Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Миңнехановка мөрәҗәгать итте


2010 елгы Хәтер көне
2010 елгы Хәтер көне

Хәтер көнендә тарихи спектакль, мәйдан тамашасы, тарихи манзара оештырырга тәкъдим ителә.

Бер төркем татар зыялылары 15 октябрь – Хәтер көнен Татарстанның рәсми истәлекле көннәре рәтенә кертеп, аны рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Бу хакта мөрәҗәгатьне алар Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка юллады (хат Азатлык редакциясендә бар).

Хатта Хәтер көненең 1989 елдан көз саен татар җәмәгатьчелеге башлангычы белән үткәрелүе искәртелә. "Әгәр без "хәтер чылбыры"н өзсәк, Русиядә яшәүче һәм дөньякүләм таралган 10 миллионнан артык татар халкы безне кичермәячәк, ә киләчәк буыннар тарихи нигезләрен, яшәү көчен югалтачак", диелә мөрәҗәгатьтә.

Хәтер көнендә зыялылар тарихи спектакль, мәйдан тамашасы, тарихи манзара оештырырга тәкъдим итә. Чараны мәчетләрләрдә, күмәк мәйдан җыеннары, урам йөреше буларак билгеләп була, ди алар.

Мөрәҗәгать авторлары Миңнехановтан "Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында" канунга үзгәрешләр кертеп, 15 октябрьне 1552 елда шәһит киткән каһарманнарны искә алу көне дип игълан итүне сорый. "Бүгенге максат – изге милли традицияне саклап калу, мәрхәмәтсез, "башсыз", хәтерсез, тарихсыз, "үлек" милләт булмау!", ди алар.

Ачык хатны Русия думасы һәм Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин, академик, тарихчы Индус Таһиров, тарихчы Рафаэль Хәкимов, Татарстан халык артистлары Әзһәр Шакиров һәм Равил Шәрәфиев, "Мәдәни җомга" мөхәррире Вахит Имамов, шагыйрә Нәҗибә Сафина, профессор Абдуллаҗан Җәләлов имзалаган.

Казанда Хәтер көне 1989 елдан үткәрелә, аның Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) оештыра. Элек чара күп кеше катнашында митинг һәм Казан кирмәненә йөреш форматында узса, соңгы елларда йөреш тыелды, митинг чарасы шәһәр үзәгеннән читкә күчерелде.

2020 елда хакимият Хәтер көнен уздырмау омтылышын ясады. Казан мэриясе Хәтер көнен уздыруга элегрәк биргән рөхсәтен кире алды, бу прокуратура таләбе белән аңлатылды. ТИҮ активистлары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте, чараны үткәрергә рөхсәт ителде, чара 18 октябрь көнне Тинчурин бакчасында узды.

Элегрәк Татар иҗтимагый үзәге дә Хәтер көнен Татарстанның рәсми истәлекле көннәр исемлегенә кертүне сорап мөрәҗәгать итте. ТИҮ 2021 елдан башлап Хәтер көне һәрвакыт 15 октябрьдә узачак дигән карар кабул итте.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG