Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне: "Русиядәге милли сәясәт татарның дәүләтен сагынуын көчәйтә"


2011 елда Хәтер көне шулай уза иде

Хәтер көне рәсмиләштерелеп, Татарстанның истәлекле даталар исемлегендә булырга тиеш, бу халыкның милли һәм тарихи аңын тәрбияләүдә кирәк дип саный бер төркем татар шәхесләре. Уңай җавап көтмәсәләр дә, хат имзалаучылар Хәтер көнен бүгенге кебек оештыру бер кысага да сыймый дип исәпли.

Дүшәмбе көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстанның истәлекле даталар исемлегенә 15 октябрь Хәтер көнен кертеп рәсмиләштерүне сорап хат юлланган. Аны сигез кеше: Русия думасы һәм Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин, академик, тарихчы Индус Таһиров, тарихчы Рафаил Хәкимов, Татарстан халык артистлары Әзһәр Шакиров һәм Равил Шәрәфиев, "Мәдәни җомга" мөхәррире Вахит Имамов, шагыйрә Нәҗибә Сафина, профессор Абдуллаҗан Җәләлов имзалаган.

Хат күптән язылган, имза җыю озакка сузылган. Әйтергә кирәк, мондый тәкъдим моңа кадәр дә әйтелеп килде, әмма Татарстан хакимияте моны ишетмәмешкә салыша. Аны "Азатлык" татар яшьләре берлеге дә сораган иде, Татар иҗтимагый үзәк тә бу хакта хат язды, алар җавапсыз калды.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка быел Хәтер көне 15 октябрь көнне узачак дип әйтте. "Һәрхәлдә шуңа өмет итәбез, төрлесе була ала. Быел безнең президиум 2021 елдан башлап Хәтер көне ел саен 15 октябрь узачак дигән карар кабул итте. Ул рәсмиләштерелсә, аны оештыру да җиңелрәк булыр иде", дип сөйләде Зәкиев.

Хәтер көнен оештыру хәзер Татар иҗтимагый үзәгенә калды. Ел саен бу эш авырлаша бара, Казан муниципалитеты аларга урын бирмичә, төгәл җавап бирмичә дә интектерә. Өстәвенә Татарстан Югары мәхкәмәсендә Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма итеп тану процессы да оешманы тагын да көчсезләндерә.

90нчы елларда Хәтер көне милли хәрәкәт оештырган иң көчле чараларның берсе иде. Ул зурлап оештырылды, театраль тамаша өчен Камал театры җавап бирде, моннан тыш митинглар Сөембикә манарасына кадәр йөреш белән дәвам итте, махсус оештырылган автобуслар татар зиратына барып шәһитләр рухына дога кылу белән тәмамланды. Болар берсе дә хәзер юк. Путинның сәяси вертикале белән Хәтер көне төп мәйданнардан куылды, активистларга матәм көне өчен штраф артыннан штраф сугалар.

Хәтер көне: 1990-2020
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Татар милли хәрәкәте "Ни өчен татарлар үз тарихын искә алырга тиеш түгел? 1552 еллардагы вакыйгалар — тарихи факт, ни өчен ул дата рәсмиләштерелми?" дигән сораулар биргәндә Русия дәүләте үз тарихына үтә дә игътибарлы һәм һәр тарихи датаны рәсмиләштерергә тырыша. Куликов сугышы, Угра елгасында торуны да урыс кнәзлекләренең татар басымыннан азат ителү итеп билгеләүгә омтылу да, төрле төбәкләрдә урыс самодержавиесе символларын, урыс патшалары һәйкәлләрен урнаштыру — болар барысы да урыс тарихын күтәрү, тарихи аңга тәэсир итү, урыс идеологиясен уздыру булып тора.

Хәтер көненең Татарстанның рәсми календаренә эләгүе икеле булса да, хатны имзалаучылар моның өчен көрәшү кирәк дип саный.

Академик Индус Таһиров Хәтер көнен рәсмиләштерү тарихны өйрәнүгә этәргеч булыр иде саный. Татарның үз тарихы бар, горурланырлыгы да бар, еларлыгы да бар. Без аны истә тотарга тиеш, ди ул.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

— Нинди генә катлаулы, каршылыклы булмасын, тарих өйрәнелергә тиеш. Бу дошманнар эзләү дә, гаепләүчеләргә төртеп күрсәтү дә түгел бит, — дип аңлата Таһиров үз позициясен. — Бүген тарихны белүчеләр саны да кими. Хәтер көне нинди вакыйгалар белән бәйле булганын халыкка аңлатырга кирәк, ничек булган, аның бүгенге көнгә тәэсире нинди, нинди нәтиҗәләр ясарга кирәк — менә төп максатлар. Хәзер бит аның турында язучы, сөйләүче дә юк. Дәүләт матбугаты бу хакта сөйләми диярлек. XXI гасырда Хәтер көнен уздыруның башка форматы да кирәктер, яшьләргә үтемлесен эзләргә кирәк. Әмма, һичшиксез, ул рәсми дата итеп теркәлеп, зуррак масштабларда узарга тиеш. Татар иҗтимагый үзәгенең көче генә җитми моңа.

Хатны имзалаучыларның берсе – элекке депутат, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин. Ул Хәтер көнен рәсмиләштерү мөрәҗәгате еллар буена сузылып килә ди. 1997 елда бу мәсьәлә Татарстан Дәүләт шурасында тавышка да куелган, әмма ул чакта Хәтер көнен истәлекле дата буларак канунлаштыруга алты тавыш җитмәгән. Фәндәс Сафиуллин фикеренчә, Путин хакимияте соңгы елларда тарихтагы ялганга, фальсификациягә каршы канунннар чыгара, махсус оешмалар булдыра икән, татарларның да үз тарихында булган вакыйгаларны ничек бар, шулай сөйләргә, кешеләргә аңлатырга хокукы бар.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

— 1552 елда булган вакыгалар уйлап чыгарылган дата түгел, тарихта булган хәлләр. Казан ханлыгы яулап алынган. Аның турында сөйләү, халыкка аңлату, шәһитләрне искә алу мөһим. Бу чаралар өчен рәсми көн булу кирәк, — дип аңлата Фәндәс Сафиуллин. — Ел саен татар милли хәрәкәте хәер теләнгән кебек хакимияттән рөхсәт сорап йөри. Әле көттерәләр җавабы белән, әле тегендә, әле монда йөртәләр. Ел саен интектерәләр. Ә рәсми көн булса, аның бер ритуалы барлыкка килер иде. Халыкның тарихи аңын формалаштыру өчен дә кирәк бу. Күпләр белми дә бит бу вакыйгаларны, оныттырырга телиләр.

Русия хакимияте алып барган милли сәясәт, телгә, дингә, тарихыбызга карата мөнәсәбәт каршылыкны арттыра

Хатка җавап булмас, булса да, "отписка" булыр. Бүгенге Русиядәге сәяси вазгыятьтә бу хат, мөрәҗәгать сәеррәк тә булып торадыр да. Әмма Русия хакимияте алып барган милли сәясәт, телгә, дингә, тарихыбазга карата мөнәсәбәт каршылыкны арттырадыр да, халыкта дәүләтчелекне сагыну көчәя генә. Русия үзе тарихта ялган булмаска тиеш дип өйрәтә, кануннар чыгара, оешмалар төзелә. 1552 елдагы вакыйгалар – булган факт. Татарларның да, башка милләтләрнең дә кайгылы даталары бар, алар билгеләнергә тиеш.

Язучы, "Мәдәни җомга" газеты мөхәррире Вахит Имамов берничә елдан соң Хәтер көненә кешеләр йөрүдән туктаячак, чөнки күпләр инде өлкән яшьтә, алар картаеп үлеп бара. Хәтер көне рәсмиләштерелгән очракта, ул кимендә Татарстан даталары исемлегендә булачак ди.

Вахит Имамов
Вахит Имамов

— Хәтер көнен бүгенге көндә халык оештыра, дәүләтнең бер кысылышы да юк. Түрәләр Хәтер көнен оештыру башында торган Татар иҗтимагый үзәгенең әби-бабайларына ничек басым ясалганын гына күзәтеп тора. Нидер булса, алар гына гаепле булып кала. Хәтер көненнән дәүләт ераклашырга тырыша һәм шуның белән ялгыша. Бу бит булган хәлләр. Аннан ник качарга? Куликово кырында сугыш никадәр каршылыклы, шикле булмасын, аның рәсми көне булдырылды. Ә татарларга ник ярамый? Карагыз, менә бүген көчкә булса да, Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көнен оештыра, аңа йөрүчеләр бар, әмма барысы да өлкәннәр, арабыздан китүчеләр саны арта. Бүген бар алар, алар искә төшереп тора 1552 елны, ә алар булмаса? Бу көн рәсмиләштерелсә, кимендә календарьгә карап укытучылар укучыларга, ата-аналар балаларына сөйли алыр иде. Әмма аның өчен халыкта тарихи аңны тәрбияләргә кирәк, — ди Имамов.

Хәтер көне рәсмиләштерелсә, бу турыда укытучылар укучыларга, ата-аналар балаларына сөйли алыр иде

Ул уңай җавап булачагына ышанмый, Путин Русиясендә милли азчылыкларга тарихын да, телен дә өйрәнү тыела, бары тик урыс тарихына гына өстенлек бирелә, дип аңлата ул. "Татарстан хакимияте Мәскәүдән курка. Гәрчә тырышып карау комачауламас иде. Депутатлар арасында бу мәсьәләне күтәреп чыгучылар табыла ала. Татарлар үз кайгы көнен билгеләп үтәргә хокуклы. Аны ничек искә алуны да халык билгели", ди ул.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Казанны яклап шәһит китүчеләрне шәүвәл аеның 13нче көнендә искә алуны тәкъдим итте. Ул дата һәр елны күчеп барачак. Бу тәкъдим дә төрле фикерләр тудырды.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап шәһит булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп шәһитләр рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (44)

XS
SM
MD
LG