Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Сөембикә манарасына куркыныч янамый дип белдерде


Сөембикә манарасы
Сөембикә манарасы

Быел җәй "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы мөдире Илнур Рәхимов Сөембикә манарасының "якынча 2,19 метрга авышуын" әйткән иде һәм тикшеренүләр уздырыла диде.

Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасына бүген "бернинди куркыныч янамый". Бу хакта Татарстан хөкүмәт йортындагы брифингта республиканың мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин әйтте, дип яза "Реальное время".

"Бинага тиешле тикшерүләр үткәрелде, лазер технологияләре кулланылды. Хәзерге вакытта аның авышуы турында мәгълүмат юк. Ягъни аңа бүген тулаем алганда берни янамый. Әйе, без аның авырткан нокталарын беләбез, беренче этапта ишелүгә каршы чаралар күреләчәк. Тикшеренү нәтиҗәләре дә, проект карарлары нәтиҗәләре дә бар", дигән ул.

Гущин әйтүенчә, икенче этап авыррак булачак - аны туристлар карый алырдай объектка әйләндермәкчеләр.

"Нигезенең кирпечләре җимерелә, бу бар, анысы аңлашыла. Явым-төшемнәр йогынты ясый", дигән ул һәм хәзерге вакытта финанслау мәсьәләсе ачык кала дип белдергән.

  • Быел җәй "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы мөдире Илнур Рәхимов Сөембикә манарасының "якынча 2,19 метрга авышуын" әйткән иде. "Алдан ук тынычландырам – бар да яхшы һәм яхшы булачак та. Быел хөкүмәт кушуы белән экспертиза үткәрелә. Туфракны өйрәнәләр", диде ул.
  • Былтыр көз Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасының дивары ярыла һәм кирпечләре кубып төшә башлады. Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге Сөембикә манарасының кирпечләре кубып төшүендә туристларны гаепләде. Казан кунаклары кирпеч араларына акча кыстырып, диварга зыян китергән дип белдерде.
  • Сөембикә манарасы XVI гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Яндырылган кирпечтән төзелгән манараның биеклеге 58 метрга җитә. Ул авышлы биналар санына керә. Манара XVI яки XVIII гасырда төзелгән дип санала. Шул ук вакытта ул Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина дигән фикер дә бар.
  • XVIII гасырда манарага ике башлы бөркет урнаштырылган. 1980нче еллар ахырында татар җәмагатьчелеге таләбе белән манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды. Татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнендә манара янына килеп шәһитләрне искә алып дога кыла.
  • 2000 елда Казан Кирмәне, шул исәптән Сөембикә манарасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.
  • Сөембикә манарасы Русиянең мең сумлык яңа акчасында сурәтләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG