәт итмәделәр дип уфтанып утырырга ярамый, дип җиткерде. Аның фикеренчә, Хәтер көнен һәркем йөрәгендә тотарга, һәркем үз тарихын белергә тиеш. Үз тарихын белмәгән кеше әкренләп чүпкә әйләнеп бара торган халык була, диде ул.

Инженер Раил Имамов Азатлыкка Хәтер көненең дөрес датасы 12 октябрь булуын, шуңа күрә бу көнне истә калдыру өчен 1989 елдан бирле Сөембикә манарасы янына килеп, дога кылуларын әйтте.

"Галимнәр әйтүенчә, Казанны яулап алу бүгенге җәдвәл белән 1552 елның 12 октябрендә булган. Митинглар яхшы әйбер. Әмма алар бүген бар, иртәгә юк. Без аларына да йөрибез. 12 октябрьне истә калдыру өчен унлап кеше булса да һәр елны Сөембикә манарасы янына киләбез. Монда бернинди шигар күтәрмибез. Хәтта илбасар дип, Казан дип телгә дә алмыйбыз. Без борынгы бабаларыбызны искә алабыз. Инде моңа да каршы киләләр икән безнең "көчлеләр", гөнаһлары үзләренә булыр", диде Раил Имамов.

Казан Кирмәнендәге экскурсия бер сәгатьләп дәвам итте. Тәртип саклаучылар татар активистларын чара тәмамланганчы озатып йөрде.

XS
SM
MD
LG