Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Сөембикә манарасының алга таба да авышуын булдырмас өчен тикшерүләр үтә


Казанда Сөембикә манарасы
Казанда Сөембикә манарасы

"Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы мөдире Илнур Рәхимов әйтүенчә, хәзерге вакытта манара якынча 2,19 метрга авышкан.

"Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы мөдире Илнур Рәхимов РБКның Сөембикә манарасын саклап калу турындагы соравына җавап биреп, манараны тикшерү эшләре бара дип белдергән.

"Алдан ук тынычландырам – бар да яхшы һәм яхшы булачак та. Хәзерге вакытта ул якынча 2,19 метрга авышкан, кем ничек саный инде. Әмма быел хөкүмәт кушуы белән экспертиза үткәрелә. Туфракны өйрәнәләр", дигән ул.

Рәхимов әйтүенчә, манара соңгы 100 елдан артык вакыт эчендә авыша башлаган. Әмма моны рәсми рәвештә совет чорыннан – 1946 елдан күзәтәләр, бу вакыт эчендә авышу ике тапкырга арткан.

"Ел ахырына кадәр экспертиза нәтиҗәләрен алырбыз дип өметләнәм. Бөтен тикшерүләр башкарылып, белгечләр йомгагы бирелгәннән соң, ишелеп төшү куркынычы булмасын өчен нишләргә кирәклеге аңлашылачак", дигән ул.

Былтыр көз Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасының дивары ярыла һәм кирпечләре кубып төшә башлады. Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге Сөембикә манарасының кирпечләре кубып төшүендә туристларны гаепләде. Казан кунаклары кирпеч араларына акча кыстырып, диварга зыян китергән дип белдерде.

  • Сөембикә манарасы – XVI нчы гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Яндырылган кирпечтән төзелгән манараның биеклеге 58 метрга җитә. Ул авышлы биналар санына керә. Манараның XVI яки XVIII гасырда төзелгән дип санала. Шул ук вакытта ул Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина дигән фикер дә бар.
  • XVIII гасырда манарага ике башлы бөркет урнаштырылган. 1980 еллар ахырында татар җәмагатьчелеге таләбе белән манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды. Татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнендә манара янына килеп шәһитләрне искә алып дога кыла.
  • 2000 елда Казан Кирмәне, шул исәптән Сөембикә манарасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG