Accessibility links

якшәмбе, 22 октябрь 2017, Казан вакыты 02:13

Күпчелек галимнәр Казан ханлыгы архитектурасыннан бүген берни калмаган, ул 1552 елда тулысынча юк ителгән дигән фикердә. Архитектура докторы, профессор Галина Айдарова-Волкова исә, дөнья тарихында басып алынган җирләрдәге биналарны юк тулысынча җимерү беркайчан да булмаган, Казан ханлыгыннан калган биналар әле дә бар, аларны күрә, таба белү генә кирәк ди.

Татарның Казан ханлыгы чорыннан, Урта гасыр тарихыннан берни калмаган дигән фикер галимнәрнең аңында тирән төпләнгән ди архитектура докторы, профессор Галина Айдарова-Волкова. Азатлыкка биргән әңгәмәсендә галимә бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты.

Әле 1999 елда ук "Гасырлар авазы" исемле фәнни-документаль журналда галимәнең "Казан ханлыгы архитектура эзләрен эзләнүдә" дигән мәкаләсе бастырылган. Язмада Казандагы Николо-Гостинодворская чиркәвенең Казан ханлыгы чорында мәчет бинасы булуы языла һәм архитектура, тарихи дәлилләр китерелә. Шуларның берсе – 1839 елда Эдуард Турнерелли ясаган рәсем. Рәсемдә Николо-Гостинодворская чиркәвендә, Болгар чоры архитектурасының дәвамчысы буларак, татар архитектурасына хас элементларны күреп була.

1830нчы елларда Николо-Гостинодворская чиркәве, Эдуард Турнерелли рәсеме
1830нчы елларда Николо-Гостинодворская чиркәве, Эдуард Турнерелли рәсеме

Киң таралган мәгълүматларга караганда, Николо-Гостинодворская чиркәве XVI гасыр уртасында, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң төзелгән, әмма ул вакытта мондый архитектура элементлары урыс архитектурасында булмаган.

Галимнәргә Казан ханлыгы вакытындагы татар архитектурасы биналарының калдыклары сакланып калмаган, Явыз Иван әмере белән юк ителгән дип фикер йөртү уңайлырак

Айдарова-Волкова сүзләренчә, Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң булган барлык биналардан бер таш та калдырмыйча шәһәрне җимереп юк иткән дигән фикер – ялган. Дөньяда шуңа охшаш вакыйгалар бихисап булган, әмма беркайда да алай итеп эш итмәгәннәр. Шәһәрне үзләренчә җайлаштыру тәҗрибәсен уңай күргәннәр, мәчетне чиркәүгә, чиркәүне мәчеткә әйләндергәннәр. Ләкин галимнәргә Казан ханлыгы вакытындагы татар архитектурасы биналарының калдыклары сакланып калмаган, Явыз Иван әмере белән юк ителгән дип фикер йөртү уңайлырак, чөнки фәнни эшләр инде күптән язылган, ә аларны кире карау кайбер галимнәрнең абруена тәэсир итәчәк, ди Айдарова-Волкова.

Азатлык галимә белән сөйләшеп бу мәсьәләне тирәнрәк өйрәнде.

– Галина ханым, cезнең бу мәсьәләгә кагылышлы фәнни эшләрегез күп еллар элек язылды, мәсәлән, "Гасырлар авазы" журналында 1999 елда ук басылды. Ни өчен бу эшләрне гамәлгә ашырып, тикшеренүләр оештырып җиренә җиткереп булмады?

Архитектура докторы, профессор Галина Айдарова-Волкова
Архитектура докторы, профессор Галина Айдарова-Волкова

​– Бу бик тә җитди мәсьәлә һәм аның да үз тарихы бар. Бу тема белән шөгыльләнү тыелган вакытлар да булды. 1930нчы елларда моның өчен җәзага тартылу да мөмкин булган. Шуңа күрә бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә курыкканнар. Чөнки совет тарихы инкыйлабтан соң башлана, ә татар тарихы Урта гасыр чоры үзенчәлекләре белән биләп алынган. Фән даирәсендә татарның Урта гасыр чорын бик яратып бетермәделәр, аңа конференцияләр багышланмады, махсус җитди тикшеренүләр үткәрелмәде. Алтын Урда, татарның мәдәни тарихына багышланган конференцияләр үзгәртеп кору чорыннан соң гына үткәрелә башлаган. Әмма бүгенге көндә дә бу тема шул "ярамаган" вакытларда кабул ителгән фикерләр эскәнҗәсендә кала.

Архитектураның теориясе һәм тарихы – бер мәсьәлә, ә гамәл – икенче мәсьәлә. Мин үз фәнни эшләрем белән мәшгуль идем, 1997 елда бу темага бәйле диссертация якладым, әмма бу теоретик эшләр мирасны саклау гамәле белән аз бәйле булды. Бу эштә беркем тарафыннан да ярдәм, булышлык күренмәде.

Татарның Урта гасыр чорыннан бер бина гына түгел, хәтта бер таш та калмаган дигән фикер бар

Галимнәр арасында да, тарихчылар арасында да татарның Урта гасыр чорыннан бер бина гына түгел, хәтта бер таш та калмаган дигән фикер бар. Урта гасыр чорында булган сугыш вакыйгаларыннан соң, Казанны яулап алганнан соң бер таш та кала алмаган дигән фикер, 1552 ел татарларның тарихын, Урта гасыр чорын тулысынча юк иткән ел дигән фикер йөри. Казанны яулап алганнан соң урыс архитектурасы чоры башлана дип белгәннәр.

Ничек шулай була алган, татар архитектурасыннан бер таш та калмаган? Әмма, галимнәр фикеренчә, барлык биналар, корылмалар юк ителгән, җимерелгән. Ә бит дөньядагы барлык архитектура тарихы бу фикергә каршылык белдерә. Дөнья тарихы шундый вакыйгалар белән тулган, бездә булган вакыйгаларга охшаш хәлләр кайда гына булмасын, барлык архитектура корылмаларын юкка чыгару гадәте булмаган. Әйтик, төрекләр Константинополь шәһәрен яулап алганнан соң, православларның танылган Айия-София чиркәвен мәчеткә әйләндергән. Дүрт манара кушып Коръән аятьләрен элеп кую җиткән һәм бу инде мәчет булып саналган. Ә яулап алганнан соң, бар биналарны соңгы ташына кадәр җирдән казып алып юкка чыгару күренеше беркайда да булмаган.

Шәһәрнең биналарын, ныгытмаларын яңа таләпләргә яраклаштыру эше барган

Минем диссертация эшемдә дә Казанның акрынлап урыс шәһәренә әверелүе турынада әйтелә, чөнки шәһәрнең биналарын, ныгытмаларын яңа таләпләргә яраклаштыру эше барган. Чиркәүләр төзү кирәк булган икән, нәрсәгә мәчетләрне нигезенә кадәр җимерергә? Дөньяда бит йә гади әверелдерү, яисә үзгәртеп коруны киң кулланганнар. Ә монда зур үзгәртү дә кирәкми, бары тик алтарь апсидасын кушу җитә.

XVIII гасырда Болгар җирендә дә шулай эшләгәннәр. 1712 елда Болгар җирендәге шәһәрлектә монастырь сала башлагач төрбә, гыйбадәтханәне чиркәүгә әйләндереп, ярымай урынына тәре урнаштырганнар да, шулай итеп шәрекъ төрбәсен изге Николай чиркәвенә әйләндергәннәр. Бу безнең җирләрдә булган тәҗрибә. Яраклаштырып булганны нигә тулысынча җимерергә? Шулай итеп бөтен Казан шәһәре яраклаштырылган.

Болгар
Болгар

Казанны яулап алганнан соң 14 елдан шәһәрдә нинди биналар булганын күрсәткән документлар да бар (1566-1568 елъязмалары). Мәчетләр, торак таш йортлар, торак урамнар барысы да ныклап тасвирланган. Матди кыйммәткә ия булу сәбәпле ныклап тасвирланган, чөнки аларны алга таба да куллану мөмкинлеге булган. Һәрби җайланмаларны, дары, туп – барысын да кайдадыр сакларга кирәк булган. Шуңа күрә таш биналар бик тә кирәк булган, ә сугыш кораллары гадәттә Кирмәндә сакланган.

– Cезнеңчә, Казан Кирмәнендә тагын кайсы биналарны тикшерергә кирәк?

– Андре Дюранд исемле рәссам Казан кирмәнендә Сөембикә манарасын сурәтләгән. Сөембикә манарасы шулай ук бик күп сораулар тудыра, тикшеренү эшләрен үткәрүне таләп итә. Ә бу бит республикабызның төп бинасы дип әйтеп була. ЮНЕСКО сагы астында тора икән, димәк, дөнья архитектура шедевры дип санала. Кызганыч ки, хәзерге вакытка хәтле, шундый үзәк объектның нәрсә икәнен, ни өчен һәм кайчан салынганын төгәл әйтә алмыйбыз. Беренче юрамага карасак, бу XVI гасыр манарасы, ә бу очракта без аны сакланып калган Казан татар Урта гасырының корылмасы итеп саный алабыз. Икенче юрамага күрә, бу комендант өенә XVIII гасырда салынган гади керү юлы. Ә бу инде төрле чор мәдәнияте, һәм бу мәсьәләгә кайчан да булса ачыклык кертергә кирәктер бит инде. Бу очракта чит илләрдә киң кулланылган заманча тикшерү методларын кулланып була, техник экспертиза.

Италия лабораторияләрендә белгечләр бу мәсьәләне башкара алыр иде, аларның андый мөмкинлекләре бар

Кайбер тикшеренүләр үз-үзләрен бетергәннәр, галимнәр төрле карашларга бүленделәр дә, берәүләр болай, икенчеләр тегеләй дип әйтә. Ә фәнни техник экспертиза бу мәсьәләгә ачыклык кертә ала. Бинада сакланып калган металл калдыкларына карап, субай нигезләренә карап, кирпечнең төзелешен карап комплекс тикшерүләр оештырып була. Европада мондый тикшеренүләр үткәрүче лабораторияләр бар, мәсәлән, Италия лабораторияләрендә белгечләр бу мәсьәләне башкара алыр иде, аларның андый мөмкинлекләре бар.

– Мондый мөмкинлекләр була торып, ни өчен бу эшне күтәрмиләр?

– Бу бик тә гаҗәп күренеш шул. Һәм бу сорау Казанга килгән югары дәрәҗәле галимнәрне, туристларны кызыксындыра да, гаҗәпләндерә дә.

Без бит Казанга 1000 ел дип әйтәбез, X гасыр – кайда соң ул? XVI гасыр кайда? Без бары XVI гасырның икенче яртысын гына бирә алабыз, ә Урта гасырга килгәндә без бары урыс Урта гасырын алабыз, ул да булса Благовещенск соборын, XV-XVIII гасырларда төзелгән чиркәүләрне.

XVI-XVII гасырларда төзелгән тарихи биналарда, нигезләрендә, дивар фрагментларында татар мәдәниятенең, архитектурасының калдыкларына тап булачакбыз

Ә татар мәдәнияте, архитектурасы XVIII гасырның икенче яртысыннан башланганын күрсәтә алабыз, ул да булса безнең Мәрҗани, Апанай мәчетләре. Бу инде безнең өчен иртә дип санала. Ә дөреслектә тарихны белергә тели башласак һәм гадәти булган әйберләрдән тыш нәрсәләрне күрә башласак, без XVI-XVII гасырларда төзелгән тарихи биналарда, нигезләрендә, дивар фрагментларында татар мәдәниятенең, архитектурасының калдыкларына тап булачакбыз. Кайбер биналарның хәтта җир өсте катында да сакланып калуы ихтимал. Мәсәлән, Сөембикә манарасы янында урнашкан Веденск чиркәве. Бу чиркәүгә килгәндә дә галимнәрнең фикерләре төрлечә. Әмма XIX гасыр чыганаклары бу чиркәүнең Нур Али мәчетен үзгәртү нәтиҗәсендә барлыкка килгәнлеген белдерә. Ә янында торучы Сөембикә манарасы - хан сараеның бер өлеше булган шул мәчетнең манарасы, мондый ук күренешләр Гостинодворская чиркәвенә дә кагыла.

Архитектурасы шактый үзенчәлекле булган бу корылма XVI гасырда берничек тә чиркәү була алмаган, әлбәттә. 1566 елда язылган корылмалар исемлегендә ул чиркәү инде булган. Эдуард Турнерелли, Дюранд рәсемнәрендә (бер ук вакытта ясалган рәсемнәр) 1839 ел литографиясенә күз салсак, чиркәүнең үзенчәлекләрен күреп була һәм шуларның берсе – алтарь булмавы. Ә чиркәү бит алтарьсыз була алмый. Шулай ук кайбер рәсемнәрдә тәре булмавы да күренә.

Сөембикә манарасы, Эдуард Турнерелли литографиясе, 1839 ел
Сөембикә манарасы, Эдуард Турнерелли литографиясе, 1839 ел

Гостинодворская чиркәвенең архитектурасына карасак, Болгар архитектурасына хас булган барлык гадәти элементларны күрә алабыз

Гостинодворская чиркәвенең архитектурасына карасак, Болгар архитектурасына хас булган барлык гадәти элементларны күрә алабыз. Нигезендә саллы дүртпочмак, аның өстендә сигезпочмаклы өлеш һәм тагын да өстә чиркәүнең ныклы зур таш чатыр белән каплануын күрәбез. Урыс архитетурасына калай белән капланган агач чатырлар хас, ә монда ул таштан ясалган. Пропорция, архитектурасында шулай ук Көнчыгыш архитектура элементлары бик күп, мәсәлән, урыс архитектурасында кулланылмаган ук сыман (стрельчатый) тәрәзә кысалары. Охшаш корылмалар белән чагыштырсак, Болгарның Кара пулаты белән мәсәлән, шул ук элементларны күреп була – сигезпочмак саллы дүртпочмак өстендә ята һәм шундый ук чатыр белән каплана. Урыс архитектурасында исә шундый конструктив элементлар һәм дүртпочмак өстендә урнаштырылган сигезпочмаклы композицияләр XVI гасырның азагында гына барлыкка килә башлый. Ә татар традицион архитектурасында алар XIV гасырдан ук, шул ук Болгар биналарыннан ук килә. Билгеле, татар архитектурасы – болгар архитектурасының дәвамчысы.

Чиркәүнең чатырына килгәндә, ул ачык яшел төстәге плитәләр белән капланган булган. Турнерелли язуларында шул яшел плитәләр калдыкларының матурлыгы тасвирлана. Соңыннан инде урыс архитектурасына татар архитектура элементлары кереп китүен, ике төр архитектура бәйләнешен күрә алабыз. Мәчет чиркәүгә әйләндерелгәннән соң урыс архитектурасы татар архитектура элементларын үзләштергән.

– Элек бу темага бәйле конференцияләр үткәрүне уңай күрмәгәннәр дип әйтеп киткән идегез, ә хәзерге заман археологик конференцияләрдә ни өчен бу теманы күтәреп булмый соң?

– Конференцияләр үткәрелә, әмма татар Урта гасыры калдыклары бар, аларны эзләргә кирәк дип фикер йөртүче тарафдарлар бик аз. Кайвакыт бу темага кагылышлы мәкаләләр бастырыла, әмма алар да "Нәрсәгә кирәк ул? Кемгә кирәк ул? Барысы да күптәннән билгеле бит инде", дип фикер йөртүче галимнәрнең, җәмәгатьчелекнең авазлары арасында югалып кала. Шул бары тик урыс архитектурасы сакланып калган, татарның бер нәрсәсе дә калмаган дигән сүзләрне мантра кебек гел кабатлап торалар. Ачыклык кертеп бу карашны инде күптән үзгәртергә вакыт җиткән, әмма барысы да яңадан кабатлана. Бу мәсьәләгә яңача карауга кайбер галимнәрнең шәхси һавалылыгы комачаулый, чөнки күптән язылган фәнни эшләрдә әйтелгән фикерләрне яңадан карау теләге әлбәттә юк.

Әгәр бу манара комендант өенә керү капкасы гына була калса, татарлар аны шулай хөрмәтләп үз шәҗәрәләренә, шамаилләргә кертер идеме?

Архив документлары сакланып калмаганлыктан, моны төгәл әйтеп булмый. Шулай ук Сөембикә манарасына килгәндә дә ике фикер йөртелә. Мәсәлән, күпчелек галимнәр фикеренә нигезләнсәк, Сөембикә манарасы XVIII гасырның башында төзелгән, әмма Петр-Павел чиркәве (Петропавловский собор) дә шул ук вакытта төзелгән. Шул чиркәү турында барысы да мәгълүм, ә Сөембикә манарасы турында нишләп барысы да төгәл мәгълүм түгел соң? Татар халкының аңына бу бина Сөембикә патшасы белән бәйле, хан вакытында төзелгән манара дигән фикер кереп калган. Татар мәдәниятенә шәҗәрә ясау хас. Шул шәҗәрәләрдә Сөембикә манарасын тасвирлаулар очрый. Сөембикә манарасы сурәтләнгән борынгы шамаилләр бар. Әгәр бу манара комендант өенә керү капкасы гына була калса, татарлар аны шулай хөрмәтләп үз шәҗәрәләренә, шамаилләргә кертер идеме? Бу бик гаҗәп булыр иде. Үз вакытында бөек тарихчы, академик Сергей Шпилевский да, урыслар төзеткән бина татарларда шундый илаһи хис уяткан булса, бу бик гаҗәп күренеш булыр иде, дип язган. Мондый туры килмәүләр бик күп сораулар тудыра.

– Галина ханым, кемнең сүзе бу мәсьәләне алга таба тирәнрәк өйрәнергә тәэсир итәр иде дип уйлыйсыз?

– Галимнәр тарафыннан барысы да инде әйтелгән дип уйлыйм. Моңарчы үткәрелгән тикшерү методлары мөмкин кадәр кулланылган. Әмма, беренчедән, бу мәсьәләне алга таба югары дәрәҗәдә хәл итү кирәк, чөнки Казанның 1000 еллык шәһәр икәнлеген исбатлау кирәк булгач, кирмәндә Казанның төгәл яшен белүгә ярдәм иткән, моңарчы булмаган тикшеренүләр үткәрелде. Бу бик тә мөһим иде.

Республика җитәкчелеге тарафыннан бу проблемны хәл итү кирәклеге туса, бу тиз арада хәл ителгән булган булыр иде.

Хәзер дә шулай, әгәр республика җитәкчелеге тарафыннан бу проблемны хәл итү кирәклеге туса, бу тиз арада хәл ителгән булган булыр иде. Моны югары дәрәҗәдә хәл итү кирәк, республиканың бурычы итеп карарга кирәк. Моны мәдәни сәясәт мәсьәләсе дип та санап була. Президент, мэр дәрәҗәсендә каралырга тиеш бу мәсьәләләр. Шул вакытта акча да, белгечләр дә табылачак. Әлбәттә, белгечләрнең чит илдән булуы әйбәтрәк булыр, чөнки алар мондый археологик тикшеренүләрдә бик тә тәҗрибәле, алар төрле методиклар кулланып биналар диагностикасы эшләре белән, тарихи даталарны аныклау эше белән бертуктамый шөгыльләнә. Алар өчен бу бик зур эш тә түгел, ә безнең өчен бик зур проблем. Чит ил белгечләренә мөрәҗәгать итсәк, алар барысын да ачыклап бирер иде һәм без ниһаять проблем булып күренгән күп мәсьәләләрне ачыклар идек. Чөнки шул ук туристларга шәһәрне күрсәтүчеләр өчен дә, җавабын белмәгән сорауларга җавап бирү инде заманча таләпләргә туры килми.

Николо-Гостинодворская чиркәве бинасы, 2015 ел
Николо-Гостинодворская чиркәве бинасы, 2015 ел

Бүгенге көндә Николо-Гостинодворская чиркәве бинасы буш тора. Татарстан митрополиясенең сайтлар төркемендә Николо-Гостинодворская чиркәве турында мәгълүмат шактый күп, әмма татар урта гасыр чорына кагылышлы бер хәбәр дә табылмады.

Бу мәсьәләгә кагылышлы сораулар белән Азатлык хәбәрчесе Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре, архитектура докторы Нияз Халитовка мөрәҗәгать итеп карады, әмма Халитов бу темага комментар бирүдән баш тартты. Ни сәбәпле дип сорагач, Галина Айдарова-Волкова фикерләре белән килешмим дип җавап бирде.

Шул ук Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Альберт Борханов исә, киресенчә, бу теманы тәфсилләп өйрәнергә кирәк дигән фикердә. Ул Галина Айдарова-Волкованың "Гасырлар авазы"нда басылган "Казан ханлыгы архитектура эзләрен эзләнүдә" дигән фәнни мәкаләсен укып чыккан һәм Айдарова-Волкова китергән фаразлар белән килешәм, тикшеренүләр үткәрү кирәк, дип белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG