Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ ялгыз пикет белән халыкка Хәтер көнен искә төшерде


Кәшиф Гатин
Кәшиф Гатин

Татар иҗтимагый үзәге Казанда бер кешелек пикет уздырып Хәтер көнен искә төшерде. Пикетка чыккан Кәшиф Гатин Русия 1552 елгы җинаятенең фаш ителүен теләмәгәнгә күрә Хәтер көне митингына рөхсәт бирми дип саный.

13 октябрьдә ТИҮ активисты Кәшиф Гатин Бауман урамында татарча "15 октябрь - Хәтер көне! Тарихын оныткан халыкның киләчәге юк!" һәм урыс телендә "1552-2020. Ничто не забыто, никто не забыт. Р. Рождественский" (1552-2020. Берни дә онытылмады, беркем дә онытылмады) дигән шигарләр күтәреп ялгыз пикет уздырды.

Кәшиф Гатин Азатлыкка "Русиянең 1552 елдагы җинаяте бүген дә дәвам итә, Русия империясе үз җинаятенең фаш ителүен теләми, шуңа күрә безгә митинг уздырырга рөхсәт итмиләр" дип сөйләде.

"Без татар иҗтимагый үзәге буларак инде 30 елдан артык Хәтер көнен билгеләп бардык. Быел безгә митинг та, пикет та дә тыелды. Шуңа күрә ялгыз пикетка белән булса да халыкка Хәтер көнен искәртер өчен чыктым", дип белдерде ул.

Гатин сүзләренчә, Русия 468 елдан бирле татарга каршы геноцид сәясәте алып бара һәм Русия үз җинаяте өчен гафу үтенүне уйлап та карамый.

"Яһүдиләрнең геноцидын бар дөнья таныды. Башка империяләр дә кылган җинаятьләре өчен гафу үтенәләр. Русиядә исә гафу үтенү урынына милләтләрне изү, бетерү сәясәте алып барыла. Хәтта безгә үзебезнең фаҗигане дөньяга ишеттерергә дә рөхсәт бирмиләр. Хәтер көнендә митинг оештыруны тыю икенче яктан халыкларның конституцион хокукларын бозу булып та санала", дип җиткерде ул.

Пикетчы фикеренчә, тарихын оныткан халыкның милли аңы булмый. Милли аңы булмаган халыкның милләт буларак көрәшергә көче дә юк һәм ул көрәшә дә алмый.

"Милләт үзенең яшәеше өчен көрәшсен өчен аның милли аңы булырга тиеш һәм аның милләтен саклап калу теләге уянырга тиеш. Милли аң булмаса, без башка милләтләргә ияргән сарык көтүе кебек булачакбыз. Без шушы ялгыз пикет белән булса да халыкның милли аңын күтәрергә телибез", дип белдерде.

Кәшиф Гатин 15 октябрь Хәтер көнендә милли активистлар буларак Кол Шәриф мәчетендә намаз укырга җыенуларын һәм намаздан соң Сөембикә манарасы янында дога кылырга ниятләүләрен әйтте.

Казанда шәһәр мэриясе Татар иҗтимагый үзәгенә Хәтер көнен уздыруга рөхсәт бирмәде.

XS
SM
MD
LG